- 25.06.2019
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2019, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АНДЫЙЛАРГА УРЫН ҖИТӘ
Чирле кешене туганнары еллар буе больницага сала алмый интеккәндә, мөселманнарны яклап пикет оештырган Хәбиров Рәисне психиатрик больницага салдылар. Аның кебек кешеләр өчен ул больницада һәрвакыт урын бар.
Ринат РИЗВАНОВ,
Казан шәһәре
ЯМЕ КАЛЫРМЫ?
Безнең авыл Сабан туеның төп «бүләге» Нурзадә булды. Аның чын, саф татар кызларына хас булган йөз-кыяфәте, үзенчәлекле тавышы үзенә җәлеп итте. Елга бер килә торган Сабантуйны бушка уздырасы килмәде, ул җырлаганда без дә биедек, җырладык. Ни кызганыч, хәзер бу милли бәйрәмнең нуры бетә бара. Элек бу бәйрәм иртүк башланса, хәзер көндезге өчтә, дүрттә башлыйлар да, кичке җидегә кадәр төгәлләп тә куялар. Элек авыл җырчылары гармуннарда уйнап, халык белән бергә мәйдан әйләнәләр иде. Хәзер бөтенләй башкача. Сабантуй начар узды дип әйтмим, ләкин хәзер миллилек югала, бүтән төрле уеннар керә. Шулай барса, киләчәк буынга Сабан туеның нинди яме калыр икән?
Мәүлидә ГАЙСИНА,
Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы
КЫЙММӘТКӘ ТӨШӘЧӘК
Матбугат чараларыннан билгеле булганча, шәхси зиратлар ачу да рөхсәт ителәчәк. Кешеләргә бик озак яшәргә туры килер, чөнки мәетне җирләү бик кыйммәткә төшәчәк. Президент В. Путин елдагы чыгышында Русия Федерациясендә кеше гомере озынлыгын 80 яшькә җиткерү каралганлыгын әйткән иде. Менә чит илләрдә мәетне җирләү кыйммәтләнгәннән куркып, озак яшиләр, ахрысы.
Сәгъдулла-ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
БАЛТЫРГАН АШАГЫЗ!
«Татарстан хәбәрләре»ндә 3-4 районда балтырган дигән үлән үсә дип сөйләделәр. Анда хатын-кызларның печән чапканы да күзгә чалынды. Аларны кайдан тапканнардыр, хәзер бер җирдә дә чалгы тотып печән чапкан кеше юк бит. Ә балтырган үләненә килсәк, ул бик файдалы. Элек шул балтырган, кычыткан, ат кузгалагы ашаган кешеләр 80 яшьне үтеп киттеләр, ә хәзерге буын 60 яшькә дә җитә алмый.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
Редакциядән: монда сүз, без балачакта җыеп ашый торган тәмле балтырган турында түгел, соңгы елларда зур тизлектә таралып килүче гаять куркыныч үсемлек – Сосновский балтырганы (Борщевик Сосновского) турындадыр. Аны бары тик даими чабып, кыркып торып һәм гербицидлар сибеп кенә юк итеп була. Ул бик агулы: согы тәнгә тисә – яктылык тәэсирендә кешенең тәне бик нык пешә, озак дәвалана, эзе кала, күзгә тисә – кеше сукырая. Шуңа күрә аның белән бик сак эш итәргә кирәк.
ПРОГРАММАНЫ КАЛДЫРЫГЫЗ!
Мин «Безнең гәҗит»не беренче саныннан бирле алдырам. Без пенсия яшендәгеләргә программа бик кирәк. Мин урысча бер авыз сүз белмим. Шуңа күрә, андый-мондый программаны бетерергә уйласагыз, татарча каналларны булса да калдырыгыз.
Исемем редакция өчен генә,
Әтнә районы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии