Сайлаулар җитсә…

Сайлаулар җиткән саен минем үзем белән булган бер хәл искә төшә. 70нче еллар башында мин беренче тапкыр сайлауда катнаша башладым. Безне – беренче тапкыр сайлауда катнашучыларны авыллардан җыеп алып, район үзәгенә алып бардылар. Анда башта җыелыш, аннары концерт булды. Ләкин ничек сайларга икәнен мисал белән аңлатмаганнар, күрәсең.

Сайлау җитте. Мин сайлау кәгазен алып кабинага кергәч, карыйм: анда 2-3 фамилия язылган. Күрше кабинада С. Җәүдәт абый (хәзер мәрхүм инде). Мин Җәүдәт абыйдан акрын гына: «Монда ничек сайларга соң?» – дип сорадым. Ул әйтә: «Җаным, барысын да сызып ат та, әниеңнең фамилиясен язып куй», – ди. Мин, әлбәттә, әнине язмадым, ләкин барысын да сызып аттым. Шуннан бирле сайлауга барсам, барысына да каршы, дип язып куям. Чөнки сайлауларда, мәрхүм Җәүдәт абый әйтмешли, эшләүчеләр түгел, эшләмәүчеләр сайлана.

Вазыйх ХӘЙРЕТДИНОВ,

Буа районы

Комментарии