- 27.06.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КИБЕТТӘ ДӘ АЛДЫЙЛАР
Кибеткә керә торган түгел: анда срогы чыккан товарлар күбәйде. Этикетка өстенә яңасын куеп саталар. Ашау ризыклары бит ул! Алып килсәң, берсүзсез алыштырып бирәләр анысы. Тик минем кебек картлар товар алыштырырга дип, көн саен кибеткә йөри алмый. Күңелем тула, илдәге әлеге бозыклыкка түзә торган түгел.
Рәбига апагыз,
Казан шәһәре
Закон нигезендә, парфюмерия, азык-төлек, косметика, дарулар өчен яраклылык вакытын билгеләү каралган. Сатучыларга яраклылык вакыты ахырына якынлашкан товарларны сатуга куярга рөхсәт ителә. Срогы чыккач, аларны сатудан алырга кирәк. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре фикеренчә, кулланучы яраклылык вакыты чыккан товарга тап булса, аны кире кайтарырга, акчасын алырга яки алыштырырга хокуклы. Товарны алыштырудан яки акчасын кире кайтарудан баш тарту нигезләнгән булырга тиеш. Чек булмау, төргәкнең ачылган булуы яки продукциянең өлешчә кулланылуы моңа сәбәп була алмый. Кулланучы үзенең таләпләрен сатучы оешма җитәкчесенә ике нөсхәдә әзерли. Дәгъва гаризасында түбәндәгеләрне язу зарур: срогы чыккан товар саткан предприятие исемен, яраклылык вакыты чыкканнан соң сыйфат үзлекләренә туры килмәүче товар исемен, товар төргәгендә күрсәтелгән яраклылык вакытын күрсәтеп, аны сатып алу датасын, кулланучы имзасын, документны имзалау датасын. Документның бер нөсхәсе сатучы як вәкиленә тапшырыла. Икенчесен сәүдә ноктасы хезмәткәре, аны имзалап, агымдагы датаны язып, кулланучыга кире бирергә тиеш.
ПЕНСИЯГӘ КАЙЧАН ЧЫГАРГА?
– Инде 8 ел инвалид бала тәрбиялим. Аңа 8 яшь. Пенсиягә иртәрәк чыгарга хокукым бармы?
Тәскирә ВАФИНА,
Мөслим районы
Сезнең соравыгызга Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Рәхимова җавап бирде:
– Инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсе картлык буенча иминият пенсиясенә алдан чыгарга хокуклы: әни кеше – 50 яшьтән, әти кеше – 55 яшьтән. Әмма кайбер шартлар үтәлү мөһим. Картлык буенча иминият пенсиясенә алдан чыгарга хокукы булган ата-ананың тиешле иминият стажының (хатын-кызлар өчен – 15 елдан ким булмаган, ир-атлар өчен – 20 елдан ким булмаган) булуы зарур.
Үз балаларың белән беррәттән уллыкка алган балалар да игътибарга алына. Иртә пенсиягә чыгу турындагы мәсьәләне хәл иткәндә баланың инвалид булып танылу яше мөһим түгел, шул исәптән 18 яшьтән соң балачак инвалидлары дип танылган балалар да исәпкә алына. Шулай ук баланың күпме вакыт инвалид булып торуы, пенсия сорап мөрәҗәгать итү вакытына аның инвалид булу-булмавы да мөһим түгел.
КАЗАНДА ДА ҖЫЙДЫЛАР
23нче июнь көнне Казанда Сабан туена сөлге җыю узды. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Башкалабызда әлеге матур традицияне яңарту мөһим. Шәһәр халкы да, башкаладагы бала-чага да әлеге матур йола турында күп мәгълүмат белделәр, татар милли көнкүреше белән таныштылар. Бу традиция ел да кабатлансын иде.
Фәния ӘГЪЗӘМОВА,
Казан шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии