ЯЗЫЛЫРГАМЫ, ЮКМЫ?

Соңгы елларда «» – безнең өчен көтеп алынган һәм кулдан кулга йөреп укыла торган хәбәрләр чыганагы. Шуңа күрә, «БГ»ны тулыландырып чыга башлаган яңа газеталарга да язылдым. Тик аларның барлык саннарын да ала алганым юк. Безнең микрорайонга шәһәренең почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Хат ташучы Энҗе ханымнан сорагач: «Безгә үзәктән килми», – дигән җавап алдым. Кыска һәм аңлаешлы. Менә 2012 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Үткәннәрдән чыгып нишләргә дигән сорау туа. Аптыраш.

Илфат әфәнде, бәлки минем соравыма җавап табарсыз?!

Ихтирам белән, ,

Хезмәт ветераны, Норлат шәһәре.

Редакциядән. Хөрмәтле укучыларыбыз! Кызганычка каршы, мондый хатларны бер Мансур абыйдан гына алмыйбыз. Шундый эчтәлектәге шалтыратулар да булгалап тора. Монда безнең бер гаебебез булмаса да, бу – дәрәҗәбезне төшерүче, укучыларыбызның санын киметүче тискәре күренеш. Үз чиратыбызда, һәр очракны вакытында ачыкларга, кайбер почта хезмәткәрләре белән югары тонда да сөйләшергә туры килә. Күп очракта бу хат ташучылар гаебе булмый. Ләкин алар үзләренә тиешле газета-журналларны таптырырга бурычлы.

Менә бу атнада да газеталар тутырылган дистәләгән бандерольләр салып кайттык. Алар Мансур абый кебек укучыларыбызга аталган. Казан буйлап килми калган газеталарны ияләренә тапшырып йөрүем хакында язган идем инде. Ләкин, белеп торабыз, килми калган берничә номер өчен күпләр хат юллап тормый.

Беркөн Казанның бер почта бүлеге башлыгы шалтырата. «Нинди бәя түләргә дә риза, фәләненче номерны гына табып бирегезче», – дип үтенә. Баксаң, бер пенсионер бабай килми калган газета өчен судка бирү белән янап, почта бүлегендә зур гауга куптарган. Без вәгъдә иткән газетаны шоферлары шул сәгатьтә үк килеп алды. Берничә шундый таләпчән укучыларыбызга хат ташучылар һәр номерны кул куйдырып бирү очраклары да бар. Бу мисаллар белән шуны әйтәсем килә, әгәр товар алу өчен, (бу очракта газета) акча түләгәнсез икән, таләп тә итегез. Тискәре җавап алган очракта, сәбәбен ачыклап, кичекмәстән редакциягә шалтыратыгыз.

Ә Мансур абыйга шуны гына әйтә алабыз: газеталар күңелегезгә ошый икән, язылыгыз. Ә килми калган номерларны бүген җибәргән кебек кабат юлларбыз, чөнки безгә һәр укучыбыз кадерле.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии