ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР

ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР

…2009 елның март аенда милиция формасы кигән ике адәм мылтык тотып, «Тойота» машинасына һөҗүм итә. Машинаны талый… Һәм бу Фәнис эше, дип табыла. Шаһитлар күрсәтмәләре киресен дәлилләсә дә. Бу хакта без язган идек («Куркыныч гыйбрәт», №18, 2010 ел). Аннан соң Югары суд та Фәнис Вәлиуллинны гаепле дип тапты һәм аны 8,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу хәлләрдән соң байтак вакыт үтсә дә, Фәнис белән элемтәм өзелмәде. Аңа ниндидер рухи ярдәм күрсәтү өчен генә булса да, әле дә аша аралашам. Әле күптән түгел генә аның әнисе Фирдания апа белән дә очраклы гына күрештек.

– Сиңа язган хатларын газетага бирергә мөмкинме, дип, Фәнистән рөхсәт сорап язган булгансың икән. Ул ризалык бирдем, дип язды, – дип сүз башлады Фирдания апа, бик җылы исәнләшкәннән соң. – Әгәр яза калсаң, бер-ике сүзем дә бар иде. Миңа 1989 елда операция булгач, Фәнис Спас районы Янбакты авылында үсте. Шунда мәктәптә укыды. Улым белән шундый хәл булганнан соң, шул авыл халкы, укытучылары, сыйныфташлары, аларның әти-әниләре, әбиләре Фәнис турында сорашып, һәрвакыт туганнарымнан аның хәлен белешеп торганнар. Алар тарафыннан матди ярдәм күрсәтүчеләр дә булды. Әлегәчә Фәнисне сорашалар. Үземнең һәм улым исеменнән, аларга булган ихтирам, рәхмәтебезне сезнең газета аша җиткерәсем килә. Аларга гына түгел, бистәдәге егетләргә, Фәнискә әлегәчә дус булып калган һәркемгә рәхмәт! Дуслары мине улым белән күрештерергә Нижегородск өлкәсенә кадәр алып бара. Сезгә дә зур рәхмәт! Башка редакцияләр битараф калганда, сез курыкмадыгыз, алындыгыз.

Фирдания апа күз яшьләренә буылып дәвам итә:

– Боларның барысына үзем дә гаепле бит мин! Алдама, ялган сөйләмә, урлама, дип улларымны үзем үстердем. Гаделлеккә ышанды алар. Фәнискә дә: «Әгәр фәлән мең кадәр акча бирсәң, судка язган гаризаны кире алабыз», – дип килгәннәр иде. «Эшләмәгәнне нишләп үз өстемә алыйм, мин гаепсез, мине утыртмыйлар», – диде ул. «Апа, үз өстенә алсын. Үз өстенә алса, без аңа шартлы хөкем ясыйбыз», – диде прокурор, тикшерүчеләр. Эшләмәгәнне үз өстенә аласы килмәде бит, – ди улын бер күрергә тилмереп яшәүче хатын.

Бу вакыйгаларга мин, гомумән, битараф кала алмыйм. Ә менә Фәниснең хатларын укыганда, йөрәк урыныннан кузгала. Теләсә кемгә, теләсә нинди гаепләү тагып, төрмәгә утыртып куярга мөмкин булуларын аңлыйсың.

***

Миңа хат язып, ни дәрәҗәдә зур ярдәм күрсәтүеңне күз алдына да китерә алмыйсыңдыр. Хатлар гына күңелне тынычландырып, ачу, үч, нәфрәт хисләрен басып тора.

Сиңа хат язганда да, елмаям гына. Тыныч, рәхәт, ышанычлы. Кемгәдер ышану бик авыр булса да, сиңа ышану җиңел.

… Хәзер инде мин берәүгә дә үземнең гаепсез булуымны исбатларга теләмим. Гадел хөкем булуына ышанучы кешеләргә бүген исем китә. Үзе шуның белән очрашмаган кеше генә ышана аладыр моңа. Ә үзе очрашкан кешегә инде нәрсәдер аңларга соң була. Хөкем иттарткычы аны ике утырышта чәйнәп чыгара һәм ул инде башка беркайчан да элеккеге кеше булмаячак. Элек мин дә башкалар кебек үк сукыр, акылсыз һәм законга ышанучан идем. Алай гына да түгел, ОМОНда эшләгәндә үзем үк шул иттарткычның бер өлеше идем бит. Хәзер үз мисалымда мин якыннарымны кисәтә, аларны бәлаләрдән йолып кала алам.

…Хәзер авылларда бәрәңге җыю вакытыдыр инде. Син дә хәзер авылдадыр. Минем дә кара тузанга батып бәрәңге чүплисем килә. Иректә тоймаган тормыш ваклыкларының, мәшәкатьләренең тәмен мин монда гына тойдым.

25.09.2011.

***

«Хатларны шәхсән үзем бик күп язам. Авылдагы туганнарга, әнигә, сиңа… Әни дә еш яза. Ул, гадәттәгечә, миннән ниндидер мәсьәлә буенча киңәш сорый, яңалыкларны җиткерә, һәр көне ничек узганын язып барырга тырыша.

Сине тагын бер кат кисәтәм: үз хатларыңда татарча ике-өч сүз дә язма. Минем өчен бик якын булган бер кыз сентябрь аенда ике хат язган. Шуларның һәрберсендә ике-өч татарча сүз дә булган. Шуның аркасында, миңа ул хатларны бирмәделәр. Гәрчә, хатлар рус телендә язылган булса да. Үкенечкә калды. Монда бит нәрсәдер дәлилләү мөмкин түгел. Без кеше түгел, ә «зэк» кына. Мөнәсәбәт тә кешечә була алмый. Синең хатларыңны булса да миңа тапшырсыннар, алып калмасыннар иде.

Үзем турында мин тагын берни дә яза алмам. Монда килеп, вакытлыча прописка алганнан бирле, көн саен шул бер вакыйга кабатлана. Йокыдан торабыз, эшлибез, йоклыйбыз. Якшәмбе – ял көне.

Тегү цехында эшлим. Тегәм, өлгеләр кисәм… Монда тәкъдим ителгән эшләрдән шунысын үзем өчен кызыклы һәм киләчәктә дә кирәкле булачак, дип таптым. Анда инде бер ел эшлим һәм мактана дип уйлама, ләкин инде бик күпне өйрәндем. Бу эш миңа бик ошый. Теккәндә, ни беләндер мәшгуль булганда, тынычланасың һәм кайгыларыңны онытасың. Киләчәктә үземә яки туганнарыма нәрсәдер тегеп кидерү минем өчен бик җиңел булачак. Эштән бушаган арада китап укыйм, хатлар язам. Менә быел читтән торып укырга Казандагы мәдрәсә белән сөйләшеп карыйсыбыз килә. Дөресрәге, туганнарым сөйләшсә, андагылар риза булса, укырга телим. Биш вакыт намазымны калдырмыйча укыйм, һәркөн иртән эшкә киткәнче, гарәпчә Коръән укыйм. Шуңа күрә көннәрем бик тиз үтә. Көн артыннан ай, аннары ел… Кыш җитү белән, спорт белән шөгыльләнә башлармын, дип тора идем, ләкин бу минем сәламәтлеккә ничек йогынты ясаячагын белмим. ОМОНда эшләгәндә, башымны һәм буыннарымны имгәткән идем бит.

Телевизор карарга яратмыйм. Карасам да, сайланып кына. Ә төрмәдә бөтен кешегә ярап бетеп булмый, шуңа күрә, кайсы канал карау өчен тавыш чыгару акыллы эш дип уйламыйм. Аны карый башласаң, күпме файдалы вакыт юкка чыга. Иректә булганда да тыныч кына бер урында утыра алмый идем, хәзер дә шул ук хәл.

Юк, авырмыйм, Әлхәмдүлилләһ. Бик каты ябыктым гына. Хөкем ителгәнче мин 98 кг булсам, хәзер 71 генә. Объектив булсак, минем монда бар да яхшы, дип нәтиҗә ясарга да мөмкин. Иң мөһиме – әти-әни, ә аларның бар да яхшы. Калганын вакыт үз урынына куяр.

… Судтан соң минем өчен дус төшенчәсе дә югалды. Судта дусларымның нинди күрсәтмәләр бирүен күргәнсеңдер инде.

Тиздән кичке тикшерү булачак. Яңгыр ява. Яңгыр тавышын тыңларга яратам. Бу хакта язган да идем бугай инде…

29.09.2011.

***

Хат язуың өчен рәхмәт. Хәзер миңа бары тик әни һәм син генә язасың.

Син хаклы: хәзерге тынычлыгым – ул бары тик тышча гына. Мин дәүләтебезгә бик ачулы. Үзем өчен генә түгел, ә бер гаепсез бирегә килеп эләккән һәм шуның белән тормышы җимерелгән башка берничә кеше өчен дә ачулымын. Тик салкын канлылык сакларга тырышам. Хәер, ниндидер кичерешләрне күңелемнән үткәрергә сәләтле кеше микән инде мин хәзер? Хис-кичерешләр кешенең аңын томалый, аек акыл йөртергә комачау итә бит. Бары тик әниемне күргәндә, аны кочаклаганда гына җаныма бик авыр була. Үземне гаепле хис итәм. Ярату, җылылык хисләре тоям.

Кемнәндер курку да хәзер минем өчен ят сыйфат. Үзең уйлап кара: инде нәрсәдән куркыйм? Үлемнәнме? Барыбер, кайчан да булса, барыбыз да үләчәкбез. Бу тормыш ул мәңгелеккә бер юл гына бит. Барыбыз да Аллаһы янына кайтачакбыз.

Намаз һәм тәһарәтләр турында сорагансың… Авырлыклар бар инде, ләкин иң мөһиме – теләк. Теләсәң, чарасын табарга була. Шулай түгелме? Тәһарәт алу өчен күп урын да, су да кирәк түгел, намаз уку өчен дә бер кечкенә намазлык урыны җитә. Мәдрәсәгә килгәндә, әлегә тынлык. Бәлки, минем кебек хәлдәгеләрнең читтән торып мәдрәсәдә укыганы булмагандыр?! Шулай да мин мәдрәсәдә укып чыга алачагыма ышанам һәм ул шулай булыр да, Иншаллаһ.

23.11. 2011.

***

Сине Яңа ел белән тәбрик итү өчен, тагын бер хат язып салырга булдым. Телисе теләкләремне үзеңне күреп әйтсәм, бүләк бирсәм, тагын да яхшы буласы да бит, ләкин әлегә хат белән генә чикләнергә туры килә.

… Татарстан республикасы Югары судына шикаять язып салдым. 25 ноябрьдә җибәрдем дә. Алардан җавап алу өчен, кимендә, бер ай көтәргә кирәк. Безнең гамәлдәге законнар белән, «гадел хөкем» белән нәрсәдер үзгәрәчәгенә шикләнсәм дә, һәрберебез бу тормышта ниндидер өмет, ышаныч белән яши. Миндә дә ишетерләр, акларлар, дигән өмет әле дә яши, үлмәде.

…Миңа хат язганда кышкы авылны сурәтләп яз әле. Анда бөтен җир кар көртләрендәдер, кышкы урманда да бик матурдыр хәзер. Урманны сагындым! Матурлык җитми монда…

22.12.2011

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

ТӨРМӘДӘН КИЛГӘН ХАТЛАР , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии