- 25.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Безнең республикада бюджет акчасы бүленгәнне көтеп кенә торучылар бихисап. Әйтик, шундый оста татарлар Арча районында яшәп ята.
Быел Татарстандагы һәр шәхси сыер башына 2000 сум акча бүлеп биреләчәге хакында без дә язган идек. «Бу терлекчелекне һәм сөт бирүче мал санын тотрыклы саклау, хуҗалыкларга ярдәм итү өчен башкарыла», – дип хәбәр иткән иде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу яңалык тормышка ашарга өлгермәде, инде зарлар белән шалтырата башладылар. Әйтик, Арча районы халкы бик рәнҗегән иде үз районы җитәкчеләренә. Ул яктан шалтыратучылар бик күп булды. Иң беренчеләрдән булып, Кушлавыч авылыннан шалтыраттылар.
– Сыерларга, терлек санын арттыру өчен бирелә торган акчаны безнең авылда ашлыклата бирәләр. Бодай белән… бер сыерга 4 капчык тия инде ул. Күрше-тирә район акча өләшә бит. Без инде моңа кадәр дә җитәрлек ашлык алдык, чөнки быел уңыш әйбәт булды, кытлык кичермәдек арпага да, бодайга да, башкасына да. Инде хезмәт хакы хисабыннан анысын алгач, әле колхозга бурычлы да булып калгач, без хәзер шушы мал акчасына гына өметләнеп торган идек. Нишләп безгә тиешле акчаны кем ничек тели шулай тота икән ул?! Без менә печән яки салам алыр идек, безгә ашлык кирәк түгел. Авыл җирлеге башлыгына әйткән идек тә, районга баргач җитәкчеләргә әйтеп карармын диде, – дип рәнҗеде исемен редакция өчен генә атаган ханым.
Кушлавыч авылыннан зар килгәч һәм бу акчаларның бюджеттан бүлеп бирелгәнен белгәнгә, иң беренче авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗановка шалтыратырга булдык.
– Бездә генә түгел ул, бөтен район буенча шулай. Мин чыгарган указ түгел, сез хакимияткә шалтыратыгыз! Әле үзем дә элеваторда йөри идем менә.
***
Арча районы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Рәис улы Исмәгыйлевка шалтыраткач, ул бик шатланды кебек.
– Бүген нинди генә редакцияләрдән шалтыратмадылар инде, – диде ул.
– Башка районда мондый «мөгез» юк бит, шуңа күрә сезгә шалтыратабыз, – дидем мин һәм килеп чыккан вәзгыятьне аңлатып бирүен сорадым.
– Быел бит хуҗалыкта бодай булмады. Шуңа күрә халыкка бодай кирәк булыр дидек тә, ул акчаны бодай белән бирергә булдык.
– Сез урамнарга чыгып халыктан сорагансыздыр инде, алар белән сөйләшеп, алар мәнфәгатен кайгырткансыздыр… Әллә юкмы?
– Депутатлар, авыл җирлеге башлыклары белән сөйләштек. Без элек тә ашлыклата бирә идек. Хайванга дип бирелгән акчаны ашлыклата бирү дөресрәк тә була бит әле ул. Халык бик теләп ала. Ул бик сыйфатлы бодай. Әле без аны эзләп таптык. Таптык та өләшергә булдык.
– Теләп алса, сезгә бүген газеталардан шалтыратмаслар иде дип уйлыйм. Әгәр сез аны ирекле формага куйсагыз ничек булыр иде икән? Әйтик, кем тели бодай ала, теләмәгәне – акча.
– Алай килеп чыкмый ул, буталчык китә. Аннары без ул бодайны бик арзан хактан – 10 сумнан гына бирәбез. Ярминкәдә шул ук бодайны 12 сумнан сатабыз.
– Ә сезнең бу «мөгез»егезне Авыл хуҗалыгы министрлыгында беләләрме?
– Шәхсән миңа чыгучы булмады, ләкин беләләрдер дип саныйм. Без ул ашлыкны бүген биреп бетерәбез дә инде, бүген соңгы көн.
Аптырагач, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына журналист соравы юлладык. Бу нинди хәл, янәсе. Районда җитәкчеләр сыерларга дип бюджеттан бүлеп бирелгән акчаны үзләре теләгәнчә тотарга хокуклымы?!
Авыл хуҗалыгы министрлыгы, әлбәттә инде, бу хәлләрне аңлатып тормады. Редакциядән рәсми рәвештә җибәрелгән журналист соравы бу министрлыкта, гадәттәгечә, югалды… Бәлки, бу язма чыккач аңлатырлар да, киләсе елга чараларын да күрерләр, тик эш узгач кына нәрсәдер сөйләүдән ни файда?!
Безнең республикада бодайның ничә сумнан йөрүен, «сыер акчасын» алу-алмауларын, авыл хуҗалыгына бәйле башка проблемаларны гади халыктан сорап белешергә булдым.
Розалия КӘРИМОВА, Азнакай районы, Урсай авылы:
– Әле менә кичә генә – җомга кереп алдым ул 2 мең сумны. Безгә ул акча хисабыннан бодай, печән-салам тәкъдим итүче булмады, акчалата бирделәр, Аллага шөкер. Башка елларда мондый ярдәм юк иде, быел алдык менә, бик шатбыз. Ашлыкны КФХ «Кәримов»тан хезмәт хакы хисабына алган идек инде, пай җирләренә дә 2шәр центнер ашлык бирделәр. Болай бодайның килосын – 6 сумнан, арпаны 5 сумнан алдык. Бодае бик чиста туры килде. Бәхеткә күрә булгандыр, чөнки кемнәргәдер бераз күгәргәне дә эләккән дип ишеттек. Проблемалар, дисезме? Алары юк, бугай. Хәер, менә 4 төн буе ындыр табагына эшкә йөргән өчен акча түләмәделәр, төнге смена исәпләнми микәнни ул?! Шул төнге сменада эшләгән өчен акчаны бирсәләр, бездә башка проблема юк инде.
Сабырия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы:
– Фермерлар бездә бодайны – 7 сумнан, ә арпаны 6-6,5 сумнан саттылар, күмәк хуҗалык 8 сумнан бирде. Пай җирләре өчен ашлыклата алдык. Ә сыер акчасын төгәл 2 мең сум итеп кулга тоттырдылар. Күптән булды ич инде ул, 10 көн чамасы элек. Кайбер авылларда сыерлар бетә дип сөйлиләр, безнең якта, киресенчә, халык малны киметми.
Илмир ГАБДРИЕВ, Балык бистәсе районы, Дон-урай авылы, фермер:
– Бодайның хәзерге вакытта бәясе бөтенләй юк бит, үзем 6,5 сумнан саттым. Арпа 5,5 сум иде. Илтеп биреп, юл хакларын кертеп шушы бәя инде ул. Быел безнең якта бодай булмады да. Әтнә, Биектау якларында уңды ул. Бездә быел бәрәңге дә булмады, басуны сукалатып кына ташлаган җирләр бар, җыеп та тормадылар. Безнең якта колхозлар да юк, «Кызыл Шәрыкъ» җәмгыяте генә бит, алар бодай сатмый. Ә үз фермерларыбыз шәхси хуҗалыкларга 7-8 сумнан да сата дип беләм, чөнки берничә центнер гына алганда бәя менә шуңа кадәр күтәрелә. Быел язлыкта бодайны 11 сумнан саткан идем. Узган елның көзендә 7-8 сум да юк иде аның бәясе. Ә сез әйткән «сыер акчасын» миңа бирмәделәр. 300 башка якын мөгезле эре терлегем бар, ул акча турында сүз булмады әле.
Салават ТИМАЕВ, Ютазы районы, Каразирек авылы:
– Һәр кешенең үз хакы инде ул. Без бодайны сатып алмыйбыз, үз пай җиребезне алдык, шунда гына үстерәбез. Хәзер бәяләр дә күтәрелде, элек 7 сумнан да сатучылар бар иде. Гәҗиттәге бәяләрдән күренгәнчә, бодай хакы безнең районда – 8,5-9,5 сум. Арпа – 8 сум чамасы. Китереп бирәләр үзләре. Быел бит уңышны җыеп алу бик авыр булды. Бодай уңган иде, ләкин җыяр вакыт җиткәч яңгырлар яварга тотынды. Әле дә басуда ара-тирә комбайннар күренә, җыелмый калган уңышны җыю һаман да бара.
***
Күргәнегезчә, бодайга 12 сум түгел, хәтта 10 сумлык бәяләр дә Арчадан башка районда күренми. Моны ничек бәяләргә? Арчада халыкны талыйлар дипме? Бигрәк кыерсытыла инде бу Арча халкы. Юкса, бодайдан баш тартып, тиешле акчаларын таләп тә итә алырлар иде. Бу бит дәүләт югарылыгында үтәлергә тиешле программа, Арча хакимияте уйлап тапкан программа түгел. Әллә сәбәп башкада микән?! Итекченең итеге юк принцибыннан чыгып эш итәме җитәкчеләр? Авыл хуҗалыгы министры да, «сөт патшасы» да үзләренеке, ягъни якташлары – нәтиҗәдә, хезмәт хакына түгел, сыр колбасасына эшлиләр, хәтта башка районнар акчалата алган «сыер акчасын» да ашлыклата гына кыйммәт бәядән алырга мәҗбүрләр. Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров белән Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның үзара дуслык нәтиҗәсе түгел микән бу, ә?! Халыкны талауны министрлык берсүзсез карап тормас иде, югыйсә.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Иң кыйммәтле бодай – Арчада!,
Комментарии