- 27.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу араларда матбугат чаралары «Русия милләте» дигән яңа төшенчә, аның канун кимәлендә үк кабул ителү ихтималы турында язалар, сөйлиләр. Без, өлкән буын вәкилләре, бер тапкыр совет халкы булып карадык түгелме соң инде? Бу юлы россияннар булырбызмы? (Хәер, милләт һәм халык төшенчәләре бер үк түгел). Этник үзаңыбызны саклау, милләтебезне эреп таралудан, йотылудан саклап калу өчен нишләргә икән? Билгеле, милләтнең сакланышын, үсешен тәэмин итә торган магистраль юл – ул туган телдә белем бирү, ягъни мәктәп. Тик татар мәктәпләре дә ябыла бара бит. Шушындый шартларда да милләтне саклап калу өчен кулдан килгәннең барын да эшләү лязем. Моңа тормышта уңай мисаллар җитәрлек, шулай ук тискәреләре дә. Язмам шулар турында.
Миллилек, мәхәббәттән кала, икенче урында торган олы хис. Бу хискә, аңлавымча, туган телеңне белү, аның моңын, аһәңен тою, ата-анаңны ярату, балаларың өчен үлеп тору, әби-бабаңа хөрмәт, туганнарыңны якын, үз итү; күрше-күләнгә, милләттәшләреңә кардәш итеп карау, гореф-гадәтләребезне, халкыбыз тарихын белү кебек сыйфатлар хас. Бәс шулай икән, үз милләтен танымаган юньсезне, үз телен белмәгән телсезне, гореф-гадәтләребездән ваз кичкән тәрбиясезне, халкыбыз тарихына битараф мокытны тар фикерле, хәтта, әгәр шулай әйтергә яраса, акыл ягыннан бераз кимчелекле бәндә дип карарга кирәктер; чөнки акыллы кеше табигый хәлдә үз анасыннан ваз кичмәгән кебек, аның үзенең газиз туган теленнән дә баш тартуы мөмкин түгел.
Башкортстанның татар шагыйрәсе Фәнирә Ибраһимова язганча,
«Кайсы телдә яшәү яхшырак дип,
Мин бервакыт план кормадым.
Беркайчан да «Фая» булмадым мин,
Беркайчан да «мама» булмадым», – дип, һәрбер татар әнисе фикер йөртсен иде дә соң! Юк шул. Ни кызганыч, хәтта шулай фикерләгәндә дә, ул балаларын чын татар рухында тәрбияли алмый. Ни дисәң дә, диалектик материализм өйрәткәнчә, «Бытие определяет сознание». Ә бездәге мохит ул инде тулысынча бөек рус телендә генә: көне-төне җиде ятның телендә шаулап торган радио-телевизор, балалар бакчасы, мәктәп, институт, хезмәт урыны, урам, җыелыш-утырышлар, төрле-төрле оешмалар эшчәнлеге, хастаханәләр, шифаханәләр…
Шифаханә дигәннән, инде еракта калган 1989нчы елны Яшел Үзән районында урнашкан Васильевcкий шифаханәсендә дәваланырга туры килгән иде. Казанның борын төбендә үк урнашкан бу шифаханәдә ул чакта (хәзер дә шулай микән?) ник бер кәлимә татарча сүз яңгырасын! Бар да урысча гына. Татарча мөрәҗәгать итсәң, сиңа әкәмәт бер җан иясен күргәндәй карап торалар да фәрман биргән тупас тавыш белән: «Говорр-рите по-русски», – дип куялар. Үз заманында – мәктәптә урысча укытырга, ә татар телен гаиләдә өйрәтергә була дип сафсата сатмаганда, һәм 309нчы мәкерле канун гамәлдә булмаганда – барлык фәннәрне ун ел буена татарча укыган авыл апа-әбиләре, абзый-бабайлары (ул вакытта сугыш ветераннары да күп әле) урысча вата-сындыра сөйләп, гозерләрен аңлата алмыйча иза чигәләр; үз җирләрендә, үз илләрендә үзләрен җәмгыятьнең түбәнрәк баскычында торган икенче сортлы кимсетелгән кешеләр итеп сизәргә мәҗбүрләр иде.
2004нче елны КамАЗ шифаханәсендә дә нәкъ шундый халәтне күрдем: татарча белүчеләре дә татарча сорауга урысча гына җавап бирделәр, әйтерсең татарча сөйләшмәскә ант иткәннәр. (Мескен, чиләнгәнсең икән, урысча өйрәнергә иде диючеләргә – 42 ел рус теле укыттым)
Шулай итеп үз илебездә, үз җиребездә урысча гына гөрләшү үзенә бер язылмаган кагыйдә булып киткән. Тик искәрмәсез кагыйдә була алмыйдыр, күрәсең. Менә шул бер искәрмә турында язасы иттем.
Узган елның ноябрь аенда «Бәкер» шифаханәсендә дәваланып, ял итеп кайттык. Монда безнең исне китәргәне менә дигән яшәү, дәвалану шартлары гына түгел (алары чынлап та хөрмәтле артистыбыз Равил Шәрәфи рус телендә рекламалаганча), ә үзебезчә, саф татарча мохит иде. Табибмы ул, шәфкать туташымы, җыештыручымы, кассирмы – кайсына гына мөрәҗәгать итмә, саф татарча ягымлы итеп җавап бирәләр. Ә бит алар барысы да татар түгел – төрле милләттән. Мәсәлән, табибәбез Ювакаева Элеонора Марлиновна, исем, фамилиясеннән үк күренгәнчә, башка милләт кешесе, посттагы шәфкать туташы Гөлнара (кызганычка, фамилиясе истә калмаган) башкорт кызы, кайбер дәвалау чараларын рус, чуаш милләтеннән булганнар башкара, тик алар барысы да матур итеп татар телендә сөйләшә. Кайда, ничек өйрәнгәннәрдер, ә менә өйрәнгәннәре аларны эшле-акчалы иткән. Рус теленә урын да калмаган икән дип уйлый күрмәгез тагын. Рус теллеләр белән персонал урысча аралаша, диварларга язып куелган кагыйдәләр, белешмәләр дә ике телдә язылган.
Шифаханәнең кереме, билгеле, дәваланучылар санына туры пропорциональ. Монда, Бәкердә, күпчелек пациентларны республикабыздан һәм тирә-күрше өлкәләрдән килгән татарлар тәшкил итә. Самарадан килгән мишәр апасының Ульяннан килгәненә: «Да, йөрәк маем, ел саен киләм монда, үзебезчә сүләшү генә дә җан рәхәте бит», – дип торганын ишеттем. Шәхсән, үзебез дә (үзебез дигәне кызым белән мин) шул җөмләдән идек. Югыйсә, безгә 350 чакрымдагы Бәкергә барганчы, кул сузымындагы гына Барҗы-Ятчәдә дәвалансак та була иде.
Менә шушы халәткә – татар җанының үз теленә – моңлы, аһәңле газиз ана теленә сусаганлыгына шифаханәнең элеккеге җитәкчесе – булдыклы хуҗа, милли җанлы табиб Ибраһимов Фаяз Ибраһим улы да (2014нче елда вафат) төшенгәндер. Бу гаҗәеп шәхес үзенә һәм матди (менә дигән шифаханә), һәм рухи (ана телебездәге мохит) һәйкәл куеп калдырган.
Әйе, җитәкче шәхесенә шактый нәрсә бәйле. Тик күпчелеген рухи халәткә караганда матдие кызыксындыра төшкән түрәләребезгә милләтең ни, телең ни. Менә шул ук «Бәкер» шифаханәсеннән бер мисал: дәваланырга килгән Татарстан түрәләре дендрарийга агач-куаклар утыртып киткәннәр. Бик хуп. Саваплы гамәл диясе генә кала. Тик шул агач-куаклар янына куелган зәвык белән эшләнгән тактачыкларга «Ель», «Рябина», «Клен» дип яздырганнар, әйтерсең республикабыз урманнарында чыршы, миләш, өрәңге түгел, ель, рябина, клен үсә. Вак нәрсә диярсез. Соң тормыш шундый вак нәрсәләрдән тора бит.
Фаяз Ибраһим улыннан соң килгән яңа буын җитәкчеләр (бүгенге көндә шифаханә белән аның улы Марат Фаяз улы Ибраһимов җитәкчелек итә) татар мохитен сакларга тырышырлар микән дигән шик тә бар күңелдә. Затлы кәгазьгә урысча гына язылган ашлар төрлелеге (меню), шулай ук рус телендә генә булган дәваланучы китапчыгы, музейда үз телен бик яхшы белүче татар кешесенең рус телендәге эчтәлекле, матур чыгышы (анда егермеләп татар, ике-өч рус кешесеме, башка милләт кешесеме бар иде; ике-өч кешенең хокукы бозылыр дип куркып, егерме татарның ихтыяҗы исәпкә алынмады – нишлисең, без шул дәрәҗәдә толерант бит) шундыйрак уйларга этәрә. Шулай да улы әтисе юлыннан тайпылмас дигән өметтә һәм «Их, бөтен җитәкчеләр дә Фаяз Ибраһим улы кебек милләткә хезмәттә булсаларчы» дигән теләктә каласы килә.
Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА,
Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы
Комментарии