- 27.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
2006 елның 21 февраленнән башлап 26 апрельгә кадәр, «Мин татарча сөйләшәм!» дигән акция уздырыла башлады. 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Силец Дини телендә – 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен иң беренче туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
Быел да республика күләмендә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе дәвам итә. Бу акциягә без, татар теле укытучылары да, бик рәхәтләнеп кушылдык. Бәйгедә катнашуның максаты – халыкны, аеруча яшьләрне татар телендә аралашуга тартып, төрле чаралар уздыру. Белгәнегезчә, Актүбә бистәсе – рус җирлеге санала.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе буенча бәйге Актүбә 2нче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары арасында үтте. Һәм ул шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр бәйгесен хәтерләтеп Тукай елына багышланды.
Балалар татарча шигырь сөйләде, җырлар җырлады, үзләре әзерләгән «Мин татарча сөйләшәм!» дигән темага видеороликны яклады. Укучылар кызыклы грамматика буенча төрле башваткычлар, җитезлек уеннары башкарды. Татар балалары белән янәшә рус һәм башка милләт балалары да үзләренең чиста, аңлаешлы итеп татарча сөйләшә алулары белән һәркемне сокландырды. Рус халык әкиятләреннән өзекләр тәрҗемә ителде. «Мин татарча сөйләшәм!» бәйгесе тамашачылар башкаруында Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Бәйге барышында 83 кеше «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кушылуын белдерде. Җиңүче укучыны 16 мартта – Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына билет белән бүләкләдек. Татарча белергә теләүчеләргә кызыксындыру чарасы итеп – татарча-русча сүзлек таратылды.
Тел кешене дус итә,
Бер-беренә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
Бер-беребез белән аралашып, дус яшик, туганнар!
Ф.Ә.КАШАПОВА, Г.Н.ШАҺАЛИЕВА
Азнакай районының 2нче урта мәктәбе.
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел! ,

Комментарии