«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

«ГАЗНЫ ҮЗЕБЕЗГӘ КЕРТТЕРӘСЕМЕ?»

Балык Бистәсенең Төньяк бистәсе – чагыштырмача яңа микрорайон. Анда 200дән артык хуҗалык булачак, диләр, яртысыннан артыгы төзелеп бетте инде. 4 ел буе газ көтәбез, һаман да кертмиләр. Көтәбез – юк. Бервакыт ниндидер бәндәләр, «газ кертәбез», дип йөри башладылар, тик бер шарт белән: без һәр йорттан 130 мең сум акча түләргә тиеш икән. Нинди галәмәт бу? Шушында йортлар төзергә безгә хөкүмәттән бер ярдәм дә булмады, инде хәзер газны кертү өчен дә 130 мең сум түләргә тиешбез икән. Чит илне туендырып ятабыз, ә үзебездә кешеләр газга тилмерә. Беребез дә риза түгел бу эш белән. Бу халыкны талау була бит инде? Аны бушлай кертеп булмый микәнни?

РАВИЛ абыегыз (фамилиям редакция өчен генә)

Балык Бистәсе районы

Бу мәсьәлә буенча, Балык бистәсе районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ЖКХ бүлегенә шалтыраттык. Бүлекнең җитәкчесе Рәүф Хәсәнов мондый аңлатма бирде:

– Бу сүзне беренче ишетәм. Беркем дә акча җыймый анда. Төньяк бистәсенә ут керде, су керде, газ трассасы да узды. Газификация фонды программасы булышлыгы белән, алга таба йортларга газ кертүне башкарып чыгачакбыз. Быелга дип планлаштырабыз, ләкин бөтенесе дә газификация фондының программасыннан тора. Монда бернинди дә акча җыю юк. Әгәр дә халыкның үзенең ашыгыч төстә газ кертәсе килә икән инде, көтеп торасылары килмәсә, алар үз акчасын түләп, газ кертә ала, әлбәттә. Чөнки үзәк газ үткәргеч торба әзер. Ә болай, халыктан акча җыеп, мәҗбүри газ керттерү дигән әйбер юк. Бу дөрес сүз түгел, – дип аңлатты ул.

СЧЕТЧИККА КАРАП ТҮЛИСЕМЕ?

Электроэнергия кулланган өчен ай саен акча түлибез бит инде. Моңарчы счетчиктагы саннарга нигезләнеп, шуны тарифка тапкырлап, үзебезчә исәпләп түли идек. Ә быел ел башыннан: «Без квитанциягә ничек дип язып җибәргәнбез, шулай итеп түләгез», – ди башладылар. Мин барыбер счетчиктан карап, үземчә түләгән идем: «Бурычыгыз бар», – дип әйтәләр. Югыйсә, бурыч булырга тиеш түгел. Без алар язганча түләргә тиеш икәнме соң, әллә счетчиктагы саннарга карапмы? «Татэнергосбыт» язган сумманы түлисе булгач, нигә дип счетчик куйдыртабыз икән соң?

Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,

Алабуга шәһәре

Соравыгызга җавап табу өчен, «Татэнергосбыт»ның Алабуга шәһәрендәге бүлекчәсенә шалтыраттык. Анда аңлатуларынча, кешенең счетчиктагы күрсәткечләргә таянып кына да түләргә хакы бар. Ләкин сезнең очракта, нинди бурыч хакында сүз баруын төгәлрәк аңлау өчен, декабрь аеннан алып бөтен квитанцияләрегез белән, оешмага килергә тәкъдим иттеләр. Анда барысын да кабат исәпләп карарга вәгъдә бирделәр.

ТАТАР ТЕЛЕ ҮГИ ХӘЛЕНДӘ

Бездә татар теле – рәсми рәвештә дәүләт теле дип атала. Мөстәкыйльлек декларациясен кабул иткәнгә 25 елдан артык вакыт үтеп тә китте. Ләкин туган телебез һаман да үги хәлендә. Хәзерге вакытта Татарстанга меңнәрчә кунак, турист килә. Алар ягымлы, нәфис татар телен генә ишетмиләр шул. Татарстанда татарлар урыс телендә генә сөйләшәләр, ахрысы, дигән фикердә калалар. Туган җиребез татар илендә булса да, байтак җитәкчеләр урыс телендә генә сөйләшүне хуп күрә. Татарча сөйләшер өчен милли горурлыгыбыз җитеп бетми бугай.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсе җәйге ялга китә. Димәк, чәршәмбе көнне була торган турыдан-туры элемтәбез дә тукталып тора дигән сүз. Без дә көч җыйыйк, сез дә сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне әзерләп куя торыгыз – көз көне элемтәбезне торгызырбыз! Ә журналистлар белән сишәмбе көнне көнозын аралашырга мөмкин. Шалтыратыгыз, Казандагы телефон 272-42-17.

Телефоннан Айгөл ЗАКИРОВА сөйләште

Комментарии