Танышларым качтылар

Моннан бер-ике дистә еллар элек, 30нчы август көнне дустым, шагыйрә Нәҗибә апа Сафина мине М. Горький исемендәге ял паркына гармун уйнарга чакырды. Анда безгә тагын бер гармунчы килеп кушылды. Кая гына карасаң да, урыс көйләре яңгырый. Иркен сулыш алып, тальян гармунда халык көйләрен уйнап җибәрдем. Яңа танышым хромкада сыздыра.
Шулвакыт халык арасыннан Казан шәһәренең 40нчы мәктәбендә укытучы булып эшләүче таныш ханымны күреп алдым. Безгә таба килә иде, мине танып алгач, исәнләшеп тә тормыйча, юлның икенче ягына чыгып китте. Ул да түгел, мине Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыткан укытучым пәйда булды. Безне ерактан гына бик игътибар белән күзәтте дә шулай ук юкка чыкты.
Ерактан тагын бер танышымның килгәнен абайлап алдым. Ул барган уңайга тиз генә исәнләште дә юлын дәвам итте. Мин аптырап калдым. Гел елмаеп, әллә кайдан күрешә торган танышымның бүген йөзе бик кырыс, нигәдер тизрәк шылу ягын карады. Югыйсә элек тә аның гармун уйнаганымны күргәне бар иде. «Башымдагы түбәтәйне салып җиргә куйыйммы, нәрсә булыр икән?» – дим гармунчы егеткә, шаяртып. «Казан урыс шәһәре шул, болай утырсак, Татарстанның мөстәкыйльлек алган көннәре дә онытылыр әле!» – дигән иде яңа дустым, уйланып ул вакытта. Чыннан да шулай булып чыкты шул.
 

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии