Кризис дип тормыйлар

Үзенчәлекле заманда яшибез, җәмәгать. Җитмәсә, моңа кризис та үз өстәмәләрен кертте. Кемнәрнедер бөтенләй җәберләде. Аеруча эшле-ашлы булу мәсьәләсендә күпләрнең көймәсе комга терәлде. Әмма шуңа карамастан, беришләре кризис буталчыклыгына, финанс проблемаларына бирешмичә, киресенчә, бюджетын саектырмыйча, тормышын җайларга, бер дигән итеп алып барырга тырыша, ашкына!

Әнә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Вәсимә апа Нигъмәтҗанова да район кулланучылар җәмгыяте кибете ябылгач, югалып калмаган, Казанга китеп эшкә урнашу ягын караган. Дөрес, аны район кулланучылар җәмгыяте кибете урынына ачылган шәхси кибеткә эшкә чакырганнар чакыруын. Казанга китеп урнашкач та: “Кайт кына, эшкә алабыз”, – дигәннәр.

– Әмма кайтмадым. Кибеттә бик түбән вәгъдә иттеләр. Ә минем балалар үстерәсем, укытасым, аякка бастырасым бар иде. Ике-өч меңгә ничек бала үстермәк, укытмак, кеше итмәк кирәк?! Һичьюгы, ике җирдә идән юармын, алты-җиде мең булса да алырмын әле дидем дә калага китеп бардым, – дип искә ул көннәрне Вәсимә апа. – Җыештыручы булырга язмаган икән, трамвай-троллейбус депосына кондуктор булып эшкә урнаштым. Менә биш ел инде шушы хезмәттә. Бер атна эшлим, бер атна ял итәм. График буенча чираттагы ялга да китәбез. Эшемнән, тормышымнан канәгать.

– Сер булмаса, әйтегез әле, күпме хезмәт хакы түлиләр?

– Айга 11-12 мең сум тирәсе чыга. Монысы салымнардан, төрле кертемнәрдән тыш, чиста керем. Төшке ашны бушлай ашыйбыз. Дөрес, иртәнге биштән, кичке унбер-уникеләргә кадәр эшлибез. Арыта, билгеле. Әмма түзәрлек. Эшләп берәүнең дә үлгәне юк әле. Биредә эшли-эшли уртанчы улым Шамилне төзелеш көллиятендә укытып чыгардым. Аны кызыл дипломга тәмамлады. Аллага шөкер, бүген төзелештә инженер булып эшли, читтән торып төзелеш академиясенең өченче курсына укырга керде. Кече улым Айрат абыйсы укыган көллияттә белем ала, бүген базасында практика үтә. Кызым Ләйлә исә декрет ялына кадәр безнең депода эшләде. Башта – кондуктор, аннары кондукторлар остазы булды. Декрет ялына кондукторлар башлыгы буларак китте. Тормышка чыкканчы, дәүләт университетының филологиясе бүлеген тәмамлаган иде. Райондашларыбыз аның Шармыш урта мәктәбендә рус балаларына теле укытуын, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә директор булып эшләгәнен яхшы хәтерлидер. Безнең депода югары белемлеләргә дә эш табарга мөмкин. Үзен тырыш, эш сөючән итеп, оештыру сәләтен күрсәтә алганнарга карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге бар. Кыскасы, эшсезлек, акчасызлык проблемасы алдында югалып калмаска, тәвәккәлләргә, үзеңә нинди дә булса эш, шөгыль табарга тырышырга кирәк. Үзен эштә уңай яктан күрсәтә алгач, кызымның гаиләсенә тулай торактан бүлмә дә бирделәр. Үземә калса, эшемдә көндәлек план-заданиене үтәп барам. Шуңа күрә хезмәт хакын да киметмиләр, кисмиләр. Алай гына да түгел, 50 яшьтә йөртә башладым. Укып йөртү таныклыгы алдым. Авылга кайтканда, шәһәргә киткәндә “ОКА” автомобилендә җилдерәм. булгач, бик уңай…

– Бер атна эшлим, бер атна ял итәм, дидегез. Эшләгән атнада кайда яшисез? Көн саен авылга кайтып йөрү мөмкин түгел ләбаса.

– Студент улларым белән түләп, фатирда торабыз. Олы улым Рамил шулай ук гаиләсе белән Казанда яши. Алар да, кызым Ләйлә дә гаиләсе белән бездән аерым гомер итәләр.

– Димәк, авылга, дачага барган кебек кайтып кына йөрисез инде?

– Төптән уйласаң, шулай килеп чыга. Авылда мал асрамыйбыз, әмма бәрәңге, төрле яшелчә утыртабыз. Быел 25 сутыйлы бакчаның 10 сутыена суган утырттык. Былтыр да шулай эшләдек. Суганнан 22 мең сум чиста табыш алдык.

– Сез калага киткән арада, бәрәңгегезне эт эчәге, колорадо коңгызы басмыймы? Аннары, суганның да чүбен гел утап торырга кирәк…

– Ял атнасында чүп тә утыйбыз, колорадо коңгызына каршы агу да сиптерәбез. Өлгерәбез. Суганның да, бәрәңгенең дә уңышы начар булмый.

Әйе, бүген берәүгә дә җиңел түгел. Кайчакта тормыш ипсезлегеннән зарланып алудан да тайчынмыйбыз. Моңа аеруча ялкаулар, исерекләр һәм фахишәләр һәвәс. Әмма тормышның аяусызлыгын җиңә алган Вәсимә апа кебек тырыш, эш сөючән, тәвәккәл затлар белән дөнья матур. Ни генә булмасын, ул ире Хәмит абыйдан 34 яшьтә тол калып, 4 баласын ялгызы үстереп, укытып, аякка бастыра алган. Әйткәнемчә, икесенең инде үз тормышы бар. Алай гына да түгел, алар каенанасы Корбанбикә әби белән егерме ел әни-кыз кебек сүзгә килмичә, дус-тату гомер кичергән. Шуның 8 елын Корбанбикә әби сукырлыкта үткәргән. Хәзер Вәсимә апаныкыдай ипле тәрбиясе бик сирәк каенаналарга гына тәтидер. Ни кызганыч, бүген олыны – олы, кечене кече итү сыйфатлары, бер-береңә яхшы мөгамәлә, җылы сүз әйтешү дефицит әйбер санала. Кая бара бу заман диярсең?!

Вәсимә апаның хезмәте, тормышы турында сөйләвем тикмәгә түгел. Үрнәк алырлык, гыйбрәт булырлык нәрсәләр бар анда. Кыскасы, эшен югалтканнарга, эш юклыктан интеккәннәргә уйланырлык җирлек бу. Бәлки, кондуктор яки трамвай, троллейбус йөртүче булырга сез дә тәвәккәлләрсез. Эшкә керергә, укырга теләк белдерүчеләр бушлай торак белән тәэмин ителә. Йөртүче һөнәренә укучыларга стипендия түләнә. Шулай ук биредә район җирлегендә яшәп эшләү мөмкинлеге дә тудырылган. Эш графигы эшче-хезмәткәр теләгенә карап көйләнә.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

Рәсемдә: 19нчы маршрут трамвай кондукторы Вәсимә апа Нигъмәтҗанова эш вакытында.

Оясында ни күрсә…

Улым: “Әни, Равилләргә кайтып килик әле. Сөрдегә. Әти-әнисе белән дә танышырсың. Бик әйбәт кеше алар, – дигәч, аптырабрак та калган идем. Белмәгән-күрмәгән кешеләр, дигәндәй… Кенәр якларын күргәнем юк инде югын…

Равил берничә ел элек улым белән бергә Автотранспорт техникумы бусагасын таптап, авылына эшкә юллама алып кайтып киткән тәртипле, мөлаем гына бер егет иде. Шуннан бирле туган якларында машина йөртүче дә, машиналар төзәтүче оста булып та эшләгән. Соңгы вакытта Арчага баручыларны машина белән илтә, ә аңа утырып йөрүчеләр мактап туя алмый икән үзен.

– Равил Байкал авылыннан Гөлнара исемле укытучы кызга өйләнгән, хатыны да үзе кебек уңган туры килгән, ике бала үстереп яталар, – дип сөйләп китте улым юлда кайтканда.

Кенәр яклары. Матур гына урынга урнашкан Сөрде авылы…

Безне зур гына нык каралты-куралы йорт каршылады.

– Койма-капкалардагы чәчәкле бизәкләрне күрәсеңме? Равил эше инде бу, өй эче дә шулай бизәлгән, – дип сөйләп алды улым, капка янына килеп туктагач.

Август аенда әтиләре Ринат белән әниләре Рәмзиянең тормыш корып җибәрүләренә 35 ел тула, шушы матур бәйрәмгә әзерләнеп йөрүләре икән.

Бу тормышта күптән инде үз кешегә әйләнгән килен белән үзебез генә калгач, сөйләшеп киттек.

– Тормышлар ничек соң, Гөлнара? Ничә еллар буе килен хезмәте үтәү җиңел түгелдер инде?

– Алай дип әйтмәс идем. Мине үз балаларыннан да артык күрәләр. Пешерү-төшерүләрдә әни “укытучы” булса, йорт-тирәсендә әти белән эшләргә яратам. Бик тә олы җанлы кешеләр. Сәламәтлек, озын гомер генә телим үзләренә.

Ринатның әнисе – гомер буена диярлек почта хезмәтендә эшләп йөргән Нәгыймә әби Авыл советы хисапчысының ярдәмчесе булып эшләп йөрүче килене Рәмзия белән бик тиз уртак тел таба. Тормышның әче җилләре, сикәлтәләре очрап торса да, начар яшәмиләр. Шулай килен белән улы кулында 88 яшенә кадәр кадер-хөрмәттә яшәп, тормышы, балалары, оныкларына мең-мең рәхмәт укып, бакый дөньяга күчә. Аның бүлмәсен хәзерге көнгә кадәр “әби бүлмәсе” дип кадерләп тоталар. Стеналарында әбидән калган фотосурәтләр саклана. Шүрлегендә әби үзе исән чакта җыеп куйган китаплар, ә шкафта аның истәлекле киемнәре. Оныкларга менә дигән үрнәк түгелмени бу!

Ата назы күрмичә үскән йорт хуҗасы Ринат гомер буе колхозда машина йөртүче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзер әнә йортның олысы, төп киңәшчесе.

Башлангыч мәктәптә укып йөрүче Ләйлә белән нәни Азат әби-бабайларын бик ярата. Оныкларына олыларга булышу кирәклеген, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аларга әби-бабайлары күк үз итеп, яратып, тагын кемнәр генә өйрәтә алыр иде икән.

Уллары Равил генә түгел, Ринат белән Рәмзия тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаткан кызлары Лилия институтны кызыл дипломга тәмамлаган. Югары Оры авылы егете Дамир белән тормышын бәйләп, каената-каенана хозурында балалар үстереп, яшәп ята. Укытучы булып эшли. Сеңлесе Гөлфия дә университетны “яхшы” билгеләренә генә тәмамлап, авыл егете Назыйм белән тормыш корып җибәрә. Мондый балалар хакында оясында ни күрсә, очканында шул була, ди халык. Хак сүз.

Киленнәре Гөлнара да читтән торып университет тәмамлаган. “Инде чын педагог булдым”, – дип күкрәгенә диплом кысып кайтып кергәч, гаиләсе дә, туган-тумача, таныш-белеш арасында да шатланмаган, Гөлнараны чын күңелдән котламаган кеше калмагандыр. Ни дисәң дә, яраткан киленнәре дә ышаныч-өметне аклады ич. Яхшы теләктә генә булган ата-анага моннан да зур бүләк бар микән?!

Ягымлы йөзле хуҗа ханым Рәмзия – үзе дә авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырышучан, олы киңәшләрен бирә белүче, динне хөрмәт итеп яшәүче кеше.

Хезмәт белән генә түгел, вакытында ял да итә беләләр бу гаиләдә. Авыл үзешчәннәре оештырган концерт язмасын исебез китеп карадык. Оста авыл үзешчәннәре арасында Рәмзия дә, Гөлнара да, Равил дә катнашкан. Кызларга хас нәфис гәүдәле Рәмзия ханымның өздереп-өздереп, моңлы итеп җырлавы, Гөлнараның матур сүзләр табып, җыр-такмакларын кыстырып концертны алып баруы сокландырса, башына бант бәйләп, кыска шортиктан чыккан Равилнең балаларча сөйләнеп, бәләкәй машина сөйрәп йөрүе көлдерде.

– Алай ук мактамагыз, гап-гади генә гаилә инде без. Савыт-саба да шалтыраган чаклар буладыр, – дип тыйнак кына елмаеп куя Равил сөйләшеп утырганда.

Савыт-саба шалтыраса шалтырасын, ватылмасын, тормышлар кителеп төшмәсен, дип әйтергә генә кала.

“Арча хәбәрләре” газетасы узган елның бер санында “Матур итеп яшиләр” дигән язма бастыра. Анда Сөрде авылыннан менә без сөйләп үткән Хафизовлар гаиләсе хакында бик җылы сүзләр бар. Автор бу гаиләне “Иң әйбәт гаиләләрнең берсе”, дип атый. “Тыйнак, эшчән, тырышлар, бер-берсенә булышып, уңышларын уртаклашып, кайгыларын бүлешеп яши беләләр. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Чын-чыннан үрнәк ала торган гаилә”, – ди.

Әнә шул матур сүзләргә кушылып, хуҗаларга 35 ел тигез, матур тормыш бүләк иткән шушы нигезгә игелек, якты киләчәк, олы бәхет теләп калабыз.

Фәрдия ҖИҺАНШИНА.

Казан шәһәре.

Тормыш, диген

Бик күңелсез моңсу көннәрем бар.

Тоташ кара сыман дөньясы.

Килә шулчак җитез кошлар булып

Ерак-еракларга очасы.

Кычкырып елыйсы килгән көннәрем бар.

Дөньясыннан туям кайчакта.

Әниемнән иңгән сабырлыклар

Нык ярдәмгә килә шул чакта.

Эчпошыргыч авыр көннәрем бар,

Эч серләрем

Сөйли алмыйм кайчак беркемгә.

Бәргәләнә күңел дулкын кебек,

Аңлатулар мөмкин түгел лә…

Бәхет белән тулган көннәрем бар,

Канат үскән кебек иңемә.

Җиһан яңгыратып җырлар сузам,

Ә күземнән

Кайнар күз яшьләре түгелә.

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Комментарии