Халкымның зирәк сүзләре

Телебез гаҗәеп яңгырашлы, матур, серле безнең. Әллә нинди гаҗәеп гыйбарәләр бар. Әйтик, матур җыр, дибез. Радиодан матур җыр тапшырабыз, диләр. Ә бит матурлык-ямьсезлек күреп-багып кына ачыклана ала. Без шуны кабул итәбез. Тәмле сүз, йомшак сүз, каты сүз, диләр. Сүзне тотып карап буламы? Әче җил, диләр. Кем аны ашап караган? Җырның ертыгы юк, дигәне дә бик кызыклы. 
Саба районы китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Рәкыйп кызы Рабит Батулланы очрашуга чакырды. Шунда олпат язучыбызга: «Матур җыр дип әйтәбез. Матурмы-ямьсезме икәнен күреп булмый бит», – дигән сорау бирдем. «Аллаһы Тәгаләне бар диеп беләбез, ышанабыз. Әмма күргәнебез юк. Менә шулайрак килеп чыга инде», – дип җаваплады ул. 
Шушы форсаттан файдаланып, Ләйсән турында да языйм әле. Аның оештыру сәләтен, энергиясен якыннан аралашкан кешеләр бик яхшы белә. Безне кемнәр белән генә очраштырмады ул. Кайларга гына алып барып, ниләр генә күрсәтмәде. Район буенча да экскурсиядә булдык, Болгар, Биләр, Зөя утравына да барып кайттык. Чепья, Мари Иле, Чабаксар... 
Кабатлау булса да әйтим әле, без, татарлар, кеше белән «Исәнмесез!» дип исәнләшәбез. Ә бит аның күп вариантлары бар: «Саумысыз. Кәефләр ничек?» Шулай да иң дөресе: «Әссәләмегаләйкем». Башкорт дуслар «саумысез» дип кулны кыса. Исән кешедән «исәнмесез» дип сорау да мәзәк инде. Исән икәне күренә ич. Бу сүзләр – минем уйлануларым гына. 
Дөньяда өч әйбердән дә кадерле әйбер юк – иман, мәхәббәт, дуслык. Өч әйберне беркайчан да югалтырга ярамый: өметне, намусны, тынычлыкны. 
 

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН, 
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии