И авыл, авылкайлар

Авылда туып үскәнгәдер инде, авыллар проблемасы минем һәрчак күңел түрендә тора. Балачагымның иң бәхетле көннәре, бар шатлыклы, куанычлы вакыйгалар да шул авыл белән бәйле. Үземне белә-белгәннән бирле шәфкатьле, ярдәмчел, ачык йөзле, сабыр, эшчән халкы, искиткеч гүзәл табигате, матур гореф-гадәтләре, күңелле бәйрәмнәре: барысы да хәтердә мәңгегә уелып калган. Әйе, бик күпләребез авыр хезмәттән куркып, рәхәт, җиңел тормыш эзләп туган авылларны ташлап чыгып китте. Тик калган халкым көнне-төнгә ялгап эшләде, авыллар гөлбакчага әйләнде, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе яхшырды, юллар салынды, газ керде, яңа йортлар, көнкүреш биналары салынды. Тик еллар үтә, тормышлар үзгәрә торды. Сәясәт җилләре, илдәге үзгәрешләр иң беренчеләрдән булып шул гомергә беркемнән ярдәм сорамыйча, тырышып, тырмашып яшәп яткан халыкка килеп тотынды. Инде аякка басып, җиде кат тир түгеп, әби-бабаларыбыз бөтен көчен, хәтта гомерләрен дә биргән колхозларны, совхозларны мәш китереп туздырып, җимерә башладылар. Юк, каяндыр океан артыннан да, җиңелгәннәре өчен ачудан тончыккан Алман җиреннән дә килгәннәр түгел, үзебезнең арадан, шул авыл халкы икмәген ашап үскән үзебезнең башлыклар фәрманы белән эшләнде бу эшләр. Тилелекнең иң югары дәрәҗәсе шушы булгандыр инде. Дөмбердәтеп эшләп килгән, меңләгән баш терлеге булган фермалар көн, атна эчендә юк ителде. Гөрләп торган клублар, мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, кибет ишеләргә башта йозак салынды, аннан инде күбесе сатылып, сүтелеп бетте. Эшсезлеккә, бөлгенлеккә төшкән халык туган нигезен ташлап бәхет эзләп кайсысы кая юл тотты. Ачлык елларында да үз авызыннан соңгысын өзеп бүлешкән, сугышта да бөтен Русияне, армияне ашаткан, күпләрне ач үлемнән алып калган, телен, гореф-гадәтләрен саклап килгән авылларның тамырына балта чабылды.

Татарстанымда гына ничә авыл юкка чыкты икән бу елларда? Каядыр юлга чыксам, мин юл буе күз дә йоммый тирә-якны карап барам. Иң җанны өзгәләгәне – ятим, кешесез авылларны күрү. Әнә кайчандыр мәктәп булган, хәзер инде сукыр тәрәзәләре белән безне озатып калган таш бина, түбәләре сүтелгән мал абзарлары, шайтан таягы баскан басу юллары. Әйтерсең лә арттан рәнҗеш, сагыш юллап кала алар. Каян килә безгә мондый мокытлык, битарафлык? Үзе төзегәнне үз кулы белән җимергән тагын бер ил бар микән бу җирдә, үз акылындагы кеше эшли аламы бу эшләрне?

Ярый инде, үткән эшкә салават, диләрме әле. Артка карап елап утырганнан берни дә үзгәрми. Минем сүзем бераз икенчерәк нәрсә турыда – бернигә карамый әле авылның йөзен, бу «бөек җимерү»дән саклап калу юлларын тапканнар турында иде. Кеше нигә авылдан китә? Иң төп сәбәбе – эшсезлек. Авылда эш ул инде мал асрау, иген игү. Гомер буе шулай булган. Тик менә авылларда халыкка башка эш табу мөмкин түгелмени соң? Бик теләсәң, була икән. Азнакай районының Чалпы авылында 2002нче елдан бирле «Өмет» тернәкләнү бүлеге эшләп килә. Кайчандыр шифаханә булган бу бинаны 2002нче елны инвалидлар, олы яшьтәге кешеләр өчен ял итү, дәвалану урыны итеп ачканнар. Вакытның хәерсез җилләре «Өметне» урап узганмы, әллә үз сүзен сөйли алырлык аек акыллы, миһербанлы башлыклары булганмы, тик күпме кешегә сәламәтлек, күңелле ял урыны – татарымның бер җылылык, җанга дәва бирүче урыны булып тора ул. Ишеген атлап керү белән ачык йөзле, киң күңелле, шәфкать ияләре каршы ала. Әйтерсең лә сине сагынып көткән туганнарың. Әйе, зур бина дип әйтеп булмый, тик дәва алу, күңелле ял итү, кул хезмәтенә өйрәнү, дустанә аралашу өчен бөтен шартлар бар. Минем бик күп кыйбатлы, хикмәт итеп салынган, нинди генә яңача дәвалау аппаратлары белән җиһазланмаган ял йортларында булганым бар. Әлбәттә, «Өмет» күпкә калыш. Тик монда икенче әйберләр, күп җирләрдә инде очрамый торган әйберләр бар. Ул чын татар мохите, авылча ачык йөз, нәкъ элеккечә аралашу, бернинди акчага да сатып алып булмый торган шәфкатьлелек. Чын күңелдән, бисмилласын әйтеп пешергәнгәме, күңел җылысын салгангамы, гади генә булса да һәрбер ризыклары тәмле, оештырган матур концерт, кичәләре ямьле. Тазалыгын югалткан инвалидмы син, кайчандыр зур дәрәҗәле түрәме, әле дә хезмәтен дәвам иткән укытучымы, ялгызлыктан арыган әби, бабаймы – барысына да бер караш, бер хөрмәт, җылы мөгамәлә. Ә бит хәзерге заманда бу иң кирәк әйберләр адәм баласына. Аннан торып, авылның ничә кешесенә эш урыны биргән «Өмет». Чынлап та исеме җисеменә туры килеп тора.

Мин сүземне авыллардан башлаган идем. Инде сүз азагында да шуңа кайтасым килә. Авыл ул илнең тамыры. Әгәр дә, Аллам сакласын, бер заман килеп авыллар юкка чыга икән, тамыры корыган илнең киләчәге булыр микән? Татар илендә тел бетә, дип чаң сугабыз. Ә телне бит шул хәзер йозак салынган авыл мәктәпләре саклап килде. Нигә без булганын җимерми генә, яңаны кора алмыйбыз?

Мин сезгә кечкенә генә бер мисал китердем. Искитмәле матурлыгы булган авылларыбызда ял йортлары, туризм, музейлар, ипподром, кымыз җитештерү кебек урыннар эшләп булмыймыни? Эше барның ашы бар, дип халык та туган авылларын ташлап китмәс иде, илебез дә ташланган авыллар каберлегенә әйләнмәс иде. Бар бит әле, бар үз йөзен, үз колхоз-совхозларын, мәктәп-клубларын саклап калган, тарихын барлап, зурлап, ныклы адымнар белән киләчәккә атлап баручы кешеләребез. Шулай булгач, киләчәктә илемнең кайсы гына төбәгенә юл алсаң да, үткәндә безне киң асфальт юллары, яңадан-яңа йортлары тәрәзәсендә балкып торган утлары белән мәңге яшәр авыллар озатып калса иде.

Халидә ГАЛИМОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии