Tat Cult Fest булачак! Ни ул?

Tat Cult Fest булачак! Ни ул?

Ул яңа татар мәдәнияте фестивале. Монысы бишенчесе. 30нчы августта Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү – бушлай. Төп вакыйга 15 сәгатьтә башланса, фестиваль үзе көндезге 12дә үк старт алачак.

Быел фестиваль шәһәргә чыга һәм урынын алмаштыра. Казан Кирмәне белән дүрт еллык хезмәттәшлектән соң, Tat Cult Fest шәһәрнең иң популяр иҗтимагый урынын сайлый. Оештыручылар, Yummy Musiс лейблы һәм creeptone media продюсерлык компаниясе, һәм китапханә арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.

Tat Cult Fest фестивале һәрвакыт мәдәниятләр багланышына ачык, әлеге факт 2022нче елның программасын да читләтеп узмаган. Китапханә алдындагы зур сәхнәдә Казан рокерлары Gauga, яңа вокалисткалары Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band, синтипоп-квартет «Оммаж», Чаллы металистлары «Ак Бүре», беренче татар рокеры Дениз Бедретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюжн вәкилләре Namgar һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясаячак.

360 форматында оештырылган кече сәхнәгә 30нчы августта рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюша җитәкчелегендәге тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе чыгачак.

Музыкадан тыш, фестивальдә, традиция буенча, башка активлыклар да каралган. Китапханәнең эчендә балалар һәм әти-әниләре өчен мәйданчык, Татарстан режиссерларының фильмнарын күрсәтү, пластик перформанс, китап ярминкәсе эшләячәк. Алты рәссам Tat Cult Fest өчен Казан тарихы, символлары һәм легендаларына нигезләнгән мультимедияле инсталляция әзерләячәк. Ә китапханәнең бинасы маппинг-шоу өчен киндергә әвереләчәк.

Комментарии