- 26.01.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №3 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кышкы каникул көннәрендә, БДИга әзерләнеп туйгач, бер телеканалдан “Бозлы дәвер” (“Ледниковый период”) дип аталган мультфильм карадым. Әмма исеме сискәндерде. Безгә дә андый салкыннар килеп җитмәс дип, кем әйтә ала?! Синоптик абый-апаларны күпме генә ихтирам итсәм дә, җансыз җайланманың фаразларын ташка үлчим. Салкыннар чынлап торып киенергә мәҗбүр итте. Иң элек суыкның әсәрен дә үткәрми торган киез итек алырга булдым. Шуның өчен “Тулпар” базарында итекнең һәм итек сатучыларының хәл-әхвәлен белешеп кайттым.
Аңарчы интернет даирәсен гизеп, Кукмара итек басу комбинаты сайтына төртелдем. Биредә сувенир итекләр дә, кияргә яраклылары да, мунча киемнәре, тапочкаларның фотолары эленгән. Әмма сурәттән товарны тотып карап булмый ич.
Базардагы итек сатучылар бигрәк кыюсыз, авыз ачарга куркып торалар. Берсе: “Әнә теге апаң яхшырак һәм матуррак сөйли”, – ди. Әмма теге шәп сөйләүче апа да мине күршедәге ахирәтенә җибәрде. Өметем өзелде дигәндә: “Әйдәгез, әйдәгез, теләсә нинди сорауга җавап бирә алам”, – диде коткаручы фәрештәм.
Зөлфия апа Хәсәнова инде 10 ел буе итек сату белән шөгыльләнә. Ире белән башта авылдан-авылга сатып йөрсә, хәзер авыл җиреннән үзләре киләләр икән. “Быел сату барышы, тфү-тфү, күз тимәсен, Суык бабай котыруы аркасында искиткеч яхшы бара. Хәтта итекне басарга да өлгермиләр”, – ди.
Итегемнең нәрсәдән ясалганын сорасагыз, җилкә сикертер яисә авыз тутырып: “Әлбәттә, киездән!” – дияр идем. Ә нәрсә соң ул киез? Зөлфия апа аңлатканча, киез ул – сарыкның көз көне кыркылган йоны.
Итек, тапочка, бияләйләр базарга Кукмарадан кайтартыла. Кызганыч, бөтен “Тулпар”ны иңгә-буйга айкап чыксам да, һәвәскәр итек басучыны очрату насыйп булмады.
– Элек андыйлар берән-сәрән очрагандыр, ләкин хәзер бөтенләй юк дия алам. Чөнки һөнәрне энәсеннән-җебенә чаклы башкара алган картлар үлеп бетте. Яшьләргә аның белән шөгыльләнү кызык түгел, өстәвенә, бик авыр да әле, – ди Зөлфия ханым.
Ул базарда ике “нокта” тотып, берсендә – үзе, ә икенчесендә улы сата. Итек бәяләре сыйфаты, күз явын алырдай бизәкләренә карап, 450-800 сум тирәсе. Теш сындырырлык салкыннар булганда, халык бәясенә карап тормый. Әйтик, былтыр итек-читекне күбрәк өлкәннәр, күрше-тирә авылдан килеп алсалар, ни хикмәт, быел күбрәк яшьләр мөрәҗәгать итә. Биредә 7 айлык сабыйлар өчен 15нче үлчәмле итек тә бар. Гулливер аяклы абый-апаларга заказ белән 46-47нче үлчәмлесе кайтартыла. Аның өчен өстәмә түләргә кирәк.
Зөлфия апаның даими клиентлары күп. Туган-тумача, дус-иш арасында “сарафан радиосы” бик яхшы эшли, күрәсең. Кайбер кешеләр хәтта 2-3шәр пар ала. Зөлфия Әхәтовна саткан итекләр дөньяның төрле почмакларына киткән: Америка, Финляндия, Кытайда да “Made in Kukmara” брэндын инде танып алалар.
– Хәзер бәясенә игътибар итмиләр. Чигүлесен алырга тырышалар, шуңа күрә итекләр күз ачып йомганчы сатылып бетә. Кайбер кешеләр махсус үлчәмен биреп, итекне заказга ясата. Бик сирәк очракта аларның ярамаганын (әйтик, балтырлары тар, ди) алып калабыз.
Киштәләргә товар сентябрь аеннан ук менеп утыра. Февраль азакларына бизнес сүлпәнәя. Сатучылар итек артыннан теләсә кайчан бармый икән. Анысы Кукмара осталарыннан тора: әзер булса – баралар, булмаса – түзәләр.
Шәһәр җирендә киез итекнең табан асты тиз умырыла. Соңгы елларда кар аз булды, шунлыктан итек – асфальт өчен менә дигән “ризык”. Калай, күн дә юньләп ярдәм итә алмыйм. Кыскасы, бу безнең өчен чишелеше эзләп табылмаган мәсьәлә шикелле. Ә юештә эшләгән чакта галош кидерергә мөмкин.
Итек кисәгез, сәламәтлегегезне сакларсыз. Яшьләр, мода артыннан куа-куа, үтә күренмәле оек, “балык тиресе”ннән тегелгән юка гына итек киеп, салкын тидерәләр дә бала таба алмыйча интегәләр. Шуңа күрә, тиз арада базардан киез итек алыгыз да рәхәтләнеп киеп йөрегез! – ди Зөлфия апа.
“Википедия” мәгълүматларына ышансаң, Русиядә елына якынча 4,5 млн пар киез итек җитештерелә. О-һо! Болайга китсә, без дөнья күләмендә итекпәрвәр милләт булып танылырга мөмкин ич. Берничә ел элек гади сапоги киеп йөрсәк, былтыр кызлар унтыга ябырылды. Әйтерсең лә тыштан асылынып торган сирәк-мирәк йоннан җылынырга була. Киләчәктә “йонлы” унтыларга алмашка “пеләш” итекләр килер дип ышанасы килә. Анысы инде фәкать мода җиленең кайсы якка исүеннән тора.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Чыршылар кызганыч…
ПетрI 1700 елда Яңа елны бәйрәм итү турында указ чыгара. Әлеге указда язылганча, һәр капка төбенә бизәлгән ылыслы агач (чыршы, нарат, яки артыш) куелырга, ә инде мөмкинлекләре булмаган кешеләр капкаларын чыршы ботаклары белән бизәргә тиеш була. Патшаның илгә алман традицияләрен кертеп җибәрү омтылышы җиңел генә барып чыкмый. Борынгы славяннарда чыршы үлем символы саналган, шуңа халык чыршы бизәүгә бик сак караган. Бу агачны куюга иң беренче дин әһелләре каршы булган. Җәмәгать урынында беренче тапкыр бәйрәм чыршысы 1825 елда гына Петербургның төп мәйданында куела. 1916 елда (Беренче Бөтендөнья сугышы вакыты) чыршы куюлар тыела, чөнки аны бизәү традициясе дошман саналган алманнардан алынган. Сталин заманында чыршы бизәү җинаятькә тиң була. Бары тик 1936 елда гына рөхсәт итә башлыйлар.
Хәзер Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәмгә атна-ун көн кала шәһәр базарларында төрле зурлыктагы урман сылукайлары күренә башлый. Халык, бернинди кризиска да игътибар итмичә, хуш исле чын чыршы алырга тырыша. Авыл җирендә аны табу проблемасы юк диярлек.
Чыршыны бизәп куябыз. Яңа еллар үтә, “ылыслы патшабикә”нең инде кирәге калмый. Ун көн буе күзләрне сөендереп, хуш исе белән иркәләп, бәйрәм рухын сиздереп торган, хәзер инде, кирәге калмагач, ташландык хәлдә юл читендә аунап яткан чыршы бигрәк кызганыч тоела. Шәһәрдәге танышларым әйтүенчә, анда да бәйрәм үтүгә чыршыны чүплеккә чыгарып ташлыйлар.
Киселгән кадәр утыртыламы икән соң ул агачлар? Берәү дә: “Яңа елга чыршы кискән идем, утыртыйм әле”, – дип, яз көне чыршы утыртып йөрмидер. Мәсьәләгә бу яктан карасаң, ясалма чыршылар кую күпкә яхшырак та әле. Бәлки, бер чүпне дә әрәм итмәүче кытайлылардан, тотылган чыршыны ничек кулланып булуы турында берәр идея сораргадыр?
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Арча районы, Мөндеш авылы.
Казан Уставын үзгәртү яхшыгамы?
Казан Уставының 33нче маддәсе үзгәртелеп, шәһәр башлыгын Думада депутатлар арасыннан сайларга тәкъдим ителә. Минемчә, аны Казан халкы үзе сайларга тиеш. Татарстан Конституциясенең 3нче маддәсендә: “Халык хакимиятенең чагылышы – ирекле сайлаулар”, – дип әйтелгән бит. Конституцияне хөрмәт итик, гамәлгә ашырыйк. ХХI гасырда яшибез бит, хөрмәтле әфәнделәр! Сәяси көрәш, оппозиция, хәбәрдарлык, сүз иреге, ирекле демократик сайлаулар булмаса, халык ихтыяҗын яклаучы хакимият төзеп булмый. Без дә алга барырга, урта гасырлардан калган сәяси системадан арынырга, чын демократиягә омтылырга тиеш. Шәһәр башлыгын сайлау турында сорауны Казан Уставының 13нче маддәсе нигезендә шәһәр референдумына чыгарырга була бит.
Халыкка якын булу, халык белән эшләү – хәзер иң мөһим мәсьәлә. Казанлылар өчен ике ел инде иң зур вакыйга ул – капиталь ремонт. Шәһәр Думасы депутатлары үз округындагы йортларда ремонт үткәрүне тикшереп торса, эшләрнең 185нче Федераль законга туры килүен тикшерсә, ремонт та сыйфатлырак булыр иде. Күп йортларда казанлылар үз депутатларының кем икәнен дә белми. 2005 елда Устав кабул иткәндә чыгыш ясап, депутат алты айга бер тапкыр халык белән очрашырга тиеш, дигән тәкъдим керткән идем.
2005 елда Устав кабул иткәндә бу тәкъдимнәрне әйттем, хәзер дә кабатлыйм. Русия Конституциясе, Татарстан Конституциясе буенча Татарстан ул – дәүләт, Казаныбыз – дәүләтнең башкаласы. Уставта бу берничек тә чагылмый. Казан башлыгы, башкарма комитеты башлыгы Татарстан дәүләт телләрен белергә тиеш. Безнең парламентка нигә «Шәһри Казан мәҗлесе» дип борынгы тарихи исем бирмәскә? Бик борчыган сорау: нигә Татарстан башкаласы мәҗлесендә татар телендә чыгыш ясамыйсыз? Ничек Татарстан башкаласы мәҗлесендә синхрон тәрҗемә юк соң ул, оят бит!
Фәрит ЗӘКИЕВ
Кайтаваз
Фәүзия Президент булса…
“БГ”ны инде өченче ел алам. Ул кулга килеп керү белән, берәр сөенечле хәбәр булмасмы дип, иң беренче сәясәт турындагы язмаларны укыйм. Ләкин милләтебезгә, динебезгә кагылышлы язмаларның шатлыклысы юк шул. Бигрәк тә халкыбыз язмышы өчен көрәшүчеләр мәсьәләсе борчуга сала. Аларны бер гаепсезгә интектерүләренә йөрәкләре ничек түзәдер?! Безнең моңа җан сыкрый.
Фәүзия Бәйрәмованың халкыбыз өчен кылган изге гамәлләре бик күп. Ә нәтиҗәсе? Ул көрәшүчеләрне түрәләр якларга тиеш. Алар ничәмә еллар көрәшә бит. Сәламәтлекләре дә какшагандыр инде. Аларга матди дә, рухи дә ярдәм кирәк. Гаилә әгъзаларының хәлләре ничек икән? Ач-ялангач түгелме? Хәлләренә керүче бармы?
Депутат булган вакытында халык өчен яхшы тәкъдимнәр ясады, курыкмыйча дөресен, турысын әйтте ул. Бу күпләргә ошамады. Шуңа депутатлыктан тиз генә читләштерделәр.
90нчы елларда ТИҮ җыелышына йөрдем. Пикетларга чыга торган идек. Җыелыш Яңа шәһәрнең мәдәният йортында уза иде. Шунда Фәүзиянең чыгыш ясарга дип күренүе була, халык дәррәү аяк өсте басып, көчле алкышлар белән каршылый. Гади халык аны шулай ярата. Ул халкыбызга тугрылыклы, хөрмәткә лаек, ил җитәкчесе булырлык шәхес. Фәүзия – үзе исән чагында һәйкәл куярлык зат. Рәнҗешләреннән арындырырга иде. Әгәр президент булса, хәлләребез күпкә яхшырыр иде.
Вәсимә.
Чаллы.
Кайтаваз
Бәйләнмәгез Фәүзиягә!
Газетаның 18 ноябрь санында Фәүзия Бәйрәмова мөрәҗәгатен укыганнан бирле күңелемдә тынычлык юк. Ниһаять, шовинистлар һәм үзебезнең маңкортлар яшерен мәкерле эшләрен башкарырга, Фәүзияне төрмәгә утыртып, сәясәттән аерырга җыена. Алар Фәүзиянең Татарстанда суверенитет, демократия өчен көрәшүчеләр, татар милләтен яклап йөрүчеләр арасында беренче сафларда баруын бик яхшы чамалый. Ул татарларны икенче сорт милләт булып яшәргә этәрүчеләргә төпләп җавап бирә белә. Кыю йөрәкле, туры сүзле Фәүзия Бәйрәмовага каршы шовинистлар күптән теш кайрый. Бәйләнергә сәбәп таба алмагач, төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, яла ягалар. Менә бу юлы эш судка хәтле барып җиткән.
Әгәр Фәүзия Бәйрәмованы төрмәгә утыртып куйсалар, бу хәлне 1551 елны ханбикәбез Сөембикәне Мәскәүгә алып китү белән тиңләр идем. Фәүзияне яклап кала алмасак, без кем булабыз инде?! Шуңа күрә аны олыбыз һәм кечебез якларга тырышырга тиеш.
Татар иҗтимагый үзәге, Милли Мәҗлес, депутатлар ярдәмендә, бөтен татар җанлы кешеләр җыелышып, Ф.Бәйрәмованы яклау үзәге булдырырга кирәк. Бөтен көчне бергә тупласак, Фәүзия дә безнең белән бергә булыр, иншалла.
Фазыл ЙОСЫПОВ.
Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.
Комментарии