«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БЕЗНЕҢ АТЛАР ҖИГЕЛГӘН ИНДЕ!

Без үскәндә авылда кеше күп, өй саен әбиләр иде. Кайберләре бала-чаганы үзләренә кунарга да чакыра. Мине гел Миңзифаттәй чакыра иде. Берсендә бер кызыклы тарих сөйләде. Колхоз рәисе булып эшләүче бер абзый докладын сөйләгән дә: «Хөрмәтле колхозчылар, мин эштән китәм инде, 70кә җитеп киләм бит», – дигән. Колхозчылар «җибәрмибез!» дип шаулаша башлаган. Шуннан бу рәис: «Безнең атлар җигүле инде, китәм, ахирәткә дә әзерләнергә кирәк, тормышта хаталар да күп булды», – дигән. Колхоз рәисе булса да, бик намуслы, иманлы кеше булган ул. «Атлар җигүле» диюе ахирәткә китәргә дә күп калмады диюе булган инде. Ә хәзерге җитәкчеләр «атлары күптән җигүле булса да», яшьләре 80нән узса да, кәнәфиләрен калдырып китә алмый тилмерә…

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

КИЕМ – МИЛЛӘТНЕҢ БИЛГЕСЕ УЛ

Тел дибез, гореф-гадәт дибез, ә бит безнең милли киемгә дә игътибар җитеп бетми. Концертларга килгән тамашачы да, сәхнәгә чыгып җырлаучы артистлар да – джинс чалбардан. «Башваткыч», «Җырлыйк әле» кебек тапшыруларда да милли киемнәр бик сирәк. Бу битарафлыкмы, әллә сукырлыкмы? Газета-журнал битләрендәге рәсемнәрдә, телевидение экраннарында милли киемле кешеләр күбрәк булса, башкаларга үрнәк булыр иде бит…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КӨНБАГЫШНЫҢ НИНДИ ЗЫЯНЫ БАР?

Күршем белән ике арада тимер челтәр корылган, шуннан бер 40 см чамасы китеп, үз бакчамда көнбагыш утыртам. Кыярлар үрмәләп үссен, дип, сирәк кенә итеп чәчәм мин аны. Ләкин күршем: «Синең шул көнбагышың аркасында бакчамда бернәрсә үсми», – дип каныга. Мин аны бөтен бакчама утыртмыйм бит. Миндә бөтен нәрсә дә үсә, ничек шулай күрше бакчасына гына зыяны тия икән соң? Көнбагышның туфракка нинди зыяны бар? Шуны танылган бакчачы Фарсель Зыятдиновтан сораштырып яза алмассызмы икән?

Исемем редакция өчен генә,

Буа районы

Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновка шалтыраттык. «Көнбагыш туфракны ярлыландыра, андагы минераль матдәләрне күпләп үзенә ала. Шуңа күрә туфракка ашлама кертергә киңәш ителә. Ләкин көнбагыш ул минераль матдәләрне күрше бакчасындагы туфрактан түгел, үзе үсеп утырган урындагы туфрактан ала бит», – дип җавап бирде ул.

СТРАТЕГИЯГӘ ТӘКЪДИМЕМ БАР!

Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәремне юллыйсым килә. Нинди адреска җибәрергә икән?

Камил ХӘСӘНОВ,

Балык Бистәсе районы

Хатларны Бөтендөнья татар конгрессына юлларга кирәк. Адресы: 420060, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 (конверт тышына «Татар конгрессына» дип куярга онытмагыз, стратегиягә тәкъдимнәр икәнен күрсәтсәгез дә әйбәт булыр). Тәкъдимнәрне интернет аша җибәрергә дә була. Электрон почта: tatar-congress@mail.ru. Конгрессның кабул итү бүлмәсе телефоны: +7 (843) 236-59-16.

КАМЕРАЛАР КУЕЛДЫМЫ?

Яңа бистәдәге татар зиратына видеокамералар куелдымы икән? Аллаһ сакласын, тагын каберләрне җимереп китсәләр…

Фәрит ГАЛИЕВ,

Биектау районы

Зиратның интернетта күрсәтелгән телефон номерына шалтыраттык. «Әлегә камера куймадылар, ләкин куярга җыеналар иде», – дип җавап бирделәр. Белешмә өчен: вандаллар Яңа бистәдәге татар зиратын 2016нчы елның 8нче сентябрендә җимергән иде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии