Минзәләдә су кондызлары «тәртип боза»: кыш уртасында авылны су баскан

Минзәләдә су кондызлары «тәртип боза»: кыш уртасында авылны су баскан

Минзәлә районының Куян авылында моңарчы күрелмәгән хәл – кыш уртасында сала су эчендә калган. Урамнар, ишек аллары, сарайлар һәм базлар – кая гына килеп төртелсәң дә, аяк асты юеш. Авылдан ерак түгел генә Брустанка елгасы ага. Су басу әнә шул елганың ташып чыгуы аркасында. Ә моңа үз чиратында биредә яшәүче … кондызлар гаепле.

…Куян авылы әллә ни зур түгел – кибете дә юк, нибары 25 йортта гына кеше яши. Аның каравы монда кондызлар саны кеше башыннан да артып китә, тик авыл халкы бу җәнлекләр белән күрше булуны бик өнәп бетерми. Кыш уртасында авылыңны су басса, ачуланырсың да…

Мондый хәл, гомумән, авыл тарихында беренче тапкыр булган. Биредә яшәүче Илдус Әхмәтҗанов, әйтик, бу якларны кондызлар үз итүгә ун еллар чамасы бар инде, дип сөйли, әмма моңарчы авыл халкын җәй-яз көннәрендә генә «борчыганнар».

– Кондызларның һөҗүме элек-электән килә инде. Яз көне елга ярына сыймыйча тулып ага торган иде. Урамнардан су ага иде, шул ташу вакытында урамда көймә белән йөрдем. Анысын ясый белгән кешеләрдән ясаттырдым. Елгада суның артуы җәй көне дә күзәтелде. Барып карасак – кондызлар үз корылмаларын ясап куйганнар да, елганы буганнар. Буылган җирләрен ерып җибәрүдән бер файда булмады – төн чыкканчы кире буалар да куялар. Кышка кергәндә мондый хәл булыр дип уйламаган идем. Авылга кадәр менде бу юлы… Безнең өй елгадан биш йөз метр чамасы гына ераклыкта. Хәзерге вакытта су кермәгән бер тишек тә калмады.

Илдус әфәнде сөйләвенчә, кышкы су «һөҗүме» 30нчы декабрьдә үк башланган. Өй базына ук үткән ул. Яңа ел көнне исә, бәйрәм итәргә кайткан туганнары белән, баздагы бәрәңгене чыгарганнар. Бәйрәм кайгысы калмаган – әле кыш озын, ә икенче икмәкнең күпчелек өлеше зыян күргән, барысына да салкын су сәбәпче.

– Абзарлар, мунчалар да «күл» эчендә. Безнең ишек алдында 20 см биеклектә боз катты, ә урамда су 30-40 см тирәсендә. Су, күтәрелүгә, катып та өлгерде инде, моннан бер атна тирәсе элек 26-30 градус салкыннар булган иде бит. Лапаста су булгач, такталар түшәп, бүрәнәләр куеп, су өстеннән күтәртеп өр-яңадан идән җәйдем. Терлекне шул идән өстенә урнаштырдык. Мунчаның ялдысы да гел бозга катып бетте… – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Куян авылы караган Бикбул җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәншина белән дә элемтәгә кердек. Җитәкче әйтүенчә, әллә ни куркырлык урын юк – нибары 4-5 хуҗалыкка гына зыян килгән, хәл тагын да катлауланмасын өчен, хәзерге вакытта янгын сүндерү – коткару хезмәте һәм башка оешмалар ярдәмендә Брустанка елгасы янәшәсендә траншея казыла. Төп максат – аның юнәлешен борып җибәрү.

Изображение удалено.

– Куян авылы болай да су өстендә утыра ул. Монда яшәүчеләрнең базлары бер метр гына тирәнлектә казылган. Грунт сулары якын чөнки. Шунлыктан, яз көннәрендә дә базларына су керә иде. Хәзерге вакытта кондызлар ясаган буаны борып җибәрделәр, су китте, ә авылдагы суны агызу өчен траншея казыттык. Кондызларның бу сулыкны ни рәвешле буып куюларын үз күзем белән күрдем. Элек читән үргәннәр бит, болар да шулай итеп тал чыбыкларын үреп ясаганнар. Ныклы итеп эшләгәннәр, алты-җиде ир-ат балталар, багорлар белән көчкә сүтте. Кондызларга су күп кирәк икән, су астында гына ашап-эчеп эзләнеп йөри, ди алар. Су өстенә чыкмыйлар, су астыннан киләләр дә, ризык эзлиләр, төнлә генә йөриләр, ди. Шуңа күрә аларга өннәреннән чыгып йөри торган тишекләре катмасын өчен, суны күтәртеп торырга кирәк. Авылга килгән суны борып җибәргәнгә карап кына кондызлар үлмәячәк. Без аларның өннәренә тимәдек. Чөнки кондызлар кызыл китапка кертелгән җәнлекләр, – дип аңлатты җирлек башлыгы.

Кондызлар китергән мәшәкать авыл халкын гына түгел, башкала җитәкчелеген дә борчый. Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының җәнлекләрне һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков сүзләренчә, бу хәлдән соң тиешле чаралар күреләчәк. Кондызларның үрчемен, санын чамадан тыш арттырмау өчен дәүләт комитетының, аучылык хуҗалыкларына бу төр җәнлекләрне ауларга рөхсәт бирергә вәкаләте бар. Киләчәктә дә авыл су эчендә калмасын өчен, мөгаен, мондый рөхсәтне бирергә туры килер дә.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии