Сагынам шул чакларны

Акрынлап кына тау итәкләре кардан ачыла. Кайчандыр монда колхоз һәм хуҗалык көтүләре йөри, көтүче Хәләфетдин аганың, ярдәмчесе Йосыф белән, чыбыркы шартлатып, хайваннарны куган тавышлары ишетелеп тора иде. Өйләдә алар малларны инешкә куып төшерә, көн кызуы сүрелгәч, тагын тау итәкләренә алып менеп, ашаталар. Хуҗалык көтүен исә моннан бераз читтәрәк, Ике Тау арасында көттеләр. Көтүчеләргә һәр хуҗалык чираттан ашарга әзерли. Сугыштан соңгы авыр еллар бит, бар булганы бәрәңге боламыгы, бер телем ипи белән сөтле чәй булыр иде. Әле ипинең дә карточкага бирелгән еллары.

Без, бер төркем яланаяклы малайлар шушы тау итәгеннән ягарга дип сыер тизәге җыябыз. Үзебез исә тау итәген яңгыратып татар халык җырларын сузабыз. Күктә исә безнең белән ярыштан тургай сайрый.

Бик эссегә китсә, инешнең Мотакый, Мөнәвәрә турында су керәбез. Авылның малайлары да, агайлары да шунда коена. Әй ул ярдан йөгереп килеп, куентыктагы суга сикерүләр! Камилнең корсагы белән суга килеп төшеп, авыртуына чыдый алмый елаганы әле дә күз алдында.

Янәшәдә генә колхозның яшелчә бакчасы. Шуннан кыяр, шалкан, кишер чәлдереп чыгабыз. Яшелчәдә эшләүче апалар таңнан торып, иртәле-кичле яшелчәләргә инештән ташып су сибә иде. Үзләре авыз итте микән алар бу яшелчәдән?

Хәзер инде экология хезмәтенең «уңган» хезмәткәрләре «тырышлыгы» белән бу ярлар, андагы өянкеләр иштерелеп, чүплек базына әйләнде. Мотакый, Мөнәвәрә култыклары юкка чыкты. Гомерем көзендә искә алып карардай урыннар да калмады.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии