Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГАЗЕТАГЫЗ КИЛМИ – НИШЛӘРГӘ?

Узган чәршәмбедә укучыларыбыздан почта хезмәте турында бик күп сораулар кабул итеп алдык. Иң еш яңгыраган зар – «газета килми» дигәне. Майда ташламалы бәядән язылып та, бу яртыеллыкта әле бер саныбызны да күрмәгән укучыларыбыз бар икән. Минем соравымны газетада язмаганнар, дип борчылмагыз: бөтен очракны тикшердек, урындагы почта бүлекчәләренә шалтыратып, мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорадык. Күп җирдә: «Якын арада хәл итәрбез», – дигән җавап алдык. Аларны контрольдә тотачакбыз. Кайбер проблемаларны безнең шалтыратудан соң ук хәл иттеләр. Әйтик, Казан шәһәрендә яшәүче Тәнзилә апа Сабированы, ялгышлык белән, ике «Безнең гәҗит»кә яздырган булганнар. Мондый очракта кабат почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә, бер абунәне гамәлдән чыгаруларын сорап, гариза язарга кирәк, шуннан соң аның акчасын кайтаралар. Тәнзилә апа гариза язган, тик аның киләчәк язмышын белми икән – почтада бер сүз дә әйтүче булмаган. Карбышев урамы, 48нче йорт адресы буенча урнашкан почта бүлекчәсе белән элемтәгә кердек. Тәнзилә апаның гаризасын эзләп таптылар, бер абунәсен гамәлдән чыгардылар. 1нче августтан башлап, аңа бер газета гына килә башлаячак, ялгыш яздырылганы өчен акчасын кире алачак.

Казанда яшәүче икенче укучыбыз Наҗия апа Тимергалиева газетабызны үзенә дә, Әлки районы, Иске Салман авылында яшәүче абыйсы Эмиль Миңгалиевка да яздырган. Тик Эмиль абыйга «Безнең гәҗит»нең 28нче санын китермәгәннәр. Авылдагы почтага баргач: «Абый, син Казанда язылма аны, безнең бүлекчәдә языл, шулай эшләсәң, газета киләчәк», – дип кайтарганнар. Кызганыч, тик Иске Салмандагы почта бүлекчәсе белән дә, райондагысы белән дә элемтәгә керә алмадык: әллә номерлары үзгәргән шунда, әллә эш урынында утырмыйлар. «Бездә генә языл» дигән нинди яңа закон икән ул якларда? Укучыларыбыз игътибарына шуны җиткерәбез: Казанда языласыңмы, район үзәгендәме, әллә Мәскәүдәме – аерма юк, газета барыбер килергә тиеш. Язылганда абунәченең почта адресы күрсәтелә бит. Газетабыз килмәсә, почта бүлекчәләреннән таптырыгыз, райондагы почтага шалтыратыгыз, инде аннан соң да проблемагыз чишелмәсә, безгә чыгыгыз – бергәләп хәл итәрбез.

«ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» БЕЛӘН «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ» ТУРЫНДА

Бер очтан шунысын да искәртик, «БГ» редакциясе тәкъдим иткән әлеге айлык газеталарның да чираттагы июль саннары шушы көннәрдә аларга язылучыларга барып җитәргә тиеш. «Серләр гәҗите» узган атнада, ә «Шифалы гәҗит» бу атнада почтага тапшырылды.

Укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, гыйбрәт алырлык вакыйгалар турында сөйләүче «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ» (индексы 16109) һәм ничек сәламәт булырга, авырганда нишләргә, халык медицинасы, дару үләннәре һәм башка шундый йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирүче «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» (индексы 16080) МАП каталогында 52нче биттә. 1 айга язылу хакы 24 сум 28 тиен. «Шифалы гәҗит»нең соңгы санында буын авырулары, дару үләннәре белән дәвалану, карбыз сайлау һәм башка файдалы көндәлек кирәкле киңәшләр тәкъдим ителде.

КИЛӘЧӘКНЕ КҮРГӘН, ИМЕШ…

Газетаның 28нче санында «Әбиебез киләчәкне күрде» дигән язма укыдым. Мин хәзер үзем дә әби кеше. Киләчәкне күрү өчен күрәзәче булырга кирәкми, яши-яши күп нәрсәне аңлыйсың, тәҗрибәң дә арта, алдан күрә башлыйсың. Бигрәк тә дин юлында булсаң. Ә яшьләрнең тормыш тәҗрибәсе аз, шуңа күрә хаталаналар.

Әлеге язманың ахырында болай диелә: онык үлгән әбисенең кабере янына барып ярдәм сораган, озакламый эшләре көйләнгән. Шул үлгән әбисе хәзер оныгына җир өстендә биналар корырга ярдәм итеп ята икән. Аңа төзешергә ярдәм булсын өчен ул әбинең үлүе кирәк булды микәнни? Әби шундый көчле булгач, Аллаһы Тәгалә аның җанын алмыйча калсын иде дә, җир өстендә бик күп файда китерер иде. Кеше мәчеткә йөрмичә, динне өйрәнмәсә, өендә үзе нәрсә тели, шуны уйлап чыгара башлый. Мәчетләргә барып белешсеннәр кабердәге әүлиядән сорауның нәрсә икәнен. Әүлия ул үзе җирдәгеләрнең ярдәменә, догасына мохтаҗ, нинди анда исәннәргә ярдәм итеп ятсын?!

Сәлимә НӘҖИПОВА,

Чаллы шәһәре

ФАТИРГА КАЙЧАН КҮЧӘРБЕЗ?

Балалар Азнакай шәһәрендә Радужная, 3 адресы буенча урнашкан йорттан ипотекага фатир алды. Декабрьдә ачкычын тапшырдылар, фатир хакын түләтә башладылар. Тик балалар һаман анда күченә алмый: йортка газ кертелмәгән. «Майда була», – дигәннәр иде, инде июль үтеп бара – һаман юк.

САНИЯ апагыз,

Азнакай шәһәре

Азнакай башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев менә нинди аңлатма бирде: «Бу йортта бөтен техник мәсьәләләр дә хәл ителгән, безнең яктан эш беткән. Хәзер фатир хуҗалары Дәүләт торак фонды белән бергә милеккә хокукны билгели торган килешүләр төзи. Аны кулына алуга, һәр кеше үзебезнең Азнакайдагы газ участогы белән документ имзалый. Әлеге йортта фатир алучыларның яртысы килешүләрен төзеп бетергәч, йортка газ биреләчәк. Август ахырларында булыр дип көтәбез».

МӘҖБҮРИ ИМИНИЯТЛӘШТЕРМӘКЧЕЛӘР

Машинаны иминиятләштерергә дип үзебезнең райондагы «НАСКО» оешмасына барган идем: «Башта бездә җир участогыңны иминиятләштер, аннары гына машинаңа да эшлибез», – диделәр. Шулай дияргә тиешләрмени?

Хамис ТАҖЕТДИНОВ,

Сарман районы, Өч-Өйле Саклау авылы

Иминиятләштерү компанияләренең мәҗбүриләп өстәмә хезмәтләр тагуы турында күп тапкырлар яздык инде. Иминиятләштерү һәр кешенең үз ихтыярында, сезне берәү дә мәҗбүр итә алмый. Машинагызны иминиятләштермәскә хаклары юк. Әгәр, башта җир участогын иминиятләштерегез, аннары машинагызны, дип, өстәмә түләүләр тагалар икән, прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Кайвакыт өстәмә түләүне сезгә әйтмичә генә башкарып куярга да мөмкиннәр. Түләү турындагы кәгазьне алып карасаң, машинаңны гына түгел, фатирыңны да, гомереңне дә иминиятләштереп куйганнар. Шундый хәлдә калмас өчен игътибарлы булыгыз!

КИТАП ЭЗЛИМ

Сезнең газета битләреннән язучы Зәки Зәйнуллинның «Кеме генә юк татарның» дигән яңа китабы чыгуы турында укыдым. Аны ничек алып була икән?

Сәлимҗан МИҢДӘРОВ,

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге китапны эзләп, Казаннан Сара Закирҗанова да мөрәҗәгать итте. Ул хәтта язмада телгә алынган бердәнбер сату урыны – журналист Илфак Шиһапов ачкан татар матбугаты кибетенә дә барып кайткан. Тик, әйтүенә караганда, әлеге кибет инде ябык, күрше сәүдә ноктасында «Алар бүтән эшләми», – дигәннәр. Шулай итеп, китапны хәзер бары тик аның авторыннан сорап кына алып була.

Әлеге китапны Казанның Париж Коммунасы урамындагы «5 звезд» кибетенең беренче катында сатып алырга мөмкин.

***

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең сорауларыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапларны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии