Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИГӘ УЛ СӘХНӘГӘ МЕНМӘДЕ?

Күптән түгел генә яраткан артисткабыз Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе булды. Без аны, берничә кеше, телевизор алдында җыелышып карадык. Гомумән, бөтен татар халкының яраткан артисткасы инде ул: пөхтәлеге дисеңме, сөйләм теленең ягымлылыгымы, үз рольләрен халыкчан итеп башкара белү дисеңме – санап китсәң, күп инде алар. Юбилеенда да котлауларның иге-чиге булмады. Акыллы, эшчән улы Фәритнең, ут күк җитез, әбисен өзелеп яратучы оныгы Йосыфның әбиләрен-әниләрен котлаганда күз яшьләребезне тыеп тора алмадык. Тик бер нәрсәгә бик аптырадык, әле алай гына түгел – йөрәкләребез авыртты хәтта: бу тамашаны бердәнбер киленнәре, Камал театры артисткасы Люция ханым гына халык арасына посып карап торды. Ни өчен ул шундый хөрмәткә лаеклы ул үстергән, үзе дә хөрмәт иясе булган ана янына килеп, аны тәбрикләмәде икән? Дөресен генә әйткәндә, безнең Люциягә бик нык хәтеребез калды.

Казаннан Фәрдия

ДУҢГЫЗ МӨСЕЛМАННАРГА ХӘРАМ

Матбугат чараларыннан билгеле булганча, күптән түгел Казан шәһәрендә татар эшмәкәрләренең бөтенрусия җыены булды Татарстан дуңгыз үрчетми булдыра аламы?«, «Безнең гәҗит», №15, 13нче апрель, 2016). Кунаклар алдында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җөмһүриятебездә дуңгыз үрчетү өлкәсендәге уңышлары белән мактанды. Чит төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр «Татарстан – безнең тарихи ватаныбыз. Ата-анабыз хәрамнан читтә торырга өйрәтте. Дуңгыз үрчетү безнең өчен хәрам,» – дип чыгыш ясадылар. Ислам дине көчле булган Төньяк Кавказ республикаларында бер генә дуңгыз үрчетү комплексы да юк икән. Республиканың Апас районы аеруча игътибарга лаек. Районда бер генә дуңгыз үрчетү комплексы да калмады. Туган авылым, Иске Әнәле янында 8 мең баш дуңгызга исәпләнгән махсус комплекс бар иде. Хәзер ул юк, бетерелде. Район хакимияте башлыгы Рәшит Заһидуллинга халык рәхмәт кенә әйтә. Республикабызның башка районнарында яшәүче авыл халкы мондый күренешкә каршы булса да, җөмһүрият җитәкчеләре дуңгыз үрчетү комплексларын татар, мөселман авылларында төзүне һаман хуплый бирәләр. Нигә соң аларны христиан динендә булган авылларда төземәскә? Мөселман, татар кешеләрен мыскыл итү була түгелме соң бу?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

САЛЫМНАРНЫ КАЙТАРАСЫМ КИЛӘ

Улым Азат армиядән чирләп кайткан иде. 3 ай ярыйсы гына хезмәт итте дә Самарада, аннан соң чирләде. 6 ай Мәскәүдә Бурденко госпиталендә ятты, шуннан бөтенләйгә кайтарганнар. Организмы тромбоцитлар ясый алмый, шунлыктан ай саен больницаларда ятып, кан салдылар ( апластическая анемия дигән чир). Дәваланырга дип 2014нче ел көзендә Петербургка хәтле барып җиттек, анда кыйммәтле анализлар биреп тикшерендек, безгә бик кыйммәтле дарулар алырга куштылар. Рәхмәт, монда Чулпан Хаматованың «Подари жизнь» фонды да ярдәм итте, үзебез дә алдык. Махсус препарат 103 мең сум тора, аның кабында 28 данә исәпләнә. Шуны көнгә өчне эчәргә кирәк иде. Без инде мәгълүмат чаралары аша халыктан хәйран гына акча җыйдык, аякка катлауланулар китмәсен дип золедрон кислотасы да алдык – анысы 12,5 мең сум тирәсе тора. Шулай итеп, без бу даруларны алдык, суммасы хәйран җыелды. Һәм даруханәдә миңа боларның 13 процентын салым инспекциясеннән кайтарырга киңәш иттеләр. Даруларны малай кулланганга күрә, ул салымны улыма гына кайтара алалар. Әмма ул икенче группада инвалид, эшли алмый. Үзем шуларны кайтармакчы булып йөрдем, миңа бирмәделәр (пенсиядә булсам да, эшлим). Шуннан соң мин узган елның августында улымны үзебезнең «Ярыш» колхозына сак хезмәтенә урнаштырдым. Шуның 2-НДФЛ кәгазе белән барган идек, бездән 2014нче елгысын сорадылар, ә ул елны улым, әйткәнемчә, эшләмәде. Бу 13 процентны берничек тә кайтарып булмыймы икән инде? Ни өчен узган ел алган даруларга 2014нче елның 2-НДФЛ кәгазьләрен сорыйлар? Кредитларыбыз да бар бит, бераз җиңелрәк булыр иде. Ә даруларның файдасы сизелә-сизелүен, анализлар яхшырды.

Гөлсәрия ЗЫЯТДИНОВА,

Әлмәт районы, Тайсуган авылы

Гөлсәрия ханымның соравына аңлатманы Татарстан буенча Федераль салым хезмәтенең Әлмәттәге 16нчы районара инспекциядән алдык:

– Беренчедән, әлеге даруларның Русия хөкүмәте раслаган махсус исемлеккә керүе зарур. Икенчедән, табибтан Азат Зыятдинов исеменә язылган 107/у формасы буенча рецепт кәгазе булырга тиеш. Өченчедән, даруханә чекларын күрсәтәсе, – ди 4нче камераль тикшерүләр бүлегенең өлкән салым инспекторы Алсу ХӨСНУЛЛИНА. – Әгәр дә дәваланучы балигъ яшькә җиткән икән, әти-әнисе аның өчен салымны кайтара алмый. Дарулар кайсы елны алынган булса, безгә шул елның 2-НДФЛ белешмәсен китерергә кирәк. Ягъни, әлеге ханымның улы 2015нче елны дәвалануга тоткан чыгымнарның 13 процентын кайтару өчен декларация бирә ала. Барлык документлар да тәртиптә булса, әлбәттә. Мәсьәләне җентекләп карар өчен Зыятдиновларга безгә кабат мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм,

«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗАМАНА»

Җиңү бәйрәме якынлаша. Казан шәһәре хакимияте 9нчы Майда бәйрәмгә багышланган чаралар булачагын хәбәр итте. Шикләнмибез, анысы һәр елдагыча быел да булыр. Тик ул татар башкаласы булган Казанда тагын татар рухында узмас. Анда татар моңына, татар җырына, татар сүзенә урын булмас. Булса да, «Исәнмесез!», «Хәерле көн!» генә булыр. Ә бит Сталин катнашында узган 1945нче елгы Җиңү парадында, хәтта Мәскәү шәһәрендә дә, Салих Сәйдәшевның «Совет армиясе маршы» яңгырады. Менә шундый көнгә калдык, кызганыч.

Хафиз ЗӘЙДУЛЛИН,

Нурлат районы

6 ТАПКЫР СУ БАСТЫ

Минем фатирны өченче каттагы күршеләр яз бер, көз бер су бастыралар. Ике мәртәбә, зыян зур булгач, ЖЭУдан комиссия чакырып, акт төзеттем, әлбәттә. 4 ел яшәү дәверендә 6 тапкыр кабатланды бу хәл. Соңгысы 17нче апрельдә булды. Кичә кухняда, онытылып, ут кабызган идем, «замыкать» итте, бөтен фатирда ут сүнде. Миңа 77 яшь, икенче группа инвалид. Полициягә мөрәҗәгать итәргә уйладым: «09» хезмәтеннән телефоннарын белмәкче идем, бер минуты 24 сум диделәр сотовыйдан, ә өйдәге телефоннан 11 сум. Алар биргән телефоннан җавап бирүче булмады. Миңа полиция көнендә кирәк бит! Җыештырып бетергәч, алар килүнең мәгънәсе калмый. Кабул итү көннәрен дә көтеп булмый. Безнең халыкның да «Янгыннан соң насос кирәкми» дигән мәкале бар бит. Су бастырган саен «Соңгысы булсын!» – дип өметләнәм инде мин. Кухнядагы тарттырылган түшәмнән суны ике тапкыр суырттырдым, бригадага, килгән саен, 1500 сум түлисе. Ул түшәм алтын бәясенә төште инде хәзер. Себер тракты, 15/2 йортында торам. Миңа нишләргә?

Кадрия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Кадрия ханым яши торган йорт «Сервис-Гарант» идарәче компаниясенә карый. Оешманың диспетчеры Гөлшат НАСРЕТДИНОВА аңлатканча, андый очракта күршеләрен батыра торган фатирда ишекне ачмыйлар икән, аларның бригадасы бары тик стояк торбасын гына яба ала. «Аннан соң, еш кына кайдан су акканы да тәгаен мәгълүм түгел бит. Ә инде ЖЭУдан акт төзетеп, укучыгыз дөрес эшләгән. Әлеге проблеманы контрольгә алу кирәклеген безнең идарәче компаниянең инженерына җиткерәчәкмен», – дип вәгъдә итте Гөлшат Насретдинова.

«ТИЕНЛӘП ҖЫЙГАННЫ ЮГАЛТАСЫМ КИЛМИ»

«Саклык банкы»нда 1991нче елда «янган» акчаларны кайтару турында сорыйм. 1945нче елда һәм аннан иртәрәк туганнарга бирелә инде ул, 7-8 ел үзгәрми шул тәртип, ә менә бераз яшьрәкләр өчен кайчан булыр? Үзем 1948дә тудым. Биш бала үстердем, зур кыенлык белән, тиенләп җыелган акчалар инде алар минем, югалтасым килми. Кассирлар әйтә алмый.

Фәүзия ГАРИФУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Мондый гозерне укучыларыбыздан еш ишетергә туры килә. Русия «Саклык банкы» сайтында язылганча, компенсация 1991нче елның 20нче июненә хәтле ачылган кертемнәргә кагыла. Аларның шул көннән алып, 1991нче елның 31нче декабренә хәтле ябылмавы, вкладчыларның моңарчы компенсацияне тулысынча алмаулары да шарт. Компенсация Русия гражданнары булып исәпләнгән һәм шул елга хәтле туган барлык вкладчыларны да колачлый. Дөрес, туган елга карап, түләү коэффициенты аерыла. 1945нче ел һәм аңа кадәр туучыларга өчләтә компенсация бирсәләр, яшьрәкләргә – икеләтә күләмдә генә. Һәм әлеге суммадан үткән елларда бирелгән компенсация чигерелә.

Мисал өчен, быел 71 яшен тутырган вкладчыны һәм аның 68 яшьлек энесен алыйк. Икесе дә 1991нче елның 20нче июненә үзләренең «саклык кенәгәләренә» бишәр мең сум акча җыйган булган (ул заманда «Жигули» бәясе). Һәм хәзер абый кеше өчләтә сумма, ягъни 15000 сум кайтара ала, ә энесе 10000 сумны.

Бу акчаларга вкладчыларның варислары да дәгъва итә ала. Компенсация алыр өчен «Саклык банкы»ның теләсә нинди бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАДАН СОРЫЙМ

«Кайнар нокта»да, Дагыстанда хезмәт итеп кайткан улым Нияз Вәлиев дәүләттән нинди акчалар алырга дәгъва итә ала, дип сезгә бер шалтыраткан идем инде. (Алло, «Безнең гәҗит»ме, №15, 13нче апрель, 2016) Тик Апас районы социаль яклау бүлеге вәкиле биргән җавап мине канәгатьләндермәде. Хәрби комиссариаттан ишетәсебез килә. Барган идек, башка җиргә мөрәҗәгать итәргә кушалар, бездән инде туеп беткәннәрдер алар.

Сәфәрия ВӘЛИЕВА,

Апас районы, Кече Болгаер авылы

Республика Хәрби комиссариатының Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлек белгече Зөлфирә ӘМИРОВА җавабын җиткерәбез:

– Әгәр дә Нияз Вәлиевның кулында «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы» таныклыгы булса, ул Пенсия фонды аша ай саен пособие алырга хаклы. Таныклыкны, хезмәт иткән гаскәрләрнең төренә карап, йә Саклану министрлыгы, йә Эчке эшләр министрлыгы бирә. Безгә килсеннәр, аңлатырбыз.

Әлеге сүзләрне Русия пенсия фондының Апас районындагы бүлегендә дә расладылар.

– Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга айлык ачалата түләү бирелә. 1нче февральдән аның күләме 1439 сум 47 тиен. Моның өчен кеше Пенсия фондына килеп, махсус таныклыгын күрсәтергә тиеш. – ди пенсияләрне билгеләү бүлегенең төркем җитәкчесе Алсу ХӘСӘНОВА. – Аларга шулай ук «социаль пакет» та каралган – даруларга, санаторий-курортлы дәвалауга, шәһәр яны тимер юл транспортына. Кеше аны натуралата яисә акчалата алырга хаклы.

АТЛАР КОЕНЫРЛЫК КҮЛ ИДЕ…

Соңгы вакытта республикада чишмәләрне, күлләрне, гомумән, сулыкларны чистарту эше бара. Минем элек яшәгән Әлки районы, Иске Әнҗерә авылында бу юнәлештә нәрсә эшләнде икән? Һәм нәрсә планлаштырыла? Ул авылда амбарлар янында бер матур гына күл бар, хәтта атлар коендырырлык иде, тик ул күмелү ягында инде хәзер. Ә чишмәләр чистартылу турында бер дә ишеткәнем юк. Ул биләмәләр Борискино дигән чуаш авылы үзидарәсенә карый.

Илһам ХАТЫЙПОВ,

Яшел Үзән районы,

Осиново бистәсе

– Моннан берничә ел элек, корылык чорында, без ул күлне бульдозер белән яхшылап тирәнәйттек, – ди Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина САМАРИНА. – Әлеге сулыкның төп проблемасы – ул «Кызыл Шәрыкъ» ширкәтенә караган кардаларга терәлеп диярлек урнашкан. Һәм яз айларында күлгә пычрак су күп агып төшә. Чишмәгә килгәндә, аны чистарту җәйгә планлаштырылган. Хәзер аның янына килеп булмый әле, чөнки ул сазлыклырак урын.

КИЕК КАЗЛАРНЫ АТМАСЫННАР!

Бу кыр казларын атуны кайчан туктаталар икән, дип күңел сыкрый. Мескеннәр йә монда, йә тегендә очып тик йөриләр, бичаракайлар. Хак Тәгаләдән дә, гөнаһтан да курыкмыйлар хәзер. Кайлардандыр ерактан очып киләләр, мескеннәр, балалар чыгарырга, үстерергә дип, ә шуларны кыраклаталар. Ел саен шул хәл.

Фәния ГАБДРАХМАНОВА,

Арча

Бу атнада укучыларыбыз менә шундый сораулар һәм фикерләр җиткерде. Исегезгә төшерәбез, чираттагы аралашу 4нче майда чәршәмбе көнне 10-13 сәгать аралыгында. Редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Укучылар белән бу юлы Мансур ХАФИЗОВ аралашты

Комментарии