- 25.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Исәнмесез «Безнең гәҗит» редакциясе хезмәткәрләре! Шушы исәнләшү минем үземә бер дә ошамаса да, шулай дип язам инде.
…Тешне кысып булса да, кайвакыт, Татарстан Республикасы халык депутатлары сессиясен радиодан тыңлаган булам. Татарча сөйләмәсләрме, дигән булам, үземчә. Андагы урысча чыгыш ясаучылар һәм аны алып баручы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да «Республика Татарстан» дигән сүзне бик күп кыстыралар. Әйе, хәзергә Татарстан бар әле, ә татар теле юк. Рәзил Вәлиев белән Роберт Миңнуллиннан кала, җыелыш тулаем диярлек (98%) урыс телендә бара. Анда утыручы депутатларның исем-фамилияләре татар булса да, аларның үз туган телләрен белмәүче маңкортлар булуы бик кызганыч һәм аяныч хәл. Шулай булгач, анда җыелып, чүбек чәйнәп утыручының татар милләтенә ни файдасы бар соң? Законлы рәвештә «Дәүләт теле» дип аталган туган телебезне шулай мыскыл итү – санга сукмау, бернинди кысаларга да сыймый бит җәмәгать. Анда утыручылар нигә бераз гына шул турыда уйламыйлар икән соң? Мин шуңа бик үртәләм…
Адресым редакция өчен генә.
Комментарии