Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ОНЫТЫЛМАС АВГУСТ КӨННӘРЕ

Татар халкы Сөембикә манарасына ярымай куюны түземсезлек белән көтте. Бу изге эштә ТАССР мәдәният министры урынбасары Габбәс Мөхәммәтшинның тырышлыгын бәяләргә кирәк. Манара төзекләндерелде, ярымай эшләнелде һәм, ниһаять, 1990нчы елның 23нче августында ай манарага куелды. Атаклы композитор Мәсгудә Шәмсетдинова бу вакыйга вакытында мөнәҗәтләр әйтеп торды, шунда ук яңгыр да сибәләп китте. Бу көнне яхшыга юрадылар... Бер төркем милләтпәрвәр бу вакыйганың шаһиты булды. 30нчы август көнне Ирек мәйданында ТАССР Югары Советы республиканың дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул итте. Татар һәм урыс телләре тигез хокукта дәүләт теле булып беркетелде. Ни кызганыч, хәзер Татарстан республикасы хокуклары автономия вакытында булган кадәр дә юк. 90нчы еллардагы милли күтәрелеш кызуы сүрелә бара. Милләтебезгә үз хокукыбыз өчен көрәшне туктатырга ярамый. Дәүләтне торгызу өчен зур тырышлык куярга кирәк әле.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КИБЕТТӘ ДӘ АЛДЫЙЛАР

Кибетләрдә кайбер товар бәяләрен тиеннәр белән билгелиләр. Мәсәлән, 21 сум 99 тиен. Шул ук вакытта, тиен акчалар инде күптән кулланылышта юк. Тик сатучы тиешле 21 сум 99 тиен урынына «сдача» бирә алмыйм дип, 22 сум алып кала. Беркайчан да 1 тиен акча бирелми. Бу хәл сатып алучыларны алдау була түгелме?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Сезнең соравыгызга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин җавап бирде:

– Кибеттәге товарның бәясе килешүнең мөһим шарты булып тора. Бәя «ценник» рәвешендә чагылдырылган оферта белән билгеләнә. Сатып алучы товарны сатып ала икән, димәк, оферта белән килешә һәм аның өчен нәкъ менә 21 сум 99 тиен сум түләргә тиеш була. Шуңа күрә кассада 22 сум акча таләп иткән сатучы сатып алучының хокукларын боза.

РФ Финанс министрлыгының 30.08.1993нче ел, № 104 РФ Финанс министрлыгы тарафыннан расланган «Халык белән акчалата исәп-хисап ясаганда контроль-касса машиналарын эксплуатацияләүнең типик кагыйдәләре»ндә шәхси эшмәкәр, предприятие директоры (мөдире) яисә аның урынбасары, дежур администратор кассирны сатып алучылар белән исәп-хисап ясау өчен кирәкле акча күләме, тиен һәм кәгазь акча белән тәэмин итәргә бурычлы.

Акча алмаштырылмаган очракта, сатып алучы шикаять китабын таләп итәргә һәм предприятие җитәкчесенә кулланучылар белән исәп-хисап ясаганда булган проблема турында хәбәр итәргә хокуклы. Сатучы (вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) кулланучылар хокукларын бозган өчен законда яки килешүдә каралган җаваплылык алдында тора.

БАЛАЛАРЫ ЮК

Якын туганымның гаилә корганына алты елдан артык вакыт үтте. Тормышлары җитешле, тик балалары юк. Табибларга, күрәзәчеләргә дә бардылар, тик нәтиҗәсе юк. Бу мәсьәләгә карата берәр дин әһеленең җавабын ишетәсе килә иде. Бәлки, укый торган догалары бардыр?

Рәмзия САФИУЛЛИНА,

Чаллы шәһәре

– Күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итү ислам дине буенча тыела. Киләчәкне Аллаһы Тәгалә генә белә. Безгә, кешеләргә исә Аллаһ каршында дога кылып сорарга гына кирәк. Аллаһы Тәгалә сораганны, дога кылганны ярата. Казанның һәр мәчетендә дә парлар белән әңгәмә алып бару, аларга атап дога кылу гадәте бар. Һәр мәчеттә дә моны теләп башкарырлар. Хәзрәт белән сөйләшеп, күрешү көнен һәм вакытын билгеләргә кирәк, – дип җавап бирде сезнең соравыгызга «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс.

ЯРДӘМЕ ТИДЕ

Коронавирус белән авырган һәм авырмаган кешеләргә дә әрем суын эчәргә киңәш итәләр. Әремнең бер ботагын 15 сантиметр озынлыкта итеп сындырасың да, эссе суга салып, каплап куясың. Бу төнәтмә – бик көчле антибиотик. Профилактика чарасы буларак та кулланырга мөмкин. Яңалык та түгелдер, тик файдасы зур.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: әрем һәркемгә дә ярап бетмәскә мөмкин, шуңа күрә табиб белән киңәшләшеп алу кирәк.

АКЧАНЫ ТОТЫП КАЛАЛАР

Без – ике пенсионер. Ай саен капиталь ремонт өчен дип, акча тотып калалар. Яшебез 80нән үткән. Ә андыйлардан алынмый, диләр иде. Ике кешегә бергә 573 сум чыга бит ул. Бу дөресме?

Хәйдәр ӘХМӘТҖАНОВ,

Биектау районы, Бөреле авылы

Мөрәҗәгатегезне Биектау районы социаль яклау бүлегенә юлладык. Анда безгә болай дип аңлаттылар:

– Капиталь ремонт өчен түләү буенча төбәк ташламалары шәһәр яки өлкә дәрәҗәсендә билгеләнгән. Төбәк ташламалардан файдаланучыларның өстәмә категорияләрен үзе билгеләргә һәм алар өчен компенсация күләмен билгеләргә хокуклы. Капиталь ремонт буенча федераль ташламалар Чернобыль авариясе аркасында зыян күрүчеләргә, сугыш ветераннарына, инвалидларына һәм сәламәтлек торышы һәм башка кайбер категорияләргә салынган. Шулай ук капиталь ремонт өчен түләгәндә ташламалар 70 яшьтән өлкәнрәк эшләмәүче пенсионерларга да бирелергә мөмкин. Капиталь ремонт буенча барлык кертемнәр дә махсус счетта җыела, кирәк булганда, торакка хезмәт күрсәтүче идарәче компания шул акчадан файдалана ала. Закон буенча 80 яшькә җиткән кешеләргә капремонт өчен акча түләргә кирәкми, чөнки алар 20-30 елдан соң үткәрелгән эш нәтиҗәсеннән файдалана алмаячак.

80нән өлкәнрәк пенсионерлар Конституция нигезләмәләре буенча түләүдән тулысынча азат ителгән. Әгәр кешегә квитанция килә һәм анда «капиталь ремонт» графасында хезмәтнең тулы бәясе күрсәтелгән икән, пенсионер компенсация түләүләреннән файдалана ала. Моның өчен аңа кирәкле сумманы түләргә һәм квитанция белән социаль яклау үзәгенә барырга кирәк. Пенсионерга яңадан исәп-хисап ясап, гариза биргәннән соң 10 көн эчендә тотылган акчаны кире кайтарачаклар.

ЮЛ АКЧАСЫН БИРМИЛӘР

2004нче елда пенсиягә чыктым. Моңарчы юл акчасын түләделәр, тик апрельдә туктаттылар. Бер айда улым налогны телефон аркылы гына түләгән һәм 17 тиен бурычы калган. Белү белән түләдек, тик юл акчасын бетерделәр. Азнакайга социаль яклау бүлекчәсенә бардык. Сезнең йортыгыз 48 квадрат метр, диләр. Моңарчы түләделәр бит, ник хәзер генә шулай булган соң?

Хәмидә МУСИНА,

Азнакай районы, Кура Елга авылы

Сезнең соравыгызны Азнакай районы социаль яклау бүлекчәсенә юлладык. Анда безгә болай дип аңлаттылар:

– 2019нчы елның 1нче апреленнән яңа үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер пенсионерларның мал-мөлкәте дә исәпкә алына. Бу үзгәрешләр мал-мөлкәте үз исемендә булган пенсионерларга кагыла. Әгәр дә ялгыз пенсионер исеменә язылган йорт яки фатир 80 квадрат метрдан зуррак булса, аңа юл акчасы исәпләнми. Шул ук вакытта ялгыз пенсионер исемендә ике яки аннан да күбрәк йорт яки фатир булса, пенсионерга каралган өлешнең гомуми мәйданы 40 квадрат метрдан артмаска тиеш. Хәмидә апаның башта бурычы булган, аны түләгәннәр. Аның йортында улы да теркәлгән һәм йорт мәйданы бер кешегә тиешле 40 квадрат метрдан артып китә. Әгәр дә ул малаен пропискадан төшерсә, юл акчасы билгеләнергә мөмкин.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии