Атта да, тәртәдә дә

Атта да, тәртәдә дә

Ир какканы мир кага” язмасы авторы (“БГ”, 2 март, 2011ел) белән тулысынча килешәм. Шуны куәтләп әйтәсем килә: быелгы кыш салкын карлары белән тарихка керерлек булды. ТКХ хезмәткәрләренә күпме генә ризасызлык белдерсәк тә, бернинди техника да җиңәрлек булмады бит Аллаһы Тәгалә биргән хәзинәне. Табигать китергән авырлыклар өчен беркемне дә гаепләү кирәк булмагандыр, мөгаен. Авторга карата минем фикерем мондый. Сез бик дөрес фикерле, үткен туры сүзле, дөреслек өчен көрәшергә сәләтле кеше булырга охшыйсыз. Ләкин сездә үз-үзегезгә ышану көче җитми. Шундый зур тиражлы “Безнең гәҗит”кә мөрәҗәгать итәрлек, аның авторларын тәнкыйтьләрлек көч тапкансыз икән, күзгә-күз сөйләшүдән качарга кирәкми иде. Дөреслек таш яра, диләр. Үз сүзеңне халыкка җиткерергә уйлагач, үз исемеңне яшерү аңлашылмый. Бу дөнья халык фикеренә бик мохтаҗ.

Шуны истән чыгармыйк: ирек һәм дөреслек яулар өчен безнең гап-гади артистларыбыз, журналистларыбыз, язучыларыбыз 1990 елларда Ирек мәйданына чыгып, ачлык игълан итеп, аяусыз көрәш алып барды. Алар йөзләрен халыктан яшермәде, чөнки хаклык юлында көрәшеп, халык күңелендә, җәмәгатьчелектә зур хөрмәт уяттылар. “Илфат әфәнде, газетада гел дөреслек кенә язган өчен ябарлар дип курыктыгызмы әллә”, – дип язган автор. Әлеге сүзләр авторның үзенә каршы язган фикер була түгелме соң? Аноним хатлар бастырылмаска да мөмкин бит. Бу очракта, Илфат әфәнде, үзенең намусы кушканча хәл иткән, хатны бастырган. Дөреслек яклы булуын исбатлап, халык хөкеменә тәкъдим итәргә булган һәм абруен күтәргән генә. Мондый мөхәррир җитәкләгән газета ябылыр дип уйлау – үзе зур хата.

Без һәрберебез уңышлы һәм кимчелекле якларыбыз белән төрле-төрле. Әмма тормышка карашыбыз, яшәешебез, фикерләү байлыгыбыз бик күп яклап охшаш. Шуңа күрә бер-беребезне аңлап, үз-үзебез булып калып, табигатьтән көч алып, мәрхәмәтлерәк булып яшәүне максат итик. Үзебез дә әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтенә лаеклы була алсак иде.

Вәсилә АРСЛАНОВА.
Бөгелмә.

Нәтиҗә ясарсыз

Газетада басылган “Ир какканы мир кага” дигән язмадан (2 март, 2011 ел) соң кулга каләм алып, үз фикеремне әйтергә булдым. Мәкаләдә белән хакында сүз бара. Мин икесенә дә бернинди бәя куя алмыйм. Шулай да укучыларга мөрәҗәгать итәм. Ринат Мөхәммәдиевның “Алланың кашка тәкәсе”, Фәүзия Бәйрәмованың “Кара урман эчендә” дигән китапларын укыгыз. Шуннан нәтиҗә ясарсыз. Юкка тарткалашып ятмагыз.

Илфат Фәйзрахманов турында шуны әйтәсем килә: барлык чыгып килгән газеталар арасында үткен, кыю, гаделлекне ярата, үз фикерен әйтә белүче журналист ул.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Гомерләр шул бер генә

Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә диләр, ә мин укыган мәкаләдә хаклыгы да юк. “Ир какканны мир кага” дип исемләнгән язма авторына әйтер сүзем бар. Элек тә, хәзерге “демократизм” чорында бигрәк тә, гади халыкның кайчан оҗмахта яшәгәне булды? Түрәләрне яклап, чаң сугасыз. Соңгы егерме елдан артык вакыт эчендә “уфалласын” тарта-тарта тагын бер буын картайды түгелме соң? Алда да бушлык, берни күренми.

Без нәселебез белән химия һәм шин берләшмәсендә эшлибез. Газ, корым эчендә 30 ел, ә эчке киемебез – трусигы. Кайберәүләр: “Юләр сез, шушы акча өчен сменалы, агулы эштә эшлисез”, – дияр. Кайларга барыйк соң? Кибет ачарга акча кирәк, базар тулган. Эшеңдә авыз да ача алмыйсың, ишеккә генә күрсәтергә торалар. Демократия, профсоюз мәңге булмады безнең илдә.

Бездә халык ялкау түгел. Кешечә караш булмаганга, халык шундый. Кая барып бәрелергә белми. Әле бит сменалы эштән соң бакчаларда эшлибез, авылга кайтып булышабыз. Әз булса да, ите-бәрәңгесе булыр, дибез. 55 яшькә җитеп, кафе-рестораннар күргән юк, концертларга акча җиткереп булмый. “Чит ил, кайда син?” – дип аваз саласы килә. Кемдер шәхси самолетында Майамиларга җилдергәндә, без, токымлы эш атлары, кемдер өчен эшлибез дә эшлибез, бөкре чыкканчы. Үземнең тырышып эшләгән акчама әти-әни пенсиясен өстәп җыеп, кызга фатир булыр дип, “Химстрой” төзелешенә тапшырган акчабыз да Матющенко кулында. Ул ил буйлап төзелеш алып бара, әмма бездә юк. Түрәләр бәхәсләшә тора, ә минем алты ел “обманутый дольщик” ярлыгы муеныма эленгән. Хәзер инде өмет өзелде. Дога кылып, Аллаһының үзенә тапшырдым. Кайберәүләр чиргә үк сабышты. Кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек, әмма җавап бер: “Җирле совет карамагында…”.

Тел турында да бер-ике сүз әйтим инде, чөнки үзәккә үтте бит рус телен такы-токы белүләр. Әле ярый хәзер трамвай-автобуста көлмиләр татарча сөйләшкәнгә. Мәктәпне тәмамлагач, университетның “научный коммунизм” бүлегенә документлар биргәндә, миңа: “Бу бүлеккә бары рус мәктәбеннән килүчеләрне җыябыз, ә сез теле, әдәбияты укытучысына барыгыз”, – диделәр. Менә шулай ул бездә, төкерәләр синең хыялыңа.

Венера ХӘЙРЕТДИНОВА.
Түбән Кама шәһәре.

Атта да, тәртәдә дә, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии