- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Саба аграр көллиятенең I курс студенты, спорт мастеры, чаңгычы Рушан Миңнеголовның Ванкуверда узган X кышкы параолимпия уеннарында катнашуы районыбыз өчен истә калырлык вакыйга булды.
Мәгълүм булганча, 16 яшендә спорт мастеры нормасын үтәгән чаңгычы 17 яшьлек Рушан параолимпиадага Татарстаннан биатлон һәм эстафета буенча дөнья чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Ирина Полякова белән барды. Алар чыгышын кызыксыну белән телевидениедән карадык.
Рушан – бик тыйнак егет. Бәхетсезлеккә юлыгып, 2005 елда уң кулының бармакларын өздерә. Татарстан җыелма командасы чаңгычысы, спорт мастеры нормасын үтәгән абыйсы Руслан, көчле рухлы, уллары өчен җанын да кызганмый торган әтисе Рөстәм, йомшак теле белән иркәли торган әнисе Римма Рушанга төшенкелеккә бирелергә вакыт калдырмыйлар. Әтисе чаңгы таягын улының бармаксыз кулы өчен уңайлаштырып бирә. Рушан абыйсы үрнәгендә чаңгы ярышларында катнаша башлый. Буш вакытларында абыйлы-энеле кыш көне чаңгыда, җәйге айларда роллерда йөриләр. Рушанга беренче җиңү 2007 елда килә: Алабуга шәһәрендә сәламәт спортчылар арасында Татарстан беренчелегенә үткәрелгән чемпионатта III урынга чыга. Аннары шул ук елны Сыктывкар шәһәрендә Русия беренчелеге өчен үткәрелгән чемпионатта катнашып, I разрядлы чаңгычы нормасын үти һәм I дәрәҗә Дипломга лаек була.
Шушы чемпионаттан соң Рушан профессиональ спортка кереп китә. 2009 елда Сыктывкар шәһәрендә үткәрелгән Русия чемпионатында катнашып, беренче урынны яулый һәм Русия җыелма командасы составына кертелә. Өйләрендәге алтынсу кубоклар, дистәләгән грамоталар, дипломнар бу йортта спортчылар яшәве турында сөйли. Рушанга әле 17 генә яшь булса да, инде Русиянең җыелма командасы белән Эстония, Финляндия, Норвегия, Германия кебек илләрдә булырга өлгергән.
Әңгәмәгә әтисе белән әнисе дә кушылды.
– Безнең телевизорда һәрвакыт спорт каналы тора. Малайларны озатуга, ярыш барышын күзәтә башлыйбыз, – ди алар.
Әңгәмәдән аңлашылганча, Миңнеголовлар улларын физик яктан көчле рухлы гына түгел, күркәм әхлаклы итеп тәрбияләүгә дә зур игътибар биргән. Рушан үзенә мәрхәмәтле кешеләргә бик рәхмәтле. Аеруча Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов аның күңелендә тирән эз калдырган.
– Былтыр ук биатлон ярышлары өчен мылтык бүләк итте. Ванкуверга китәр алдыннан, үзе өйгә килеп, бүләкләр тапшырып, иң җылы сүзләрен әйтеп, озатып җибәрде. Уңышларым белән һәрвакыт кызыксынып тора. Матур итеп каршы алдылар. Зур спортта нинди генә уңышларга ирешсәм дә, Рәис Нургалиевич белән әтием – минем остазларым булып калачак. Шәхси тренерым – әтиемнең Казанда яшәүче бертуган абыйсы Радик Миңнеголов. Әмма ул һәрдаим янымда түгел. Ә күнегүләр көн саен кирәк. Чаңгыда һәм роллерда шөгыльләнү өчен Миңгәргә әти йөртә. Биатлон мишене җайланмасын да тимердән ул ясады. Аны хәзер безнең мәшәкатьләр белән генә яши дисәк тә була, – ди Рушан.
– Ата-ана өчен баласының үз күңеленә хуш килә торган шөгыль табуы, шуның белән мавыгып, уңышларга ирешүен күрүдән дә олы шатлык юк. Улларыбыз ярышлардан өйгә кубоклар күтәреп кайтып кергән вакытларда йортыбыз бәхет нуры белән тула. Римма белән минем ул минутта кичергән халәтебезне, дөньяның бернинди байлыкларына да алыштырып булмый, – ди Рөстәм Миңнеголов, уллары белән ихлас горурланып.
Җәмгыять өчен көчле рухлы, әдәпле-әхлаклы, дөньяга ачык күз белән карый торган максатчан балалар тәрбияләү – үзе олы бәхет.
Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.
Саба районы.
Комментарии