Без коллар түгел

Русиянең азатлык һәм гаделлек фиркасе (РПСС) җитәкчесе Максим Шевченко 25нче августта Казанда җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында: «Азат булмаган кеше – кол», – дигән иде. Ни кызганыч, бу сүзләр Русиядә урыс булмаган милләтләргә төбәп әйтелгән кебек. Үзгәртеп кору заманыннан башлап яулап алынган хокукларыбыз ике меңенче еллардан соң бер-бер артлы юкка чыгарылып, Русиядә дәүләт төзүче милләт булып урыслар гына аталды. Бу инде урыс булмаганнарга карата сугыш игълан иткән кебек булды. Ни кызганыч, урыс зыялылары арасында бу гаделсезлек турында, урыс булмаган халыкларны яклап сүз әйтүче булмады диярлек. Акыл белән аңлап булмаслык гамәл менә шушы буладыр инде.

Русия Конституциясендә илдә яшәүче барлык халыкларның да тигез хокуклы булуы турында язылган. Конституциядәге законнар иң югары көчкә ия булуга карамастан, андагы законнарның үтәлешен таләп итүчеләргә экстремист дип яла ягыла, штрафлар түләргә мәҗбүр ителәләр, суд юлларында йөрергә мәҗбүрләр. Конституциянең гаранты булган ил җитәкчесе аңа кулын куеп, Конституциянең үтәлешен тәэмин итәргә ышандырып, халык алдында ант биргән иде. Ләкин Конституция санга сугылмый, вертикаль законнар белән яшәү үзе үк җинаять түгел микәнни? Вертикаль законнар белән яши башлагач, дәүләт төзүче саналган рус халкы үзе дә коллар хәлендә кала түгелме? Югарыдан кушылганны үтәп, закон чыгаручы депутатлар үзләре дә коллар халәтендә бугай.

Урыс халкы дәүләт төзүче халык булып саналса да, гади халык, кайсы милләттән булса да, кыерсытылып яши. Бигрәк тә урыс авылларында хәлләр бик аяныч.

Ничек кенә булса да, хәзер коллар заманасы түгел. Анысы узган заманда калган. Цивилизация заманында укымышлы, белемле кешеләрдән кол ясый алмаслар шул инде. Сайлаулар алдыннан сәдака акчалары өләшеп, сайлаучыларны сатып алып, аларны кол хәлендә калдырырга маташтылар. Русия шулай көйләнгән инде, халык мәнфәгате санга сугылмый, түрәләр үзләренә үзләре кирәкле законнар чыгара, бу хәл хакимият алышынган саен кабатланып тора. Түрәләр үзләре урында булганда кадер-хөрмәттә яшәсәләр дә, урыннарын калдырып киткәч, аларны хөрмәт белән сагынып искә алучылар булыр микән соң?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии