Үткәннәргә кире кайтып

Безнең якларда һөнәрле халык яши, элек-электән кайсы чабата үрә, юкәдән чыпта суга, шәл, бияләй бәйли, суган үстерә, тире илиләр, тун тегәләр, бигрәк тә алга киткәне – киез итек басу һәм аркан ишү.
Бу өлкәдә бистәбез бае Николай Васильевич Комаров танылган. Ул 1914 елны Себер тимер юлын аша үткәрүдә проект эшләтүдә дә, төзүдә дә матди яктан күп көч куя. Бу юл Малмыждан Иске Бурец аша үтәсе була, ул «Земское собраниегә» Мәскәү-Казан юлы башлыгы Н.К.Фон-Мекка хат юллагач, юл төзү эше башлана. Малмыж-Ижау тармагы кире кагыла, аша үтәсе юл 863 чакрымга кыскара. Мамадыш өязе бу эшкә ризасызлык белдерсә дә, бертуган Комаровлар, киез итек фабрикасы төзеп, тимер юлны да аның янәшәсеннән үткәрәләр.
Бу көннәрдән соң, юл төзелгәч, Кукмара бистәсенә ел саен 720 мең пот йөк озатылган, алар арасыннан: 450 меңлек йон, 130 меңлек бакалейный һәм мануфактура продукцияләре, 60 меңлек күн әйберләре, 30 меңлек җитен, 50 меңлек ярмалар…
Ә Кукмарадан Русия калаларына 980 мең пот йөк озатылган, алар: 500 меңлек икмәк, 350 меңлек киез итек, фетр, буркалар, 130 меңлек сүс аркан, бау. «Бу тимер юл табигать байлыгын эксплуатацияләүгә яңа сулыш бирде», – дип тасвирлады Н.В.Комаров һәм сүзендә торды, җиңеп чыкты. Ул ятимнәргә, чиркәүләргә акча бирде.
Бүген бу фабрика ил күләмендә бердәнбер: анда нинди генә аяк киемнәре җитештерелми, гади итектән башлап чигелгәннәре, астына резина ябыштырылганнары, буркалар, унтыйлар, чүәк, тапочкаларның, балалар аяк киемнәренең ниндие генә юк, дөя йоныннан одеаллар, паласлар, төрле төстә зур сумкалар, матраслар, мунчала һәм башкалар.
Аны киез итек фабрикасы кибетенә кермичә, күрмичә генә аңлатып булмый. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы – 20-30 мең сум тирәсе. Һәр эшче үз машинасында эшкә килә. Гомумән, бертуган Комаровлар династиясе дәвам итә, тирә-юньдә даны еракларга таралган. Алар хөрмәтенә тимер юл тукталышы да эшләнде.
Авылларда да ике-өч хуҗалыкның берсендә – киез итек басучылар. Бар эш тә электр көче ярдәменә күчерелде. Түшәп, йон тетеп, көненә 10ар, 15әр пар итек басалар. Бер хатын-кыз итеге уртача 800-900 сум (бу үткән елгы бәя), итекне халык алыпсатарларның өйләренә үк килеп алалар. Колхоз эшенә язгы чәчүдә, урак өсте, көзге чәчүдә чыккан хәлдә дә, итек басу онытылмый, чөнки басу эше атна-ун көн, иң күбе 1 ай дәвам итә. Анысы да терлек малын асрауга азык өчен генә йөрү.
якларында вак суган үстереп орлыкка саталар, 25-30 сутый утырталар, гаилә белән җәй буе эшкәртәләр, суын сибәләр, йомшарталар, чүбен утыйлар. Оренбург якларыннан кәҗә мамыгы алып кайтып, шәл бәйлиләр, хәзер мамыклы кәҗәләрне алып кайтып үзләре дә асрый башладылар.
Әйтергә теләгәнем шул: бездә эшчән, кәсепле халык яши, акчалы халык, әмма рухи байлык сай. Чыгарасы китабыма инде ничә ел акча күчерүче аз. Үземнең исемгә счет ачтым, күчерүчеләргә рәхмәт, алары кайсы 100, 500, 1000, иң күбе 2, 3 мең сум күчерделәр. Барлыгы 48500 сум җыелды. 800 хуҗалыклы авылга бу тамчы гына. Ул бит авылыбыз кешеләренең үткәне, бүгенгесе, киләчәген тасвирлаган тарихи язма.
Китапны бастыруга зур чыгымнар сорала. Бар өметем әлеге дә баягы киез итек фабрикасы генераль директоры Шамил Минхәйдәрович Әхмәтшинда, ул да Н.В.Комаров традициясен яклар.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.

Комментарии