Илгә хезмәт итәрләрме, әллә чит илләргә китәрләрме?

Хәзер шундый чор килде, чит илләргә яшәргә китүчеләр көннән-көн күбәя бара. Әле башта үзебезнең илнең уку йортларын тәмамлыйлар, белгечлек алалар, аннан соң гына чит ил тормышын сайлыйлар. Ә акча мәсьәләсендә мөмкинлекләре булган түрәләрнең, югары вазыйфаларда утыручыларның, хәлле интеллигенциянең, бай эшмәкәрләрнең балалары өчен чит илләрнең югары уку йортларын сайлау да хәлләреннән килә. Балалары чит илләрдә укуларын тәмамлап, ныклы белем алгач, үзебезнең илгә кайтачаклар дип, безнең колакка токмач эләргә дә яраталар. Юк, кайтмый алар, уку дәверендә чит телләрне дә камил үзләштереп, шул илләрдә яшәп калалар. Русиядән шылган андыйларның төгәл генә саны да юктыр. Биредә калган ата-аналары алар янына кунакка барып, ял итеп кайталар. Кайткач, балаларының рәхәт тормышта яшәүләрен сөйләп, мактанып та алалар. Телевидение, газета-журналлар да илебездән китүчеләрнең чит ил тормышын бик шәп пропагандалый шикелле.

Билгеле, инглиз телен яхшы белү чит илләргә чыгуны күпкә җиңеләйтә. Чит илләрдә яшәү өчен немец, испан, кытай телләре дә ярап тора. Менә 2019нчы елдан башлап безнең Татарстанда да чит телләрне өйрәтә торган полилингваль белем бирү мәктәпләрен төзү программасына игътибар арта бара. Бер шундый мәктәп безнең Чаллы шәһәрендә дә төзелеп килә, быелгы 1нче сентябрьгә җитештерергә тиешләр. Полилингваль мәктәпләрдә укучы балаларның белемне урыс, татар, инглиз телләрендә алачагы куанычлы хәбәр, әлбәттә. Өч телне дә яхшы өйрәнерләр анысы, шик юк. Тик шулай да ата-аналар балаларын бу мәктәпләргә нәкъ менә инглиз телен өйрәнүне күздә тотып бирәләрдер кебек. Игътибарның да иң зурысы шушы инглиз телен өйрәнүгә бирелер шикелле.

Полилингваль мәктәпләргә зур өмет баглана. Һәрхәлдә биредә укып, татар телен дә тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп чыккан егетләр-кызлар Татарстан тормышында да актив катнашачаклар, татар телен саклап калуда зур роль уйнаячаклар, дип өметләндерәләр. Бик әйбәт булыр иде дә бит, тик күңелне барыбер дә шик корты кимерә: инглизчәне шәп үзләштергән яшьләр илгә хезмәт итәрләрме, әллә чит илләргә китәрләрме?

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии