Эндәшми кала алмыйм

Эндәшми кала алмыйм

Милләт мәсьәләсе XX йөз башында да булган. Шушы сорау безнең Габдулла Тукайны да шактый борчыган. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» – дигән сорау бирә ул безгә… Һәм «Безнең милләт тыныч кына торганда, башка милләтләр үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткән. Безнең милләт йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим. Менә шул ятудан һаман да ятадыр. Аны ничек һушына китерик? Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, газета мәкаләләре белән йомшак җил истерик һәм авызына иттифак сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар белән дәртләндерик, хәтта рәсемнәр белән милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын. Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дус кем, дошман кем — милләт үзе аерыр», – дип җавап кайтара.

Тыңламадык шул Габдулла Тукайны, әле һаман да уянмаганбыз, аңламаганбыз, төшенмәгәнбез. ХХ йөз башында ук булган мәсьәлә әле дә чишелмәгән! Ни өчен татар милләте үзенең намусын саклап кала алмаган? Ни өчен без үзебезнең милләтебезне юкка чыгарырга рөхсәт итәбез, ни өчен моңа юл куябыз?

«Безнең гәҗит»тә Фәүзия Бәйрәмованың «Урыс хыялы яки татарлар бетәргә тиешме?» (10 март, 2011 ел) дигән язмасын укыгач, чәчләрем үрә торды!

Имеш, дәүләтебездә рус халкы гына яшәргә тиеш, башка милләтләргә бер генә юл кала: я рус буласың, я юк ителәсең.

Менә шулай, аңлашылдымы?! Димәк, үз милләтем белән горурлансам да, татар булып каласым килсә дә, я руслашырга, я китәргә тиешмен. Нишләп әле алай булсын! Фәүзия апа Бәйрәмова әйткәнчә, үз туган-туфракларында мөселман-татар булып калыр өчен, безнең әби-бабаларыбыз биш гасырга якын руска каршы сугышкан, динне, телне, милләтне саклап калган! Ни өчен әле болар барысы да бер бармак шартлатуда бетәргә тиеш?! Дөресме соң бу?!

Без – татарлар! Безгә шундый матур тел, ана телебез, туган телебездә каләм тибрәткән искиткеч иҗат кешеләре бирелгән. Ни өчен без моннан баш тартырга тиеш соң? Ни өчен? Мин үземнең халкым, милләтем белән горурланам. Узган заманда да татарлар сынмаган. Ә хәзер без көчсезмени? Бүген үзебезне саклар дәрәҗәдә түгелме? Безнең намусыбыз чиста! Һәм алга таба да шундый булачак!

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии