Коммунистлар кушканча яшәү

Широка страна моя родная,

Много в ней лесов, полей и рек.

Я другой такой страны незнаю,

Где так вольно дышит человек.

Татарчасы – ана телемдәгесе онытылган. Менә шулай матур, яңгырап тора бу җыр. Чынлап та, басу-болыннарыбыз иркен. Халык эшләде, эш хакы сорап тормады. Коммунизм төзегәндә эш хакы сорау гөнаһ санала. Безнең җылы бүлмәләрдә утырган җитәкчеләребез ничек яшәгәндер. Телевизордан күреп торабыз: битләре шома, җыерчыксыз. Тик чәчләре генә вакытсыз агара. Аракыны көн дә эчүдән дип аңлаталар анысын.

Безне теге заманда коммунистлар партиясе сафларына күпләп керергә өндәделәр. Алай коммунизм тизрәк төзелә, имеш... Озак төзелде. Шул ук коммунистлар тиз генә җимереп тә куйдылар аннары. Аларның алдашуына мин үзем дә каптым. 10-12 ел буена ай саен 10 сум взнос түләп бардым. Ул чакта акча тотрыклы иде. Файдасы шул – ай саен взносны вакытында түлә, җыелышка йөр. Компартия сафларына басу бик катлаулы булмаган иде. Ләкин аннан чыгу бик шома гына булмады. «Черек күл» белән дә куркыттылар. Эшсез калу белән дә янадылар. Эшемне яхшы белә идем. Эш хакым да начар булмады. Цех җитәкчесе Рәфик абыйга рәхмәт, эш урыныннан бушатырга сорыйлар дип, шыпырт кына миңа җиткерде.

«Где так вольно дышит человек» дигән юлларга аерым тукталасым килә. Авылдан – колхоздан киткәндә, кысылып, әз-мәзләп кенә «дышать» итәргә туры килде. 3 ел яшь гомерем армия сафларында узды. Аннары Казанда урнашып калу өчен дә ай буе вак-вак кына итеп «дышать» итәргә кирәк булды. Армиядән киткәндә 13 сум акча биреп, расчет яздылар. Ай буе яшәп кара шуңа.

Сулар ага торды, җилләр исте. Вакыт җиткәч, табигать кушканча, гаиләле булдым. Икебез дә бик зур «Оргсинтез» берләшмәсендә эшлибез. Өйләнешкәч, тулай торактан пропискадан төшәргә куштылар. Каравай бистәсендә кайчандыр берәүгә амбар булып хезмәт иткән иске йортта яшибез. Кибетләрдә азык-төлекне талонсыз бирми башладылар. Ә анысын пропискасыз алып булмый. Бер туганыбыз Казанның Зорге урамында кооператив фатир алды. Буш мәйданга безне дә теркәргә риза булдылар. Документларны җыеп, паспорт өстәленә бардым. Җылы, якты бүлмәдә бик эшлекле кыяфәт белән майор каршы алды. Документларымны алып, нәрсәдер язды да, «сезгә монда теркәлергә ярамый», дип, кире бирде. Тик тора белмәс дошман тел! Ярар, теркәлүсез генә яшәрмен, дидем чыгып барганда. Шул ук төнне 3-5 милиционер мине кулга алырга килеп тә җиткән. Коммунизм төзү өчен бушка эшли торган көчләр һәрвакыт кирәк бит. Менә шуннан соң «вольно дышать» итеп кара син!

Совет иле җимерелеп, ил казнасында акча беткәч, бу хәлләр тагын да ешайды. «Авызыңнан ис килә», дип, машиналар белән дә, җәяүләп тә «облава»лар башланды. Эштән кайткан халыкны айныткычларга җыеп, «вольно дышать» иттерделәр. Хәзер дә коммунистлар властька киләселәре килүләрен белдереп тора.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии