Бер сыер бөтен көтүне…

Бер сыер бөтен көтүне…

Инде күптән машина йөртү таныклыгын яңартырга кирәк иде. Вакыт җитмәгәнгә генә бу эш әлегә кадәр кичектерелә килде. Үзем Кукмара районында теркәлгән булгач, ЮХИДИдан белешмә алу өчен шунда кайтырга кирәк. тикшерүе дә узасы бар. Ярты көнең шуның белән үтте дигән сүз. Ә көннең икенче яртысында Арчадагы ЮХИДИга документлар илтеп тапшырасың. Шулай дип фикер йөрттем. Эх, алай җиңел генә булса икән…

ТАБИБЛАРГА МАКТАУ СҮЗЛӘРЕ

Медицина тикшерүе регистратурадан башланды. Дөресен әйтим, элеккеге тәҗрибәмне искә алып, биредә үк мәхшәр кубасын көткән идем. Тик бу юлы, анда эшләүче кызларның яхшылыгына, мөлаемлыгына гаҗәпләнеп, бер мәлгә аптырап калдым. Элек күргән Кукмара больницасы түгел бу, мин әйтәм! Әбиләр дә бу кызларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, үзләренә карата булган яхшы мөнәсәбәтне игътибарсыз калдырмады.

Карточканы алардан алгач, кассага барып, соралган 740 сумымны түләдем. 717 сумга чек сугып, килешү кәгазенә теркәп тә куйдылар. 23 сумлык аерма турында сорап ваклану башыма да килмәде, чөнки регистратурадагы шәфкатьле караштан һаман да кәефем күтәренке иде. Соңыннан, наркологка чират торганда, бер абзый шушы ук мәсьәлә турында сүз кузгатты:

– Сеңлем, мин менә «медосмотр»га 760 сум түләгән идем, чекны нишләп 717 сум итеп кенә сугып бирделәр икән дип торам әле… Син күпме түләдең?

Бу сүздән соң кайбер кешеләрдән үзем үк кызыксынасы иттем. Кем күпме түләгән?! Бәяләр, чыннан да, төрле кешедә төрлечә булып чыкты. Укырга керергә йөрүче абитуриентлар, эштән килүчеләр турында әйтмим, ә нәкъ менә машина йөртү таныклыгы алу өчен кирәк булган медицина тикшерүе хакында әйтүем. Баш табиб та бу хәлне күрми калмас һәм әлеге мәсьәләгә игътибар итәр дип уйлыйм. Һичьюгы, шундагы тәрәзәгә медицина тикшерүе бәяләре язылган кәгазь булса да элеп куйсагыз иде.

Ике сәгать дигәндә, тулы бер армия белән, бөтен табибларны да йөреп чыктык. Армия дигәнем – минем кебек үк медицина тикшерүе узучылар һәм Арчадагы ЮХИДИга барырга җыенучылар. Барыбызның да бер табибтан, Р.Җиһаншиннан гына имза куйдырасы калды. Анысын төштән соңга билгеләдек, чөнки 11дә аның ишеге бикле иде.

Бу көнне үзем күргән табиблар турында бер зарлы сүз дә әйтә алмыйм. Отоларинголог, психиатр, наркологлар ипле, акыллы, үз һөнәренә тугры кешеләр булуы күренеп тора. Бар сорауларыма җавап биреп, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштылар. Кем ничектер, ләкин мин аларның эшеннән канәгать калдым.

Медицина тикшерүе тагын да шома гына узар иде, һәрбер кабинет каршында бер кыенлык белән очраштык. Юк, чиратлар турында әйтүем түгел. Анысын гына җиңәргә дә булыр иде…

ПОЛИЦИЯДӘ СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ?

Гөнаһ шомлыгына каршы, шул көнне безнең белән бергә полиция хезмәткәрләре дә медицина тикшерүе узды. Үзәккә үттеләр!

Флюорография кабинетына керергә торабыз. Формалы һәм автомат (!) аскан бер егет килеп чират алды. Шулай да, ул чакта мин аңа артык игътибар итмәгән идем, тик соңрак аның хезмәттәшләре белән очрашкач, бу егеткә булган хөрмәтем, ышанычым артты гына. Идеаль полиция хезмәткәре дигәндә, халык белән бергә чиратта торучы шул автоматлы егет күз алдына килә дә баса менә хәзер! Чагыштыру өчен аның хезмәттәшләрен дә телгә алыйм әле. Озак та үтмәде, шул ук кабинет каршына тагын бер формалы адәм килде һәм чират алып тормый гына сүз башлады: «Без акча түләдек, шуңа күрә чиратсыз керергә тиеш!»

– Мин дә сезнең кебек үк акча түләдем, – дидем, ачуым чыгып.

– Безнең эшкә барасы бар. Без монда чакта бөтен бандитлар урамда йөри инде, тыныч түгелдер анда. – Көлемсерәп әйтелгән бу сүзләрнең мәгънәсенә ул үзе дә бик ышанмады кебек. Шулай да, мин аның юморын элеп алдым:

– Сез монда булганда анда тынычрактыр да әле.

Чираттагылар көлешеп алды да, полиция хезмәткәрләре тынып калды. Чират буенча керделәр!

Шуңа охшаш очракка 35нче кабинет каршында тап булдым. Форма кигән яшь егет, чиратсыз гына ишекне киң ачып керде дә китте. Бөек Ватан сугышы ветераны дип белерсең!!! Иң гаҗәбе шул: ник бер кеше бер сүз әйтсен! Чираттагылар үзара гына «ык-мык» килде дә тынды! Мин исә моның артыннан ук кабинет эченә кереп бастым. Табиб икенче бер пациент белән әвәрә килә иде. Шуңа күрә икебез дә ишек төбендә басып калдык.

– Миннән соң чират алырга оныттыгыз! – дидем, теге хезмәткәрнең мәнсезлегенә басым ясап.

– Эшкә барасым бар, ашыгам.

– Мин дә эшемне калдырып кайттым, без сездән бер җиребез белән дә ким түгел.

– Мин түләдем…

– Мин дә түләдем.

– Минем Казанга китәсем бар, – диде формалы адәмчегем.

– Менә мин дә Казаннан редакциядән эшемне ташлап кайттым, чират буенча «медосмотр»үтеп бетергәч тә, бергә китәрбез.

– Болай ук кирәк түгел иде, – диде дә егеткәй кире чыкты.

Наркологка керергә торганда тагын берничәсен шул рәвешле кире борырга иде исәп, берсе талаша ук башлады һәм сүз арасында болай диде: «Без халык өчен эшлибез, безгә тизрәк эшкә барырга кирәк!»

– Сезнең халык өчен ничек эшләвегезне беләбез, бөтен телеканаллардан күрсәттеләр, – дип әйтергә мәҗбүр булдым.

Бу полиция хезмәткәрләренә күптән акылга утырырга вакыт инде юкса. Тик һаман, форма киеп, үзләрен әллә кемгә санап, халыкны санга сукмыйча, әле җитмәсә, күкрәк киереп, «Без халык өчен эшлибез», – дип сөйләнәләр. Оялыгыз әзрәк! Чиратта торган кешеләргә дә ачуым килә: нишләп соң бер сүз дә дәшмисез? Зәңгәр күлмәк киеп кенә алар сездән өстенлекле була алмый. Бигрәк тә больницада. Сез һәм без эндәшмәгәнгә шулай кылана инде алар! Чиратсыз кертергә алар бит Бөек Ватан сугышы ветераннары түгел. Үзләрен хәтта алардан да бөегрәк итеп күрсәтергә теләсәләр дә.

КАЧКЫН ТАБИБ

Төштән соң, иң соңгы имзаны алу өчен, баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин кабинеты төбенә килеп утырдык. Руслан исемле егет инде өченче көн аның ишек төбен таптавын, һич кенә дә таба алмавын әйтте. «Казаннан эшемне ташлап кайткан идем, бүген килмәсә, иртәгә иртән килеп карыйм да аннары китәрмен инде, болай да бөтен атнам диярлек монда узды», – диде ул. Сәгать 3кә кадәр көтеп утырдык. Табиблар аның ниндидер конференциягә китүен хәбәр итте. Шулай да кайтырга тиеш икән… Көтү сәгатьләре текелдәвен дәвам итте.

Бер апа әнисен шушы табибка УЗИга бер ай элек үк яздырган булган.

– Нократ Аланына барыр идек, анда түләүле булгач, пациентларны кочаклап кына алмыйлар инде… Тик мондагы табиблар Кукмарада төшкән УЗИны таләп итә. Биредә дә түләүле ул, ләкин менә шулай ярты көн көтеп утырып та, буш кайтып китәргә мәҗбүрбез, – дип зарланып алды.

Инде сәгать 4 тулганда гына баш табиб янына кереп чыгарга булдым, бу нинди хәл, янәсе. Тик ул да урынында юк иде. Кабул итү бүлмәсендә утыручы кызлар икенче урынбасар янына кереп карарга киңәш итте. Анысының исә медицина тикшерүенә имза кую хокукы юк икән.

Сәламәтлек саклау министрлыгына шикаять язачакмын дигәч тә, урынбасар тиешле хатын-кыз, пошмас, тыныч тавыш белән: «Языгыз!» – дип кенә җавап бирде. Күңел өчен генә булса да, алдындагы кәгазеннән бүленеп, бер күтәрелеп тә карамады бит, ичмасам. Зарыма ул шулкадәр битараф иде ки, хәтта үзе үк Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләми микән дигән шик туды. Үз-үзен тотышына караганда, ул министрдан да кимрәк вазифа биләргә тиеш түгел кебек.

Кыскасы, ул көнне без зарланып та, берни хәл итә алмадык. «Армия әгъзалары» белән икенче көнне иртәнге 7дә шушы ук кабинет каршында очрашырга сүз куешып таралыштык.

Очраштык та. 7 тулып берничә минут узгач, зарыгып көткән табибыбыз үз урынында пәйда булды. «Сезне монда кайберәүләр өчәр көн көтә икән», – дигән сүземә табиб үзе үк «очып кунды». «Мин гел эш урынында, үзегез эштән качып, эш калдырып больницада йөрисездер», – дип кенә кычкырды. Гафу үтенәсе урында менә шундый спектакль!

Актык мөһерләрне суктыру өчен иртәнге 8 тулганын гына көтәргә калды. Шуннан соң туп-туры ЮХИДИга юл тоттык. Берзаман, 9нчы яртыда Руслан шалтырата бит. Икенче көнне кем дә булса алданрак килсә дип, телефон номерларына кадәр алышкан идек. «Нишләп сез килмисез соң, мин монда чиратта торам, сезгә дә чират алдым», – ди. Табиб тагын эш урынын ташлап юкка чыккан икән. «Без имзаны куйдырдык, төш тирәсендә кереп чыкмасмы, саклап тор инде», – диюдән артыгын уйлап чыгара алмадым.

17 июньдә Медицина хезмәткәрләре көне иде. Соң булса да, үз эшенең кадерен һәм бәрәкәтен белүче медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Рашат Җиһаншин кебек бар коллектив данына тап төшерүчеләр азрак булсын иде дигән теләктә калам.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.


Бер сыер бөтен көтүне... , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии