Иске сарайларны сүттерәсе иде…

Иске сарайларны сүттерәсе иде…

Хөрмәтле редакция! Сезгә Балтач районы шәһәр тибындагы Балтач бистәсеннән, Ленин урамы 17нче йортта яшәүчеләр яза һәм фотосурәтләр җибәрә. Безнең йортка аерым, әйбәт котельный салдылар. Хуҗаларыбызга моның өчен без бик рәхмәтле. Ул безгә бик әйбәт булды. Җылы өйләрдә тордык. Әмма безне борчыган икенче бер мәсьәлә бар. Шушы котельныйга терәлгән гараж һәм буйга сузылган бик иске сарай бар. Ул сарайларның инде хуҗалары да юк, җәй җиткәч анда сәрхушләр ял урыны ясап утыралар, янгын чыгу куркынычы бар. Бу йортта яшәүчеләр күбебез – пенсионерлар, ялгыз хатыннар. Ул сарайларны төзәтә дә, сүтә дә алмыйбыз. Торак коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә әйтеп карадык, алар игътибарга да алмадылар. Шуңа сезгә язарга булдык. Бәлки безнең ишек алдын тәртипкә китерергә сез ярдәм итәрсез. Без яңа сарай салып бирүне сорамыйбыз. Шушы иске сарайларны сүттерүне сорыйбыз. Газ котельные янында мондый хәрабәләрнең булуы, янгын куркынычыннан, икенче яктан бик ямьсез күренеш бит. Кунаклар килсә дә, бик күңелсез. Бу – бистәбезне бер дә бизәми.

Сезгә зур хөрмәт белән, 17нче йортта яшәүчеләр.

Редакциядән: Ишек алдыгызны тәртипкә китерү белән, билгеле, без түгел, торак коммуналь хуҗалык шөгыльләнергә тиеш булгандыр. Ләкин сезнең мөрәҗәгатьләрдән соң да, берни эшләнмәгән икән, без дә кабат аларга мөрәҗәгать итеп тормадык – туп-туры Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улына шалтыраттык. Әле шунысын да искәртик, Балтач хакимиятендә җитәкчеләр алмашыну файдага булган икән. Бу вазыйфада бит ничә еллар Рамил әфәнде Шакиров тора иде. Ә ул мондый мөрәҗәгатьләр буенча шалтыратасыңмы, башка сәбәп беләнме, шәхсән безгә: «Бернинди дә комментарий бирмим», – дигән сүздән артыгын әйтми иде. Хәтта халык зарын ишеттерү өчен шалтыраткан чак булса да… Тик, тикшерү комитеты Шакировка ялган документлар хәстәрләве өчен җинаять эше кузгатты, соңыннан суд булды. Аннан соң Шакировны Түбән Камага җибәреп, яңа урында кәнәфи бирделәр. Бу хакта язган идек тә инде. Балтач хакимиятенә килгән яңа башкарма комитет җитәкчесе исә, бик ачык йөзле кеше икән. Вакыт табып, халык гозерен тыңлады. Әле ярдәм дә итәргә сүз бирде.

– Нишләп халык безгә турыдан туры мөрәҗәгать итми икән соң? Әле күптән түгел генә Төзүчеләр урамы 10нчы йорт адресы буенча урнашкан күпкатлы йорт каршысында нәкъ шушы эшне эшләдек. Анда да нәкъ шундый ук агачтан төзелгән сарайлар бар иде. Янгын куркынычсызлыгы буенча да ул таләпләргә туры килми торган иде инде. Рәвеше ягыннан да матур түгел иде. Безгә мөрәҗәгать иттеләр дә, аны сүтеп, чистартып, урынын рәтләп калдырдык. Матур итеп агачлар утыртырга да уйлыйбыз ул урынга. Ә миңа сез шалтыраткан мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткән бер генә кеше дә юк иде, белмәдек. Кешеләрне җыярбыз, сөйләшербез. Күпмедер финанс чыгымнары сорый бу, сүз дә юк, ләкин эшләрбез, – диде ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии