АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

НИК БЕЗДӘ КОТЛАМЫЙЛАР?

«Безнең гәҗит»нең 28нче сентябрьдә чыккан 39нчы санында Саба районы, Шәмәрдән бистәсеннән Гөлфинар Абдуллинаның «Миңа бүләк тиешме?» дигән соравы басылып чыкты. Аңа район загсында эшләүче: «Без 50 ел бергә яшәгән парларны 1нче октябрьдә район үзәгендәге кафега җыеп, тантана уздырабыз», – дип җавап бирелгән. Мондый тантана Саба районында уздырыла икән, нишләп Кукмарада юк ул? Кукмара редакциясенә кереп сораган идем, бездә андый нәрсә юк, диделәр.

Исемемне күрсәтмим,

Кукмара районы

Укучыбыз соравына үзе үк җавап та биргән инде, редакция хезмәткәрләренең: «Бездә андый нәрсә юк», – дигән җавабын китергән. Шулай булса да район загсына шалтыратып, ачыклап бетерергә булдык. «Һәр авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер кичергән парларны котлыйлар. Ул, гадәттә, Сабан туе вакытында була. Алтын туен билгеләп үтүче парларны мәйданга чыгарып, халык алдында бүләк тапшыралар. Район үзәгендә яшәүчеләрне загс идарәсенә чакырып котлыйбыз. Ә райондагы бөтен шундый гаиләләрне җыеп, мәҗлес үткәрү гадәте бездә юк», – дип җавап бирделәр безгә.

ФЕЛЬДШЕР КИРӘК!

Бездә медпункт бар иде. 2016нчы елга чыккач, Актаныштан бер хатын-кыз фельдшер бер ай чамасы килеп йөргән булды. Шуннан соң югалды. Хәзер безнең фельдшер юк. Авыл кешеләренә медицина ярдәме күрсәтүче калмады. Башка авылларга участок табиблары килеп кабул итә. Безгә инде бер ел диярлек килгәннәре юк. Хакимияткә дә төшеп карадык. Анда да безгә ярдәм итәр кебек булмадылар.

Дамир ХӘЛИУЛЛИН,

Актаныш районы, Чирү авылы

«Чирү – кечкенә авыл. Шуңа күрә анда фельдшер вазифасы ярты ставкага гына калдырылды. Гөлнур исемле кыз көн саен «скорый» белән авылга барып, шул ярты ставкасын эшләп кайта. Шуңа күрә, авылда медицина ярдәме күрсәтүче калмады, дигән сүз дөрес түгел», – дип җавап бирде Актаныш район больницасы баш табибының халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча урынбасары Рөстәм Мөгътәзәров.

ТУЙ ҮТКӘРҮ КЕМГӘ ХАҖӘТ?

Аптыраганнан һәм ачуымны үз эчемдә генә тота алмый башлаганнан шалтыратам әле сезгә. Күрше авылдагы туганымның кызы 18 яшендә кияүгә чыкты. Ир буласы кешесенә дә 20 генә яшь диделәр. Бик зурлап туй үткәрделәр. Егет ягыннан нинди чыгымнар булганын белмибез, ә кызныкы үзебезнең күз алдында бит. Бөтен кирәк-ярагын әйтеп тормыйм, туй күлмәге генә дә 56 мең сумлык булды, диделәр. Ике көн рәттән Казанга барып, әллә ничә кибеткә кереп, йөз төрлесен киеп караганнан соң, кызга ошый торганын тапканнар икән. Мин борынгы заман кешесе инде. Заманында туй күлмәгемне дә үзем теккән идем. Җиңел тукымадан тегелгән ул күлмәгемне аннан соң авылда концерт куйганда да, кунакка барганда да бик күп кидем әле мин. Шуларны сөйләп күрсәткәч, туганнарым көлде генә. «Бердәнбер кызыбызның гомердә бер буласы туй мәҗлесенә бернәрсә дә жәл түгел», – диделәр. Шулай дия-дия кредит җыйдылар. Хуш, туй әйбәт кенә узды, килен токмачы да үтте. Ә өч айдан соң кыз аерылып кайтты. Шундый зур чыгымнар тотып туй уздыру кирәк булдымы икән соң? Әле туйга дип алган кредитларын тиз генә түләп тә бетерә алмаслар.

Исемем һәм адресым редакция өчен генә

УКЫТУЧЫЛАР БДИ БИРӘ

Инде балаларны гына түгел, укытучыларны да БДИ бирдертеп җәфалый башлаганнар икән. Быел да мөгаллимнәр имтихан бирәсе дип ишеттем. Бездә укытучылар бик күп: улым, ике киленем, сеңлем, аның ике улы, бер кодагыем… Алар өчен борчылып торам инде. Ул БДИны бөтен кеше дә бирәсеме икән соң?

Раилә ТИМЕРШИНА,

Зәй районы

2016-2017нче уку елында үз фәне буенча бердәм дәүләт имтиханы бирүдән югары категорияле мөгаллимнәр, шулай ук быел беренче, югары категориягә аттестация узган укытучылар азат ителә. Былтыр башлангыч сыйныф укытучылары имтиханны тапшырмаган иде, быел исә аларга да сынау тотарга туры киләчәк. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен тест сорауларын Казан педагогия көллияте белгечләре әзерли. Сорауларның күбесе педагогика һәм психология өлкәсенә караячак, дип белдерде алар.

***

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Үзегезнең соравыгызны тапмасагыз – аптырамагыз, аларга җавапны киләсе саннарыбызда бирербез. Һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшләвен онытмагыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии