Татар теле менә кайчан кирәк икән

Сүземне ерактан башлыйм әле. Мин армия хезмәтенең 2-3нче елларын Украинада хезмәт иттем. Сержантлар мәктәбен тәмамлаганнан соң җибәрделәр безне монда. 1963нче елның август айлары булгандыр. Сентябрьдә яшь солдатлар килеп, хәрби ант кабул иткәч, безне – унбишләп солдатны, Казахстанга җибәрделәр. Безнең часть Казахстанда өйрәнүдә иде. Украинда ике ел хезмәт итү дәверендә Казахстанга ике тапкыр барырга туры килде. Беренче тапкыр Актүбә өлкәсендә булдык. Яшәү шартлары бик яхшы түгел иде, җирне казып ясалган караңгы һәм салкын землянкаларда яшәдек. Йоклый торган урыныбыз өчәр катлы агач сәндерәләр. Төнлә өйрәнчек тревога булып, аңышмый гына сикереп торыйм, дисәң, башыңны түшәм тактасына китереп бәрүең дә бар. Сержант булгач, мин үзем беренче катта гына йокладым. Ашханә бер палаткага гына корылган, җилләр уйнап тора. Безнең частьтән 15 километр чамасы ераклыкта Газовик дигән бер бистә бар иде. Безгә аш-суны да, башка кирәк-яракларны да шуннан ташыдылар. Берсендә шулай унлап солдатны чаңгыларга бастырып, яңа яуган ап-ак кар өстеннән сарык фермасына эшкә алып киттеләр. Сарык абзарын чистартасы икән. Җиңел эш түгел, сарык тиресен носилкаларга төяп, түгәбез. Өйлә җиткәч, шушы ферманың терлекчеләр өендә яшәүче бер гаилә безне көндезге ашка чакырды. Өйләренә кергән идек, шаккаттык – өстәл дә, урындык та юк. Идән уртасына бер җәймә җәйгәннәр дә, уртага зур гына бер табак белән ит пешереп куйганнар. Шулпасы да, бәрәңгесе дә юк. Без, түгәрәкләнеп утырып, теге итне сыпырта башладык. Аны үзләре «бишбармак» дип атыйлар икән. Ите бик тәмле, йомшак үзе, ләкин тозы аз. Ипине дә телемләп кенә бирделәр. Хохол малайлары хуҗабикәдән: «Дайте соль», – дип сорап-сорап карыйлар, әмма тегеләре аңламый. Минем ишеткәнем бар иде, татар теле казах теленә охшаш, дип. Татарчалап, теге хатыннан тоз сорадым. Ул көлемсерәде дә, тиз генә тоз алып килеп бирде. Тоз да булгач, ул бер табак итне бик шәпләп сыпырттык. Бик тәмле булды.

Менә бит ул, дөнья булгач, үзебезне татар телебез дә бик тә кирәк булган вакытлар була.

Мурат ХИСМӘТОВ,
Кукмара шәһәре

Комментарии