«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЮЛСЫЗ ИНТЕГӘБЕЗ

Тирә яктагы урамнарга асфальт юл салдылар, безнең урам гына торып калды. Урамда йөрерлек түгел. Исемем сер булып калсын әле, әйтмим.

Әлмәт шәһәре, Мәҗит Гафури урамы

Сезнең сорауга Әлмәт шәһәренең элемтә һәм юл төзү оешмасы вәкиле Ротанова Ә.Р. җавап бирде: «2018нче елга каралган планда Мәҗит Гафури урамында асфальт салу эше юк. Ә 2019нчы елга план көзен кабул ителә. Укучыларыгыз турыдан туры безгә, башкарма комитетка мөрәҗәгать итсеннәр», – диде ул.

Дөрестән дә, телефон аша мөрәҗәгать итсәгез, тагын да яхшырагы – имзалар җыеп гозерегезне Әлмәт шәһәре җитәкчелегенә тапшырсагыз, проблемагызны хәл итү буенча чаралар җиңелрәк хәл ителер иде. Юкса, бездә «еламаган балага имезлек каптырмыйлар» принцибы яши бит. Бу эшләрне план төзелгәнче һәм кабул ителгәнче үтәгез. Ә бюджет акчасы бар тишек-тошыкларны да томаларга җитми. Бәлкем, сезнең гозерегезне беренчерәк хәл итәргә, дип план корырлар.

КЕШЕНЕҢ КАДЕРЕ ЮК

Бу пенсия реформасына борчылып шалтыратам әле. Пенсия яшен арттырганчы законлы эш урыннары булдырсыннар иде. Күпме яшьләр рәтле эшкә урнаша алмый, рәсмиләштермичә генә төзелешләрдә, авыр эшләрдә йөриләр. Алар нишләргә тиеш? Ярый әле Совет чорында эшләп калганбыз. Ул чакта кешенең кадере бар иде. Депутатларга пенсия кирәкми. Алар болай да күп җыеп калалар. Гомер озынлыгы арта дип әйтәләр дә, ник сиземли икән ул?! 15 ел элек бабаем вафат булды, Салмач зиратында унынчы кабер булды. Хәзер тулды ич инде бу зират та.

Кадрия ЗАГИРОВА

Казан шәһәре

КОНКУРСКА НӘТИҖӘ

«Безнең гәҗит» белән ничек таныштым дип аталган конкурс тәмамландымы инде ул? Оныкларым хат язган иде, бик көтәләр инде.

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы

РЕДАКЦИЯДӘН: бу сәхифәгә килгән язмалар инде төгәлләнә. Артык күп булганлыктан, һәм аларның барысын да тиз генә бастырып бетерү мөмкин булмаганлыктан, конкурс озакка сузылды. Аңа июль аенда нәтиҗә ясалачак.

СОРАВЫМА ҖАВАП БУЛМАДЫ

Нәзер корбаны турында берничә ай элек сораган идем инде. Һаман җавап юк.

Минәвия ШӘМСЕТДИНОВА

Алексеевск бистәсе

РЕДАКЦИЯДӘН: без инде бу сорауга җавап биргән идек, күрми калгансыздыр. Хәзер, гомумән, корбанга тәфсиллерәк аңлатма бирергә булдык. Язманы киләсе саннарның берсендә тәкъдим итәрбез.

ЯЛГАН БЕЛӘН КИЛЕШӘСЕ КИЛМИ

Якшәмбе көнне «Башваткыч» тапшыруын бик гарьләнеп карадык. Авылдашларым да шулай уйлый. Мәктәп һәм мәдәният йорты вәкилләре катнашты. Уңышлары турында сөйләделәр. Мәдәният йорты каршында 11 түгәрәк эшли, мәктәп яны бакчасында кыш буена җитәрлек яшелчә үстерелә, диделәр.

Хәзер инде мәктәпне күрше авылга кушалар икән, дигән сүз дә йөри. Шул буламы инде уңышлар.

Авылыбызда «Безнең гәҗит»не бик яратып укыйбыз. Көтеп алабыз. Дөреслекне язганга укыйбыз. Бер дә ялган белән килешәсе килми бит.

Исемем редакция өчен генә.

Биектау районы, Мәмдәл авылы

АЛАЙ ТҮГЕЛ УЛ

Бу Казанның Каравай бистәсендә яшәүче Әминә апагыз. «Безнең гәҗит»не киосктан бер санын да калдырмый сатып алып укыйм. Языла алмыйм, чөнки гел өйдә генә торып булмый, балаларга йөрим. 13нче июнь санында «Таяну ноктасы»н алып баручы Венерага карата әйтелгән сүзләр белән һич тә килешмим. Ул бик килешле киенә, бик матур алып бара тапшыруны. Андый нахак гаеп такмасыннар иде кешегә.

БӘЙРӘМГӘ КАЙТЫГЫЗ

Мин үзем Түбән Кама шәһәрендә яшим. 30нчы июньдә Чирмешән районындагы Кызыл Чишмә авылында туган авылыбыз көне уздырыла. Без авылыбызны сагынып читтә яшәүчеләр ел да шулай җыелышабыз. Бәйрәм иртән 10да башлана. 100 кешелек табын корыла. Авылыбызны төзекләндерү буенча күп эшләнә. Юлларны, күперне төзекләндердек, зират коймаларын кордык, мәчет салдырдык, чишмәләребезне карыйбыз. Менә бу юлы да Зур чишмәне төзекләндереп, ачу тантанасы буласы.

Авыл бик матур, бай табигатьле, җиләк-гөмбәләрен җыеп бетерә торган түгел. Тик кешесе генә калмады. Күбрәк Түбән Кама якларына күченделәр. Хәзер авылыбызда даими рәвештә 9–10 гаилә генә яши инде. Җәй көне кайтучылар була, үзебез дә кайтабыз. Бәйрәмгә дә Русиянең төрле якларыннан кайталар.

Агъдәс САФИУЛЛИН

СИХЕРДӘН КУРКАБЫЗ

Оныгым җиткән кызы булган бер олы хатын белән чуалып алды. Аның кызы безнең улыбызга килен булырлык яшьтә. Хәзер теге хатын гаиләбезгә тынычлык бирми, сихер ясыйм, дип куркыта. Киленемә туктаусыз шалтыратып янап тора. Улымның артыннан калмый. Бер тынычлыгыбыз юк. Нишләргә дә белмибез. Исемемне күрсәтмәгез.

РЕДАКЦИЯДӘН: бу сорауга Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә ЯХИНА болай дип җавап бирде: «Янаулар, гаилә тынычлыгы кемдер тарафыннан бозыла, өстәвенә янаулар була икән, бар сөйләшүләрне, СМС хәбәрләрне теркәп хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сихер белән куркыту үтерү белән янау кебек авыр матдәләр буенча бәяләнми. Ләкин ниндидер чаралар күрергә кирәклегенә ишарә булып тора ала. Телефоннан шалтыратуларны үз телефон номерыгыз операторыннан соратып алып, ул ханымның телефон номерын ассызыклап күрсәтеп, шикаять гаризасына теркәргә кирәк. Ләкин шунысын истә тотыгыз, гаепләүләрегез раслау стилендә булырга тиеш түгел. Югыйсә, алар расланмаган очракта, үзегезне үк яла ягуда гаепләргә мөмкиннәр. Гаризагызны, шикләнәбез, җинаять җаваплылыгына җәлеп итү турында сорамыйбыз, ә бәлки тынычлыгыбыз өчен профилактик чаралар күрүегезне үтенәбез, дигән стильдә язу кулайрак. Гаризаны ике нөсхәдә язып, тапшырганнан соң, берсенә кул куйдыртып үзегезгә алырга киңәш итәбез. Монысы, әгәр урындагы хокук сакчылары битарафлык күрсәтсә, алга таба югарырак инстанцияләргә шикаять итү өчен кирәк булырга мөмкин. Ситуацияне күзгә күз очрашып сөйләшмәгәндә моннан тәгаенләп үк җавап биреп бетереп булмый. Бигрәк тә мондый четерекле мәсьләләрдә. Шуңа күрә юрист белән киңәшләшеп алсагыз, яхшырак булыр»

ГАЗЕТА КИЛМИ

Газета югала, яисә килми, дип зарланучылар күп. Тагын бер искәртәбез: газета килмәсә, почтага мөрәҗәгать итегез. Почтадагыларның, газета чыкмаган, килмәде, дип җаваплаулары дөрес түгел. «Безнең гәҗит» һәр атнаның чәршәмбе көнендә почтага тарала, ә «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите» айга бер тапкыр, айның беренче яртысында укучыларына барып ирешергә тиеш. Соңарса – шалтыратыгыз.

***

Узган атнада турыдан туры элемтә вакытлыча тукталып тора, дип хәбәр итсәк тә, шалтыратулар булды. Аларны исәпкә алып, тагын кисәтәбез. Укучыларыбызның сорау-мөрәҗәгатьләре кимү сәбәпле, елдагыча, сәхифәбез җәйге ялга китә. Ләкин бу безнең белән сезнең арадагы элемтәләр өзелә, дигән сүз түгел. Атна дәвамында 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтырата аласыз. Тик сишәмбе көнне мөрәҗәгать итәргә тырышсагыз, гозерегез тизрәк исәпкә алыныр, тизрәк үтәлер дә. Борчыган соравыгыз бармы, кызыклы тема тәкъдим итәсезме – шалтыратыгыз. Моннан тыш, 8-927-039-03-53 номерына атна һәм тәүлек буе чикләүләрсез смс-хәбәрләр дә кабул итәбез. Сораулар туса, сезнең белән элемтәгә үзебез чыгарбыз. Языгыз, шалтыратыгыз, аралашып яшик. Ә инде сәхифәбез үз эшен кабат көз көне башлап җибәрер. Матур көннәр, рәхәт җәйләр телибез сезгә! Исән-сау очрашканчыга кадәр!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии