- 26.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
13нче май. Җомга иртәсе үзе белән салкын җил алып килде. Инде көнебез кояшсыз булыр дип үпкәләп, йокыдан ачылып бетмәгән күзләрне уа-уа, гел яшьләр белән генә шыплап тулган автобуска кереп утырдым. Кая киттең дисезме? Нурлат ягына. Казанда үткәрелүче «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе турында язган идек. Менә шул акция быел инде икенче мәртәбә Нурлатта да уза икән. Гадәттәгечә, бу чара башкаланыкыннан соңрак була. «Азатлык» татар яшьләре берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы аның оештыручылары санала. Нурлатта үтүче программаның төп оештыручысы һәм әйдәп баручысы – Наил Нәбиуллин. Ул инде күптәннән «Азатлык» берлеген җитәкли.
– Нурлатта шушындый чара уздыру кирәклеген үзем белгерттем. Чөнки ул минем туган ягым. Анда да руслашуның көчле булуын сизәм. Шул рус теленең канаты астына инде йөзләгән кеше «сыенды». Беренче чиратта, шушы процессны бер баскычка булса да түбәнәйтергә иде ниятем. Нурлатта бу идеяне хуплап каршы алдылар, былтыр ул бик күңелле узды. Акцияне уздыруда бернинди дә каршылыклар булмады, – дип сөйләде Наил.
Юл бик күңелле узды. Нурлат яшьләре алдында чыгыш ясар өчен, минем белән бергә «Idel coast», «Либертас», «Иттифак» төркемнәре, Илүсә Кәримова, Исмаил, «Кыстыбый» көлке дуэты, яшь язучылар Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев һәм башкалар барды. Баштарак, бер-беребезгә карап, тыныч кына, оялып утырган идек. Татарстан чикләренә якынлаша башлагач, Исмаил үзенең гитарасын алып, «Яшә татар!» дигән җыры белән барыбызны да кузгатып җибәрде. Аннан соң «Кыстыбый»лар да бер-ике көлдергеч сөйләде. Соңыннан каяндыр утыргыч астыннан килеп чыккан гармунга кушылып, «Күбәләгем»не җырладык. Шушы вакытта сокландым да инде мин татарның нинди көчкә, нинди мөмкинлекләргә ия булуына. Нәтиҗәдә, тиешле урынга килеп җиткәндә, без бер зур тату гаиләгә әверелдек.
Нурлатта күкләр аязды. Иртән болытлар арасында качып йөргән кояш үзенең көләч нурларын безгә юнәлткән иде. Шушындый ук көләч йөзләр белән нурлатлылар да безне каршы алды. Шул уңайдан аларга зур рәхмәтемне белдерәсе килә. Нурлаттагы «МТС» акциясе Казандагы кебек, урамда түгел, ә мәдәният йортында концерт буларак үткәрелә. Бу аның аермалы ягы. Ә залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Гаҗәпләндергәне шул, тамашачылар –13 – 16 яшьлек үсмерләр. Моның да үз сере бар. Баксаң, оештыручылар инде ике ел рәттән программаны балалар өчен генә дип махсус әзерлиләр икән.
– 10-11 сыйныф балаларына бу концертны күрсәтүнең мәгънәсен мин күрмим. Безнең төп максатыбыз нинди? Халыкны, аеруча яшьләрне чиста татар телендә аралашуга тарту. Минемчә, 4-7 сыйныф укучыларына милли тәрбияне кертү күпкә җиңелрәк. Алар әле яшь, дөньяның бар якларын да күрмәгән дияргә, була. Шуның өчен, яңаны зур теләк белән кабул итәләр. Олырак сыйныф балалары инде бу дөньяда үз карашларын булдырган һәм ул карашларны бүген үзгәртү бик авыр, – дип белдерде миңа Наил.
Быел үткәрелгән «МТС» акциясенең яңалыгы шунда ки, ул филармониядә була торган концертлардан бер дә ким түгел иде. Былтыр, мәсәлән, Нурлатта нибары 3 альтернатив группа гына чыгыш ясаса, бу юлы алар күбрәк иде. Шунлыктан вакыт буенча да чара 3 сәгатькә сузылды. Тамашачылар җырчыларны бик яратып тыңлады. Соңыннан, концерт тәмамлангач, һәрберсе белән диярлек танышып, фотога төшеп чыктылар. Акциядә иң алдынгы яшьләрнең катнашуы, аларның патриотик җырлар җырлавы, шигырьләр сөйләве дә милли тәрбия өйрәтүгә зур этәргеч булды.
Соңыннан, автобуста кайтканда Наил янына утырып, аның киләчәк максатлары турында сораштым.
– Алга таба үз Нурлатымда эшчәнлегемне киңәйтергә телим. Былтыр, мәсәлән, шушы акция үткәрелгәннән соң, монда минем аерым бер яшьләр төркеме барлыкка килде. Алар миңа быел бик булышты. Алга таба да эшләр яхшы барса, бәлки, җәй айларында татарча дискотекалар да оештырып булыр. Алар элек әби-бабаларыбызның кичке уеннарын хәтерләтәчәк, дип уйлыйм. Быелгы акцияне булдыруда бик зур эшне минем урынбасарым Альбина башкарды. Аны уздыруга бөтен җанын-тәнен бирде. Аңа бик рәхмәтлемен. Киләчәктә ул да үз районында шушындый чараны үткәрергә тели. Гомумән әйткәндә, бу акцияне башка төбәкләрдә дә үткәрергә була. Иң мөһиме, хезмәттәшлек һәм яшьләрнең инициативасы кирәк. Гади генә мисал. Казанда үткәрелгән «МТС»та чыгыш ясаган җырчылар бушлай да җырлый алалар. Ә аларны инде төрле ерак җирләргә чакыру зур чыгымнар таләп итәчәк. «Мин татарча сөйләшәм!» дигән наклейкалар өчен генә дә күпме акча кирәк. Мондый очракта хезмәттәшлек булмаса, бернинди эш тә килеп чыкмаячак, – диде Наил.
Нурлатта узган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең җимешләре озак көттермәде. Кайтып җиткәннең кичендә үк Наилнең «Vkontakte.ru» сайтында 6 кеше дус булырга дип хат җибәргән иде. Шушында урнашкан «Фикер» төркеме дә икенче көнне 50 кешегә кинәт кенә артып китте. Аларның барысы да Нурлаттан иде. Балалар концертны ошатып калганнар. Димәк, нәтиҗә бар. Ә бу безнең эшебездә иң мөһиме.
Динар ВӘЛИЕВ,
КФУ студенты.

Комментарии