Теләк

2004нче ел иде бугай, бөтенләй күрмәгән, белмәгән берәү белән безнең сүзләр ялганып китте. Интеллекты аның шактый югары. Аның белән әдәбият, сәнгать, дөнья хәлләре турында сөйләшергә була. Тукайның шигырьләрен укый, татар халык җырларын такмаклап-көйләп тә күрсәтүе миндә күңелле гаҗәпләнү тудырды.

Менә ул, балаларча шатланып, Тукай шигыреннән өзек укый:

«Әллә ычкынгангамы баудан Каф тау арты җеннәре?

Йә тишелгәнме Ходайның бихисап зур мендәре?

Кар булып җирдә очамы ошбу мендәр йоннары?

Йөгерешеп йон аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?»

Шигырь юлларын, җыр-такмакларын сүз ара сүз чыгып сөйли. Болай гына түгел.

– Фәнис, сизәм: син китапны күп укыгансыңдыр, – дим.

– О-о, китап! – балаларча шатланып сөйләп китә ул. – Китап укумы? Ул минем иң яраткан шөгылем. Авыл китапханәсендә укымаган китабым калмады.

Мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам…

Сәхифәләр буенча мин төрле илләргә сәяхәтләр ясыйм, тарихи вакыйгаларның шаһиты булам. Китаптагы кыюлар, батырлар мине таң калдыра, дошманнарга нәфрәтем туа, кимсетелгәннәрне яклыйсы килә башлый, яхшы кешеләрнең өстен чыгуы күңелләремне күтәреп җибәрә. Китаплар миндә якты хисләр тудыра, яшәүгә дәртемне көчәйтә. Яхшы китап укыган көндә мин көне буе аның эчтәлеге белән яшим.

Фәнис Бакалы районының Иске Корыч исемле татар авылыннан. Аның сөйләвеннән аңлашылганча, авылы зур, гөрләп тора, халкы эшчән, тапкыр, җор телле.

Фәнис әфәнде көннәрдән бер көнне язып карарга теләге барлыгы турында белдерде. Теләкне тормышка ашырырга кирәк. Язмалары аның бер-бер артлы «Бәләбәй хәбәрләре», «Кызыл таң»да чыга торды. Басылган хикәяләреңне күрү шатландыра.

Ул көчәнеп язмый. Җөмләләре төзек, табигый. Мавыктырып сөйли белә. Хикәя-язмаларындагы персонажлар хәтердә уелып кала, автор сөйләве белән, персонаж сүзләре үрелеп бара. Фәнис әфәндегә киләчәккә иҗади уңышлар телим.

Илгизәр ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии