Бер кушамат тарихы

Кайда ничектер, ә менә безнең Шәле авылында яшәп көн күрүче һәр кеше, һәр нәсел кушаматлы. Адәм баласына кушамат дигәнең тик торганнан гына, бер сәбәпсез генә бирелми ул, аның үзенә күрә бер тарихы була.

Кышы да, язы да бик озак килү сәбәпле, мал-туарына өч кенә көнлек терлек азыгы калган Мостафа абзыйның нишләргә белмичә уфтанып, ут йотып йөргән чагы. Берничә кешедән әҗәткә печән сорап караса да, берәү дә ярдәм кулын сузмый, чөнки аларда да шул ук хәл. Яна торган йөрәген вакытлыча гына булса да басып торыр һәм, әлбәттә инде, киңәшләшер өчен Мостафа абзый сул як күршесе Миңлевәли абый янына керә.

– Без синең белән фронтта барлы-юклы терлекләребезне күрә торып ачтан үтерер өчен сугышып, кан коеп йөрдекмени соң (икесе дә бөек Ватан сугышы инвалидлары иде)? Әнә Кәвәл болынында колхозның яңа гына башланган бер богылы (эскерте) бар. Җәнекәй Габделхай абыйдан (Җәнекәй – кушаматы) җигә торган атын сорап торып, төнлә шуннан бер йөк печән төяп алып кайтырга кирәк. Малларыңны коткарып калуның бердәнбер чарасы шул, Мостафа, – ди күршесе.

– Белсәләр йә тотсалар «каталушка» көтә бит мине. Теге сугышка кадәрге елны эскерттән берәр кул чанасы печән алып кайтканнары өчен дүрт авылдашка бишәр елны чәпәгәннәрен онытмагансыңдыр әле. Председательгә мөрәҗәгать итеп карасам, ничек булыр икән, күрше? – ди Мостафа абый.

– Бүредән курыксаң, урманга бармаска кирәкмени инде синеңчә? Ятып калганчы, атып кал, ди безнең халык. Куркуларыңны башыңнан чыгарып ат әле. Сугышта разведкаларда йөргән, Германиягә кадәр барып җитеп, Берлинны штурмлаган егетләр ич без. Узган атнада колхозның идарә утырышы булган. Шунда печән сорап гариза язучыларның гаризаларын караганнар. Берсенекен дә канәгатьләндермәгәннәр. Минем берничә тапкыр сынап караганым бар, тәвәккәллекнең 90 проценты һәрвакыт уңышлы була аның. Озын-озак уйлап йөрмә, хәрәкәт ит. Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр. Җәнекәй абый янына бар. Хәлеңне аңлатып күрсәтсәң, ул сиңа ике дә уйлап тормыйча бахбаен биреп торыр. Изге кеше, чын Аллаһ бәндәсе ул. Тагын печән йолкый торган ыргагын да сорап тор. Аның белән эш итүе ансатрак булыр. Аның белән йолкысаң, богылдан печән алганың да беленмәс. Иптәшкә үзем дә барырмын, чөнки бу дөньяда күрше хакы да бар.

Нишләтәсең, башка юл юк, аның киңәшен тотарга була Мостафа абый. «Моңарчы каракланып йөрмәдем, Аллаһы Тәгалә бер юлга гына кичерер әле», – дип уйлый.

Язгы томанлы караңгы төннең икенче яртысы башлангач, Җәнекәй абзыйның җигүле аты, арбасына ике күршене утыртып, Кәвәл болынына таба юл ала. Бер ат олавы печәнне йолкып, тарттырып бәйләп бетергәндә, томан таралып, күктәге ай бөтен тирә-юньне балкыта. «Без өйгә катып җиткәнче генә чыкмый торсаң, ни була иде инде», – дип сүгә аны Мостафа абый.

– Матур булып балкыган айга карап паникага бирелмә әле, күрше, – дип тынычландыра аны Миңлевәли абый. – Менә күрерсең, барысы да әйбәт булып бетәр.

– Алай да, кулымнан килсә, мин бу айны өйгә кайтып җиткәнче шушы чикмәнем белән каплап торыр идем, – ди Мостафа абый.

– Әйдә, җир йөзен яктылыкка күмә торган айга тел-теш тидермә инде син. Шундый гаҗәеп тып-тын төндә икәүдән-икәү генә калып, кипкән печәннең хуш исен иснәп кайту үзе генә дә ни тора! Печәнең бетмәгән булса, без ике күрше кайчан шулай итеп йөргән булыр идек әле, – ди аңа каршы күршесе.

Бу печән Мостафа абыйның терлекләренә көтүгә чыкканчы ашатырга җитә. Ул-бу булмый, барысы да тыныч кына уза. Ә менә аның «айны чикмән белән каплап куярга» дигән сүзләре күршесе Миңлевәли абый «тырышлыгы» белән бөтен авылга таралып, үзенә кушамат булып ябышып кала. Аны Чикмән Мостафасы дип йөрттеләр.

Мостафа абыйның бакыйлыкка күченгәненә дә күп еллар булып китте инде. Күршесе Миңлевәли абый да мәрхүм. Бүгенге көндә Чикмән кушаматын Мостафа абыйның балалары, оныклары йөртә. Алар үзләре бу кушаматларына бер дә кимсенмиләр. Ул безгә ата-бабадан калган, дип мактаналар.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авыл

Комментарии