- 26.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №8 (22 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Безнең элеккеге «Гигант» колхозы басуларын уртага ярып КАМАЗ юлы үтә. Бер якта Керәшен Казысы авылы. Бай тарихлы шактый гына билгеле кешеләр биргән авыл. Заманында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Г.Ф.Мамаков шушы төбәктән, КГУның политэкономия кафедрасы мөдире А.П.Харитонов, профессор-математик М.А.Яблоков, Д.И. Яблоков, заманында Сарман районын җитәкләгән М.К. Мамаков һәм башка бик күп танылган кешеләр шушы җирлектә дөньяга килгәннәр. Саный китсәң бу үзе олуг бер тарих.
Икенче якта Балыклы Чүкәй авылы. Балыгы булмаса да матур исем кушканнар үзенә. Мин аны еш кына, дусларча, «Килькинград» дип таныштырам. Эш балыкта түгел, бу җирлектән әдәбият һәм сәнгать өчен ярыйсы гына әдипләр чыккан. Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов, язучы Әхәт Сафиуллин, Мәрьям Әхиярова, артист Нуретдин Нәҗмиев, Илсөяр Сафиуллиналарны биргән төбәк ул. Мактанырлык әле! Язучы Фатих Хөсни дә шушы авыл кияве, хәләл җефете Мәрфуганы ул биредә тапкан. Ә каенэнесе Сәет ага Шәкүров – танылган драматург һәм артист. Озак еллар Минзәлә театрында эшли. Сугыш ветераны Сәет ага озак еллар күчмә театрында, соңрак К.Тинчурин исемендәге театрны җитәкли. дип, Аңа багышланган шигъри тәлгәшләрем ветеранга дога булсын.
Төбәктәшем драматург Сәет ага Шәкүровка
Туган туфрактан да изге
Берәр нәрсә бар микән?
Кайда ул гамәл кылса да
Ул сиңа якын икән.
Катлаулы гомер юлында
Күпме зилзилә күрдең,
Соңыннан шөһрәт кояшы
Син төшлегенә мендең.
Әйтмәдең: «Җитте, ирештем
Җирдә бар теләгемә!»
Тартылып торды йөрәгең
Гел туган төбәгеңә.
Күңелдә йөрттең үз ягың,
Кырларың, болыннарың,
Каләмең белән чарладың
Тир тамган урыннарың.
Күтәрдең илаһи күккә
«Уракчы кыз»ларыңны
Сокланып карады халык
«Зөһрә йолдыз»ларыңны.
Күпме генә очратмадык
Тормыш бусагасында.
Сөйдердең һәм көйдердең
«Мәхәббәт сагышы»нда.
Сугыш елында да түзде
«Тол хатыннар, тол кызлар».
«Туган туфрак» өчен ирләр
Авыр юллар уздылар.
«Саф күңел»гә тап төшми,
«Туган як тирәкләре»ң,
Иҗатың белән тергездең
Меңнәрнең йөрәкләрен.
Онытылмаслык якташ булып
Кереп калдың күңелгә.
Исемең, иҗатың калыр
Безнең белән гомергә.
Төбәктәшем һәм киңәшчем Сәет ага искиткеч якташ җанлы иде. Районның мәктәп директорлары Казанга олы җыелышларга чакырылганда, без ул җитәкләгән Тинчурин театрына керергә тырыша идек. Ул безне алдагы рәтләргә тезеп утырта. Русларга тәрҗемә аппараты бирә, үзе бик канәгать! Якташларга изгелек эшләде бит! Без, исәннәр, аны һаман да сагынып искә алабыз.
Соңгы очрашу болай булды. Ул безгә хәл белергә кагылган иде. Хәләл җефете Бикә апа белән икесен озатырга чыккач:
– Миңнур, безнең өйне күрәсеңме?
– Күрәм.
– Күрсәң шул, миңа чират җитеп килә, ахрысы, алай-болай китеп барсам, минем нигездән туган туфракны алып килерсең.
Бу аның соңгы үтенече булган һәм шулай эшләдем. Өлкән әдипләр ул туфракны учларына алып, кабер өстенә сиптеләр.
Язучы Гариф Ахунов:
– Әй, Сәет абый, син бәхетле! Туган туфрагыңда җирләндең, – диде, һәм күзеннән мөлдерәп яшьләр тамды. Менә шулай ул, безнең арабыздан китеп, Яңа Бистә зиратына күчте.
Сугыш ветераны, артист, өлкән әдипкә быел 100 яшь тулган булыр иде. Үтә гомерләр аккан су кебек! Алар да юкка чыкмый, бәләкәй инешләрнең дә олуг океаннарда өлеше бар. Драматургиягә Сәет абый да саллы өлеш кертеп китте. Аның әсәрләре дә сәхнәдә еш булмаса да күренгәли әле.
Миңнур САФИУЛЛИН,
ветеран укытучы, шагыйрь

Комментарии