«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ВАФИРӘ ТУРЫНДА ХАТИРӘЛӘРНЕ ЯҢАРТТЫГЫЗ

Вафирә Гыйззәтуллина турында узган санда басылган истәлекләрне укыдым да («Вафирә җырлап кына да йөри ала иде, ләкин ул ирек яратты, Татарстанын һәм милләтен яратты…», №38, 19 сентябрь, 2018) шалтыратырга булдым әле. Бик әйбәт язгансыз, хатирәләрне яңарттыгыз, рәхмәт сезгә. Минем дә истәлегем бар Вафирә турында. Ул вакытларда мин митингларны оештыручыларның берсе идем. Вафирә бик актив, кыю булды. Бер генә митингны да калдырмый иде. Ә ул заманда атна саен митинг булып торды.

Берсендә Казанга Шахрай килде (Сергей Шахрай – ул вакытта Ельцинның киңәшчесе. – Авт.). «Шәймиевне кулга алырга килгән икән» дигән сүз чыкты. Шунда 20ләп кеше Шәймиевне уратып алды. Шулар арасында Вафирә дә бар. Шахрай Министрлар Кабинеты ишегендә күренгәч, Вафирә аңа: «Менә карагыз безнең халыкны, без бик күп. Бирмибез Шәймиевне!» – дип кычкырды. Мәйданга 100 меңләп кеше җыелган булгандыр.

Әле тагын Флера Зәйнуллина исемле активистыбыз бар иде (ул да мәрхүмә инде). Генерал кебек иде ул. Бервакыт халык аның кушуы буенча Югары Совет бинасын әйләндереп алды, бер генә рәт тә түгел – унар рәт итеп. Никадәр халыкны тыңлата алырдай батыр кызларыбыз бар иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

НИНДИ ҮЗГӘРЕШ КӨТЕЛӘ?

Телевизордан колак читем белән генә «инвалидлар өчен парковка кагыйдәләре үзгәрә» дигән хәбәрне ишетеп калдым, ләкин аңлап бетерә алмадым. Мин үзем дә инвалид, иске генә булса да машинам бар. Атнага ике тапкыр Казанга барырга туры килә. Нинди үзгәрешләр булыр икән инде тагын?

Габделхәй КӘРИМУЛЛИН,

Лаеш районы

Чыннан да, 1нче ноябрьдән машинаны парковкада калдыру кагыйдәләре үзгәрә. Нинди үзгәреш икәнен Казан шәһәренең транспорт буенча комитеты рәисе Айдар ГАБДЕЛХАКОВ аңлатты. «1нче ноябрьдән башлап, инвалид муниципаль парковкаларда үз машинасын инвалидлар өчен дип махсус билгеләнгән урыннарда гына бушлай калдыра алачак. Әгәр ул урында инде машина тора икән, акча түләп, башка урынга куярга яисә «инвалидлар өчен» дигән бүтән буш урынны эзләргә туры киләчәк», – диде ул.

Моңарчы инвалидлар парковкада теләсә кайсы урынга машинасын бушлай куя ала иде. Күргәнегезчә, алардан да акча каеру җаен тапканнар. Казанның муниципаль парковкаларында инвалидлар өчен дигән махсус тамгалы 221 генә урын бар, ә теркәлгән машиналы инвалидлар саны – 5200. Кем өлгерә, шул машинасын бушлай куя булып чыга инде, димәк…

АВЫЛДАШЛАР ТАШЛАМЫЙ

Биектау районы, Кече Битаман авылы кешеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Энем гаиләсе белән шул авылда яши. Дүрт балалары бар – олысына 14 яшь, иң кечкенәсенә 7 ай, бер пособие акчасына гына яшиләр. 6 мең сум инде ул. Ул акчага гына яшәве бик авыр. Аллаһның рәхмәте яусын, авыл халкы ташламый. Кем азык-төлек бирә, кем – савыт-саба, кем – кием-салым, хәтта кер юуу машинасына кадәр бирделәр. Күрше Хәдимә апага аерым рәхмәт әйтәм. Ул энем гаиләсенә гел терәк булып, ярдәм итеп тора. Моңарчы аның хәтле дип белми идем, менә энемнең гаиләсенә булыша башлагач аңладым: бик миһербанлы, шәфкатьле икән безнең авыл халкы. Балаңны үзең таптың – үзең бак, дип тормыйлар, кулдан килгәнчә булышалар.

Тагын бер рәхмәтем авылдашым, классташым шагыйрь Рафис Корбанга. Безнең авыл турында бик әйбәт китап язды ул. Анда авыл турында бөтен мәгълүмат бар! Бик зур эш башкарган Рафис. Ул китапны бик матур итеп тәкъдим дә иттеләр, авылда бәйрәм оештырдылар.

Рәмзия ГАЛИҖАНОВА,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Әгәр үз соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии