«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ҮЗ БАЛАСЫН КЫЗГАНМЫЙ

Тиздән яңа уку елы җитә. Каникул буена телефонда уйнап утырган укучыга зур тетрәнү бу. Ул телефонына шулкадәр нык бәйләнгән, аннан башка яши дә алмый кебек. Бер танышым шулай дип сөйләгән иде. Әтисе улына 50 меңлек телефон алып биргән, баласы 6нчы класста укый икән. Телефон белән уйный башлагач, укудагы өлгереше начарланган. Хәзер оныгы белән психолог шөгыльләнә дип сөйләп алды. Чит илләрдә бу мәсьәлә ничек куелган соң? Франциядә ноутбук, смартфон, интернетка тоташтырылган телефон 3-15 яшькә кадәрге балаларга катгый тыелган икән. Ата-аналар еш кына аларның күзләргә начар тәэсир иткәнлеген белсәләр дә, балаларының кулына тоттыралар. Аннан чыккан нурланышның баш миенә, күз-колагына, тәннең күзәнәкләренә гаять начар тәэсир итүен һәркөн язып торалар бит.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

АКЧАМ ҖИЛГӘ ОЧТЫ

Мин яңа гына 56 яшемне тутырдым. Аякларым бик нык сызлый, варикоздан интегәм. Узган атнада табиб «Гливенол» дигән кыйммәтле дару кулланырга кушты. 3 мең сумга шуны сатып алдым. Даруханәдә даруның тартмасын да ачып карамаган идем, өйгә кайткач кына аның куллану вакыты чыкканын күрдем. Даруны кире кайтарып булмый дип әйтәләр. Шулай 3 мең сумымны җилгә очырдыммы инде?

Тәскирә апагыз,

Казан шәһәре

Сезнең соравыгызга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидулин җавап бирде:

– «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә, сатып алынган даруның куллану вакыты чыккан булса, исеме каптагы язу белән туры килмәсә, куллану инструкциясе булмаганда кире кайтарырга мөмкин. Даруны алыштыруны сорап препаратны сатып алган даруханәгә мөрәҗәгать итегез. Сез нәкъ шул ук даруны яки тәэсире буенча шуңа охшаганын сорарга хокуклы. Дару сатып алганда бирелгән чекны да үзегез белән алырга онытмагыз. Сыйфатсыз дару аркасында сезгә зыян килгән булса, аны каплатуны да сорарга хакыгыз бар.

ГАДӘТКӘ КЕРТИК

Мин үзем Чаллыда яшим, җәйләрен авылда, әни янында торам. Әниебезгә быел 90 яшь тулды. Әле, Аллага шөкер, үз аягында, безнең янга шәһәргә бер дә китәсе килми. Без аны матбугат корты дип атыйбыз. Ел саен 5-6 гәҗиткә язылып, хәрефенә кадәр укып бара. Үзе дә яза, басыла. Минем Чаллыдагы дустым, коллегам Наилә Вильданова белән аралашып киттеләр, шалтыратышып торалар, сөйләшеп туймыйлар. Бер-берсенә «коллега» дип кенә дәшәләр. Бер тапкыр Наилә әнигә бүләк итеп «Безнең гәҗит»не яздырган иде, хәзер әни үзе алдырып бара. Коллегасы быел тагын бер гәҗит бүләк иткән. «Шифалы гәҗит» дигәнен. Июльдә шуның беренче санын кулына алган әнине күрсәгез иде сез. Әй әйләндерә, әй сыпыра, кысып кына кочакламый инде. Шалтыратып боларны сөйләвемнең сәбәбе шул – әллә соң дус-туганга бер гәҗит-журнал яздыру гадәтен кабат искә төшерикме икән дим.

Рәсимә МӘГЪСҮМОВА,

Чирмешән районы, Бәркәтә авылы

АКЧА БИРЕЛӘМЕ?

Киявем Себердә эшләде. 2019нчы елда эшендә кан басымы күтәрелеп вафат булды. Ул бәхетсезлек очрагы буенча иминиятләштерелгән булган. Без ул акчаны алу мөмкинлегенә ияме?

Зәбидә МОРТАЗИНА,

Казан шәһәре

Кызганыч, ләкин Зәбидә ханым киявенең нинди компаниядә иминиятләштерелгәнен төгәл генә әйтә алмады, шуңа күрә без «Ак Барс-Мед» иминиятләштерү компаниясе белән элемтәгә чыктык.

– Бәхетсезлек очрагы – иминиятләштерелгән зат ихтыярыннан тыш, кыска вакыт эчендә, кинәт килеп чыккан вакыйга. Ул авыру нәтиҗәсенә бәйле түгел, аңа тән җәрәхәтләре алу, аяк, кул сыну, параличлану, яралану, үлем керә. Һәрбер иминиятләштерү компаниясе дә үзе һәм клиент арасында килешү төзи, шул килешүдә нинди җәрәхәтнең, нәрсәнең бәхетсезлек очрагы булуы турында мәгълүмат күрсәтелә. Әгәр дә шул кәгазьдә кан басымы күтәрелеп үлү – бәхетсезлек очрагы дип күрсәтелгән икән, димәк, акча алырга мөмкин. Иң башта шул килешү кәгазен табарга, аннары иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ТӨЗӘТҮ

«Безнең гәҗит»нең 33нче санында (19 август, 2020 ел) Юныс Закировның «Кияү» яшергән» мөрәҗәгатендә «апамның кызы Сания» дигәнне «апамның кызы Фәния» дип укырга кирәк.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии