Өметсез шайтан

Иии, җәмәгать, бу җәй дигәннәре иллә дә рәхәт инде, минәйтәм! Өскә кат-кат киясе юк. Ишек алдына чыктың – сәхрә! Кояш кыздыра. Кошлар сайрый. Бакчадагы утырткан түтәлләрдә җиләк-җимеш, яшелчәләр гөрләп үсә. Яңгыры явып үтүгә, алар белән ярыша-ярыша алабута, билчәне кояшка үрмәли. Хет ятып, хет басып, хет утырып утап кына җитеш! Әле әнә бәрәңге яфраклары күренергә өлгермәде, инде өстенә буй-буй сызыклы колорадо коңгызлары килеп кунакларга да җитеште. Бер ояда атланышып-шатланышып 7-8әр данә утыралар, мин сиңа әйтим!

Әле бер көн түзмәдем, әлеге «гүзәл» җан ияләрен кесә телефоныма сурәткә төшереп, интернетка элдем. Астына барысына да аңлашылырлык итеп, болай дип тә язып куйдым: «Отдам в хорошие руки! Веселые, кушают хорошо! Особенный уход не нужен. Отдам бесплатно!» Җавабы да озак көттермәде тагын! Бер дустым язып та җибәргән: «Рәхмәт инде, дускай! Үзебездә дә шундый ук сортовой, нәселлеләр! Шулкадәр акыллылар, тыйнаклар. Бер бәрәңге төбендә 12шәрләп яшәп яталар. Бер талашмый, сугышмыйлар!»

Менә шулай яшәп ятыш, җәмәгать! Нәрсә, хәзер бәрәңге корты басты дип елап ятарга, штули!? Әле шуны уйлап торам. Минәйтәм, бу колорадо коңгызыннан ник Кытай вәкилләре берәр файдалы нәрсә ясауны уйлап тапмый икән дим! Юкса, чүптән дә кәнфит ясарга үтә дә хирыс халык бит алар. Без менә аларга уптым гына җүн бәягә сатар идек әлеге табышны. Безгә дә файда булыр иде, аларга да!

Бу идеяне, тәвәккәлләп, кытайларга язып карыйм әле мин, булмаса. Ә нәрсә, өметсез шайтан гына диләр бит! Җавап алсам, сезнең белән дә уртаклашырмын! Әлегә исә корт җыярга чыгып киттем, югалтмагыз!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии