- 26.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №34 (23 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Һәрбер илнең тарихы булган кебек, һәр шәһәрнең, авылның да үз тарихы бар. Минемчә, аларның тарихы иң элгәре атамаларыннан башлана кебек. Язмамны да үзем яшәгән Бөгелмә шәһәреннән башлыйм әле. Каян килеп чыкты икән ул Бөгелмә дигән атама?
БӨГЕЛМӘ
Берәүләр аны кеше исеме белән бәйли. Икенчеләр, имеш, Бугульма кушаматлы эт булган, ди. Елга исеменнән алынган диючеләр дә бар. Соңгысы чынбарлыкка бераз якынрак шикелле. Елгабыз, талчыбык кебек бөгелмәсә дә, бормалы-бормалы.
Кешеләр иң элгәре утрак тормыш белән яши башлагач, аңа ат кирәк булган. Аты булгач, арбасы-чанасы кирәк. Аларны ясау өчен уңай бөгелә торган агач кирәк. Әле пар казаннары, тимер кыршаулар юк вакытта агачны уты күмергә салып, су белән пешекләгәннәр дә, агач станокка куеп бөккәннәр. Шулай итеп арба үрәчәләре, чана табаннары, арба тәгәрмәчләре ясаганнар, чана карамалаганнар. Мин яши торган авылның исеме дә Вязовка. Бездән Бөгелмә 4 кенә чакрым. Зәй кушылдыгы буенда каен белән имәннән тыш, элмә, карама, зирек агачлары әле дә күпләп үсә. Кая барасың, дип сораганда, бер генә сүз белән: «Бөгелмәгә!» – дип җавап бирә торган булганнар. Әнә шулай итеп, Бөгелмә атамасы ябышып калган.
БАУЛЫ
Имештер, Баулы атамасы, кайберәүләр фикеренчә, «Баллы елга» сүзеннән килеп чыккан. Ләкин Баулы сүзенең нигезендә бал түгел, бау сүзе ята. Кайчандыр (әбием әйткәнчә) бу якларда әле киндер килеп җиткәнче, җитен иккәннәр. Бау ишкәндә җитен сүсен кулланганнар. Баулы урманында юкәлекләр дә күп иде, ләкин аларны сугыштан соңгы елларда бик күпләп кистеләр. Бау ишкәндә юкә мунчаласын да кулланганнар. Бөгелмәдә арба-чана ясасалар, Баулыда бау ишкәннәр, соңыннан аларның артельләре дә булган.
АЛАБУГА
Анда инде урыс сәүдәгәрләре килеп урнашкач, алар Әстерхан ягыннан кечкенә көймәләрдә чәй, тоз, шырпы, шикәр һәм башка шуның ише товарлар алып кайтып, сәүдә иткәннәр. Бу эшкә алар татарларны да тарткан. Каян килдегез, дип сорагач, тегеләр: «Елга буеннан», – дип җавап бирә торган булганнар. Шуннан урыслары да: «Из елабуга», – дип сөйләшә башлаган.
МӘСКӘҮ
Мәскәү тирәләрендә әле урыслар килгәнче үк тар-тар (татарлар), суаслар (чуашлар) һәм угро-фин кабиләләре яшәгән. Урыслар килгәч, алар көньяк-көнбатышка таба күченгән. Мәскәү атамасы мари теленнән алынмады микән, дип уйлыйм мин. Татарстанның Кукмара районында Мәчкәрә дигән авыл барын беләбез. Әйтик, урыс телендә «ә» хәрефе юк, шуңа да Москара була. «Куда идешь?» – дип сораганда, кыскача гына: «В Москву!»
Камил НӘБИЕВ,
Бөгелмә районы, Вязовка авылы
Комментарии