Кытайлашабыз

Кытайлашабыз

Без бу дөньяда бернәрсәгә дә шаккатмаска күнегеп киләбез бугай. Хәбәрне ишетүгә, бераздан онытабыз. Аның онытылмый, башка кереп утыра торганнары да бар. Алар бик озак борчып тора әле. 
Соңгы вакытта безнең ил, шул исәптән Татарстаныбыз да, Кытай белән бик дуслашып китте. Алыйк мин яшәгән Чаллы шәһәрен. Монда инде шактый зур булган «Хаер» суыткычлар заводы бар. Ул Кытайныкы. Әле тагын бер хәбәр иреште: «Круглое поле» станциясендә логистика үзәге төзиячәкләр икән. Кытайныкы булачак. 1500 кешегә эш урыннары вәгъдә итәләр. Ни өчен Татарстанда? Ни өчен кытайлар? Башка әнә шундый уйлар килә. Аны бит Вологда яки Псковта да төзергә булыр иде. Ләкин анда промышленность бик зәгыйфь. Татарстан – алдынгы регион, бездә юллар да яхшы. Кытайга да якынрак. Халыкта шундый сүз бар: «авызына бармагыңны тыксаң, кытай аны да өзеп алачак». Белүебезчә, Ерак Көнчыгышта инде миллионлаган гектар басу-кырлар, урманнарны кытайлар биләп алган. Анда меңәрләгән кытай кешесе эшли. Кытай авыллары, кытай поселоклары да үсеп чыккан, диләр. Кыскасы, алар анда үзләрен тулы хокуклы хуҗалар итеп хис итәләр. 
Хәзер матбугатта, телевидениедә шундыйрак фикерне алга сөрәләр: кытай телен өйрәнергә кирәк, дус булмаган илләрнең телен өйрәнмәскә! 
Мин үзем Кытай белән дуслыкны болайрак күз алдына китерәм: киләчәктә урамда татарча да, урысча да бер сүз ишетмәссең, бөтен җирдә кытайча, кытайча... Бөтен җирдә кытай. Кытай рестораннары, кытай кафелары... Анда кытай ризыклары гына – елан, бака, таракан... Ниндидер саташулы төш кебек. 
 

Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии