- 27.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Апас районының Каратун урта мәктәбе стадионында республикакүләм ирекле янгын сүндерү дружиналарының бишенче финал ярышлары үтте. Биредә республикабызның 44 муниципаль берәмлегеннән килгән янгынчы-коткаручылар көч сынашты.
Смотр-конкурсны ачу тантанасында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин, Каратун халкы һәм башка килгән кунаклар катнашты. Мәктәп укучылары һәм бакча нәниләре искиткеч эчтәлекле чыгышлары белән катнашучыларга һәм җанатарларга көч, дәрт өстәде. Сәламләү сүзләре белән Рафис Хәбибуллин, ярышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Сез үзегезнең гомерегезне тулысынча куркыныч астына куеп, изгелек эшләргә ашыгасыз, туган төбәгегезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны, гомумән барча халыкны афәттән саклыйсыз. Сез барыгыз да тыныч һөнәр кешеләре. Ирекле сакчылар булып күпчелек аграр тармакта эшләүче механизатор, тракторчы, йөртүче, терлекчеләр тора. Арагызда авыл җирлеге рәисләре, табиблар һәм үз туган җире язмышына битараф булмаган күп кенә кешеләр бар. Бүгенге чара сезнең көчле якларыгызны күрсәтер, тагын да камилләшү өчен күп кенә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Киләчәктә дә безнең алда ирекле янгын сүндерү сакчылары дружиналары көчен үстерү, төрле чаралар күрү бурычы тора», – диде.
Шулай ук Рафис Хәбибуллин көненә 4289 ирекле янгын сакчылары сакта торуын, агымдагы елда булган янгын һәм башка очракларның яртысыннан артыгына нәкъ менә алар чыгуын, һәр өченче янгынга беренче булып килеп җитүләрен дә билгеләп үтте.
Конкурс ирекле янгын сүндерү дружиналарының янгын сүндерү, коткару эшләренә әзерлекләрен тикшерү, һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү, ашыгыч рәвештә нинди чаралар күрергә кирәклеген искәртү, экстремаль ситуацияләрдә тиз арада янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары белән эшләүне камилләштерү максатында үткәрелә. Конкурсның соңгы этабы Каратун стадионына 300дән артык катнашучыны җыйды. Командалар составыннан стартка икешәр командадан алтышар кеше чыкты. Беренче этапта юл-транспорт һәлакәтенә эләккән машинаны ачып, йөртүчесенә беренче медицина ярдәме күрсәтеп, аны коткару бурычы тора иде. Икенче этап янгын сүндерү күнекмәләре белән бәйле булды. Тиешле күнекмәләрне эшләүгә иң аз вакыт сарыф иткән командалар бу этапта максималь балл җыя алды. Алга таба тагын күп кенә сынаулар үтәргә туры килде катнашучыларга. Шуны да әйтергә кирәк, катнашучылар арасында инде күптән ирекле дружинада торучылар да бар. Алар үзләренең тәҗрибәләрен һәрвакыт башкалар белән бүлешергә әзер.
Конкурста беренчелекне Апас районының «Каратуннефтепродукт» ирекле янгын сүндерү командасы яулады. Аларга җиңүче күчмә кубогы һәм төп приз – янгын сүндерү машинасы тапшырылды. Икенче урынны Түбән Кама командасы алды. Өченче урынга Казанның Универсиада авылы студентлар ирекле янгын сүндерү командасы лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.
Фәнзия НУРУЛЛИНА,
КФУ студенты

Комментарии