Бер аяклы Ниса апа

Гыйльмениса Хаҗиеваны Азнакайда белмәгән кеше юк. 88 яшьлек сугыш ветераны, гаҗәеп яхшы хәтерле, зиһенле апа ул. “Сугыш вакытында җиккән үгезенең исеменә кадәр хәтерли”, – дип шакката аның танышы Хәким Гыйләҗев.

Ниса апа тумышы белән Азнакай районының Күктәкә авылыннан. 19 яшеннән үз теләге белән фронтка киткән. Зенитчы булып Курск сугышында, Украина, Белоруссия, Молдавия, Румыния, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнашкан. Җиңү көнен Польшада каршылаган Ниса апа. Сугыштан соң Вологда якларында торф чыгарган, Казахстанда озак еллар аш пешерүче булып эшләгән. Шунда аңа Хезмәт ветераны исеме бирергә теләгәннәр. Ниса апа баш тартып: “Миннән олырак яшьтәгеләргә бирегез”, – дигән. Пенсиягә чыгып туган якка әйләнеп кайтканнан соң да, район эчке эшләр бүлегендә каравылчы хезмәтен үтәгән. Шул вакытта Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиев каберлегенең ташландык хәлдә икәнен белеп ала да Обкомга хат яза ул. Әлеге эш уңай хәл ителә. Менә шулай тиешле органнар күреп бетермәгәнне күрүче Ниса апа бүген ничек яшәп ята икән соң? Хәлләрен белергә дип, ул яшәгән йортка юнәлдем.

– И-и, бигрәк яшь икәнсең, кызым. Ярар, уз, иркенләп сөйләшеп утырыйк, – дип каршылады мине Ниса апа, фатиры ишегеннән атлап керү белән. Янына кунаклар килсә, чын күңелдән сөенә ул. Чөнки 7 елга якын өеннән чыгарга мөмкинлеге юк – 2003тә бер аягын кискәннәр.

– Аяксыз калгач, Азнакай медик-социаль экспертиза җитәкчелеге беренче группа инвалидлык бирүгә каршы килде. “Ике аягың да киселгән очракта гына бирә алабыз”, – диделәр. Ул вакыттагы Социаль яклау министры урынбасары Р.М.Мөхәмәтдинов ярдәм итте. Аңа рәхмәтемне исән чагымда газета аша җиткерәсем килә, – ди бүген Ниса апа.

Ә киселгән аякка протез ясау һаман тоткарлана. Казанга барып, ясалма аяк артыннан йөрергә пенсионерның көченнән килми. Ни дисәң дә, беренче группа инвалидка 400 чакрым ара аз түгел. Ә башка вариант тәкъдим итүче юк. Шуңа күрә Ниса апаның күп вакыты караватта ятып уза, кайчак инвалид коляскасы белән йөри. “Әнә сугышта җиңелгән Германиядә ясалган протезны киеп, су коеналар икән, булгач-булгач, шундые булсын иде!” – дип хыялланудан туктамый ул. Быел Ниса апа ветераннарга торак белән ярдәм итүләрен ишеткәч, шатланып, кирәкле белешмәләрне җыеп, Азнакай шәһәре башкарма комитетына тапшырган. Бар теләге – фатирына ремонт ясату. Ләкин тиздән пенсионерга район хакимиятеннән җавап хаты килә: “Әлеге гариза каралды һәм фатир ремонтына 90980 сумлык смета төзелде… Әмма Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль район бюджетында фатир ремонтына каралган андый сумма юк”. Шунда ук өметне төбе-тамыры белән өзмичә, “акча булу белән, ярдәм кулы сузылачак”, дип тә өсти Азнакай районының ул чактагы башкарма комитет рәисе Закуан Идрисов. Тик вәгъдәне өч ел көтәләр шул. Моның ишеләрен күбрәк тә.

– Инде ярты ел буе ремонтымны ерып чыга алмыйлар, – дип зарлана Ниса апа. – Эшчеләр төп эш урыннарыннан бушагач кына, төнге 10да килеп, 12гә кадәр эшлиләр. Җитмәсә, “Сезнең фатирны ремонтлаганнан безгә өч тиен файда да юк, акча түләмиләр”, – дип үземә үк зарланалар да. Менә җәй буе төнге йокымны бүлеп, борчып йөрделәр. Район хакимияте гаризамны идарә итүче компаниягә тапшырса, шундук кырт итеп, җиренә җиткереп ремонтлый иделәр. Бу шабашникларны көтә-көтә күпме нервым бетте!

Әле, өстәвенә, ремонт өчен ветераннан бурычка акча да сорап торганнар. Ниса апа үлемтеккә дип җыйган 10 мең сумын чыгарып биргән. Анысын түләгәннәр, Алланың рәхмәте. Тик эшләренә генә һаман нокта куя алмыйлар – линолеумын алыштырасы һәм балконын ремонтлыйсы калган. Шушындый юк кына мәшәкатьләрнең дә озакка сузылуына аптырап, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенә шалтыраттым.

– Гыйльмениса Хаҗиева исемлеккә кертелгән. Барысы да контрольдә, ул акчаны алачак, – диде Сергей Афанасьев. – Ялгышмасам, аңа 30 мең сум тирәсенә ремонт ясалды. Ә мондый очракларда 20шәр меңлек ремонт кына тиеш. Димәк, тагын линолеум гына җәячәкбез, балконы шул килеш калачак. Ветераннар күп, бюджет акчасы җитми.

– Ни өчен эшчеләр карт кешегә төн уртасында килеп йөргән, көндез вакыт беткәнмени? – дигән соравыма да җавап бирде ул: – Эшләсеннәр! Кеше бит акча эшләргә тиеш. Ә бу социаль ярдәм, моны бушлай башкаралар. Шуңа күрә төп эшләреннән соң киләләр дә. Гыйльмениса апага бераз түзәргә дә ярый. Түрә менә шулай аклана. Аңа карап, Ниса апаның фатиры да яхшырмый, балконга һава суларга да чыга алмый. Чөнки ул балкон ярымҗимерек хәлдә, селкенеп тора. Ветераннарга фатир өләшәләр, ә Ниса апа нибары ремонт сораган. Шунда да балкон ремонтларлык акча юкмы? Җавапларына карасаң, сыңар аяклы, ялгыз (аның ире дә, балалары да юк – Л.З.) карчык бюджетның бар акчасын сыгып ята, дип уйларга мөмкин. Үзенә закон буенча тиешлесен генә сорый бит югыйсә. Ниса апага бирешмичә, тагын күпме көтәргә туры килер – билгесез. “Яшь чакта бер чегән хатыны 93кә кадәр яшәячәксең дип баккан иде. Дәүләт күп нәрсә вәгъдә итте, ләкин көтәргә куштылар. Әле 88 генә бит, вакыт бар”, – ди ветеран уенын-чынын бергә кушып.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии