Бәя куя беләләр

Бәя куя беләләр

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә, 15 яшьлек бертуган сеңлем, Саба районының Шәмәрдән бистәсенә, «Күз хирургиясе үзәге»нә алып барып кайтуымны сорады.

– Күзлекне алыштырасы иде. Шуңа рецепт кирәк, – диде ул. Телефоннан әйтелгән бәя дә куркытмаган туганымны. Тулы тикшеренү өчен 1125 сум кирәк булачак, дигәннәр. Күз буенча йөргән-белгән кеше буларак, бу сумма миңа космик корабльдәй бик зур кебек тоелса да, дәшми калдым.

Окулистларны үзебез дә чит итмибез анысы, Казанда даими тикшеренеп торабыз. Җитмәсә, Шәмәрдәндәге бу үзәктә булганым юк, үзем дә бераз карап-белеп кайтырмын. Кыскасы, каршы килмәдем.

Билгеләнгән вакытка бардык. Алдан шалтыратып язылган булуыбызга карамастан, бераз көтеп утырырга туры килде. Әнә шул чакта, хезмәт күрсәтү бәяләре язылган альбомны актарып чыгасы иттем дә. Күзлеккә рецепт кына кирәк булгач, 1125 сумлык тулы тикшеренү үтү мәҗбүри түгел икән, ләбаса. Регистратурада утыручы хатын-кыз белән шушы бәяләр турында тәфсилләп сөйләшә торгач, 370 сумга да күз тикшертеп, рецепт язып алып булганын аңлап алдым. Бигрәк ваклангансың, диярсез… Әйе, вак кеше мин. Аеруча кемнеңдер сине алдап, хәләл акчаңны алып калырга маташуын аңлап алган очракта.

Кат-кат сорап, инде шәфкать туташы белән дә тагын бер кат аңлашып, туганымның күзен тикшерергә кертеп җибәрдем. Озак та үтмәде, чыкты бу.

Инде эш беткәч, регистратурага акча түләргә килеп бастык.

– Сездән 595 сум. Әле 190 сум ташлама ясадык, – ди регистратурадагы акыллы хатын.

– Соң, сез бит безгә алдан, 370 сум гына була, дигән идегез.

– Ул кызыгыз табибтан консультация дә алды.

– Ә сез консультация кирәкме дип ул кыздан сорадыгызмы соң? – дидем, аптырап.

Шул арада шәфкать туташы чыгып җитте һәм миңа кычкыра башлады. Имеш, мин юктан проблема ясыйм, ә алар барысын да алдан кисәткәннәр. Прайсны да мин алдан караганмын, ә миңа түлисе дә чыгып китәсе генә калган икән. Әйе, карадым мин прайсны, ләкин без алдан ук 370 сум гына түләячәкбез дип килешкән идек бит.

– Туктагыз әле, мин сезгә кычкырмадым. Закон телендә бу әйбер «нинди дә булса хезмәт күрсәтү төрен мәҗбүри тагу» дип атала. Ул сездән консультация сорадымы? – дидем, инде тавышымны тагын да әкренәйтә төшеп.

Регистратурадагы хатын икенчесен уздырып кычкыра башлады:

– Бар, табибны чакыр, үзе аңлатсын, мондый ризасызлык булмасын монда!

Шәфкать туташы (кызганыч, исем-фамилиясен язып алып калмаганмын), пырылдап кереп тә китте.

Инде акчамны түләп тыныч кына чыгып китмәвем өчен үземне сүгә дә башлаган идем, күренде. Бәширов фамилияле бу туганыма үткәрелгән консультацияне болай дип аңлатты:

– Ул бездән, нинди витаминнар эчәсе, дип сорады бит.

– Нинди витамин эчәсе икәнен әйткән өчен сез тагын 300 сумнан артык акча алырга булдыгыз һәм, без күпсенмәсен өчен, 190 сум ташлама ясарга уйладыгызмыни? – дип кычкырасым килсә дә, тып-тыныч тавыш белән:

– Ә сез бу сорауга җавапның табиб консультациясе булып саналачагын һәм аның өчен өстәмә түлисе булачагын кисәттегезме соң? – дигән сорау белән чикләндем.

– Менә бит, мин аңа «выписка» да ясап бирдем.

– Мин сезнең белән бәхәсләшергә теләмим, ләкин кабинетка кереп киткәнче бер бәя әйтеп, инде аннан чыккач, бөтенләй башка тарифлар билгеләвегез бик үк дөрес түгел, – дидем дә, саубуллашып чыгып киттем.

Туганым бу үзәктән чыккач:

– Гомер буе ике күзем ике төрле күргәнгә, төрле диоптрийлы пыялалы күзлек кидем, ә монда минем ике күземә дә бер үк төрле диоптрийлы рецепт бирделәр, – диде. Аптырагач, икенче көнне башка бер табибка барып, 100 сум түләп, тагын бер кат күзен тикшерттек һәм ул рецепт, никтер, Шәмәрдәндәге «Күз хирургиясе үзәге»неке белән чагышмады. Ике күзнең ике төрле күрүе тагын бер кат расланды. Шул икенче табиб биргән рецепт белән күзлек ясаттык.

Крылов үз мәсәлләрен мораль белән тәмамлаган кебек, мин дә язмамны мораль белән төгәллим әле: шәхси клиникаларга килгәч, алдан ук нәрсә өчен һәм күпме акча түләячәгегезне сөйләшеп, килешеп куегыз. Артыгын түләмәгез! Шәфкать туташлары акаеп кычкырса, минем кебек борылып чыгып китмәгез, ә баш табибка яки клиниканың директорына шикаять белән керегез. Шундый бәяләр куя белгән клиника хезмәткәрләре үз клиентларын хөрмәт итәргә, алар белән аңлаешлы һәм тыныч итеп сөйләшә дә белергә тиеш! Бу язманы Шәмәрдәннең «Күз хирургиясе үзәге» җитәкчелеге укыр һәм үз хезмәткәрләре белән җитди сөйләшү үткәрер дип уйлыйм.

Илдинә ЯДКӘРОВА.

P.S. Әйтергә онытканмын, ишек төбенә бахиллалар куярга да онытмагыз. Шулкадәр акча түләүче пациентларыгызга «нүжәли» ике сумлык бахилла жәл инде?! Бәя куя беләләр , 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии