Телефонны сүндерү зыянлымы, әллә зыянсызмы?

Телефонны сүндерү зыянлымы, әллә зыянсызмы?

Русиядә кәрәзле элемтәгә каршы җайланма легальләштерелгән. Ул театрларда, мәктәпләрдә һәм тынычлык таләп итә торган башка җәмәгать урыннарында урнаштырылачак.

Гади булмаган бу яңалык кәрәзле телефоннарны сүндерүне таләп итү үтенеченә игътибарсызларны җиңәр дип ышанасы килә. Шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар имтихан вакытында интернет челтәрләре һәм кәрәзле элемтә куллану мөмкинлегеннән мәхрүм булачаклар. Эш вакытында хезмәткәрләр дә еш кына телефон аша сөйләшеп вакыт уздыралар. Шул сәбәпле, радиобелгечләр форумында кәрәзле элемтәгә каршы җайланманы офисларда урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде. Әмма телефоннарның сәламәтлеккә зыян китерүе турында да әйтелде. Радиочылар әйтүенчә, кәрәзле телефон, элемтә югалткан вакытта, көчен арттырып, аны эзләвен дәвам итә. Шул сәбәпле телефонның батареясы да тиз «утыра». Мондый күренеш метрода ачык исбатлана: элемтә еш кына юкка чыга, шуның белән аккумулятор энергиясе дә бик тиз сарыф ителә башлый.

Кәрәзле телефонның сәламәтлеккә зыян салуы турында барыбыз да яхшы беләбез. Аның дулкыннары кан составы үзгәрешенә, баш авыртуына, иммунитетның кимүенә һәм башка авыруларга сәбәпче.

Ә кәрәзле элемтәгә каршы җайланманың сәламәтлеккә зыяны бармы соң? Моны тикшерер өчен, Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Эчке эшләр министрлыклары хезмәткәрләреннән комиссия оештырыла. Эксперимент Казахстанның Астана шәһәрендә, Сәйфуллин исемендәге агротехник уку йорты базасында үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, аның сәламәтлеккә бернинди дә зыяны булмавы ачыклана.

Шулай да күп илләрдә бу җайланманы куллану легальләштерелмәгән. Франциядә аны бары тик театрларда һәм дини биналарда гына урнаштырырга мөмкин. Экспертлар тикшерүенчә, кәрәзле элемтәгә каршы җайланманың зыяны булмаса да, бу нәтиҗәгә каршы килүче дәлилләр дә еш очрый. Мәсәлән, шушы җайланма урнаштырылган машиналарда барганнан соң, Әфган солдатларының хәлләре кинәт начарланган. Моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: кәрәзле элемтәгә каршы җайланманың сәламәтлеккә зыянлы булуы яки, киресенчә, аның зыянсызлыгы турындагы сорау ачык килеш кала бирә.

Интернет-кибетләрдә «элемтә өзгеч» ачык сатуда. Уртача бәясе – 5000нән башлап, 20000 сумга кадәр.

Гүзәл МОРТАЗИНА,

Казан шәһәре 16нчы татар-инглиз

гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы,

Казан шәһәре

Комментарии