Маршал белән очрашу

Сезнең Советлар Союзы маршалы белән очрашканыгыз булдымы? Ә менә безнең – булды. Бу кемгәдер бик сәер тоелыр инде, чөнки без аның белән армиядә дә, Кызыл Мәйданда да түгел, ә туган авылыбызда – Лаеш районы, Яушыйк авылында очраштык.

1970нче елның август башлары иде. Миңа ул вакытта 13 яшь, мәктәптә укыган чак. Авылыбыз бик зур түгел безнең. Сыер-сарык көтүләрен чираттан көтәбез, чөнки көтүчеләр яз башында ялланган булалар да, бер-ике ай көткәч, ташлап китеп баралар. Менә без дә матур гына бер көнне чират буена көтү көтәргә чыктык. Әти-әниләр, билгеле, колхоз эшендә, алар көтү көтеп йөри алмый, бу эш безнең ише малай-шалайларныкы. Энекәш белән мин – сарык көтүендә, ә күрше Рамил белән Шамил сыер көтүе көтә. Сыерлар ул вакытта 200ләп баш, сарыклар 700-800 тирәсе булгандыр. Безнең авыл бик матур урында урнашкан – Мишә елгасы Кама култыгына тоташа. Урманы да ерак түгел, көтүлек җирләре дә хәйран гына.

Без үзебезнең терлекләрне «Күпер елгасы» дигән җиргә алып бардык. Ул авылдан 2-3 чакрым ераклыкта бугай. Көннең матурлыгы! Ичмасам, «өф» иткән җил дә юк. Кинәт тынлыкны ерактан килгән моторлы көймә тавышы бозды. Без тизрәк шул көймә килгән якка авыштык. Ул яр буенда туктады. Бу урында яр биек түгел, булса, шул бер метрлап кына булгандыр. Көймәдән бер милиция сержанты төште. Без бу кешене беләбез, аның авылга килгәләп йөргәне бар. Участковый иде бугай ул, Лаеш районының эчке эшләр бүлегендә эшләде. Исеме дә истә – Федор. Ул барыбыз белән дә кычкырып исәнләште дә, терлекләрне моннан алырга кушты. Хәзер монда Советлар Союзы маршалы киләчәк икән. Без аның сүзләренә бик ышанып та бетмәдек, ничек инде шундый зур кеше безнең авылга килсен?! Милиционер шаяртмый икән, ул кайсыбызныңдыр чыбыркысын алып, малларны үзе куалый башлады. Аннары көймәсенә утырып, китеп тә барды.

Мин ул вакытта хәрби дәрәҗәләрне китаплардан гына укып белә идем әле. Шуңа күрә бу хәбәр мине бик нык кызыксындырды. Без хәтта көтү көткәнебезне дә оныттык.

Ярты сәгатьтән офыкта ике көймә күренде – берсе зур, икенчесе кечкенә. Алар безнең яр буена килеп туктады. Көймәнең зурысыннан, чынлап та, Советлар Союзы маршалы төште. Аның белән тагын өч кеше – озатып йөрүчеләре бар иде. Берсе – полковник, икесе мондый гына киемнән. Маршал безнең белән кул биреп күреште. Безнең ничек укыганны, нәрсәләр белән шөгыльләнгәнне сорашты. Без юньләп урысча да белмибез, ул вакытта нәрсә дип җавап биргәнбездер инде? Аның түшендәге орден-планкалары гына да ярты дәфтәр бите кадәрле, үзе Советлар Союзы Герое. Гәүдәгә юантыграк, яше 65-70 тирәсе булыр, чәче ап-ак иде. «Иптәш маршал, иптәш маршал», – дип кенә торалар үзенә. «Елгада балык тотасызмы?» – дип сораганы истә. Ә мин үзем аннан, кайларда сугыштыгыз, дип сорарга батырчылык иттем. «Мәскәүдән Берлинга чаклы барып җиттек без», – дигән иде ул. Башка малайлар ничек уйлаганнардыр, әмма каршымда тере маршал басып торганнан мин бик дулкынландым. Каршымда –Берлинны алган чал чәчле, теп-тере легенда басып тора. Ул бит генерал гына да түгел, ә аннан да олырак хәрби начальник! Хәтта киноларда да сирәк күрсәтәләр мондыйларны.

Бераздан без җыелган урынга өр-яңа «УАЗ»ик килеп туктады. Хәрби башлык һәм аны озата йөрүчеләр безнең белән саубуллаштылар да, машинага утырып, китеп бардылар. Без маршалның исемен дә, фамилиясен дә сорарга батырчылык итмәдек. Бары тик сержант Лицов кына, монда ял итәргә кайткан бугай, фамилиясен үзем дә белмим, дип китеп барды. Ул вакытта бу тирәләргә якын гына җирдә ТАССР Өлкә комитетының беренче секретаре Табеев та ил итә иде, бәлки, ул аның белән очрашырга дип кайткан булгандыр.

Ул вакытта Советлар Союзы маршалы белән очрашу бик кыйммәткә төште безгә. Без бит бөтен дөньябызны онытканбыз, үзебезнең көтүче булуыбыз да баштан чыгып очкан. Ул арада бөтен терлекләребез кырларга, басуларга таралып та беткән. Кичен авыл халкы, пыр тузып, кайсы сыерын, кайсы сарыгын эзләде. Җиде-сигез сыерыбыз елганы йөзеп чыгып, күрше авылга ук барып җиткән булган. Аларны икенче көнне әллә кайлардан эзләп табып, көчкә алып кайттылар.

Бу вакыйгага иллеләп ел вакыт узды. Ә без бүгенге көндә дә баш ватабыз: кем булды икән соң ул безнең белән әңгәмә корып киткән хәрби җитәкче? Мин ике ел армиядә хезмәт итеп тә андый зур дәрәҗәдәге кешене күрмәдем. Бу очрашу белән гомерем буе горурландым. Ул безгә бик зур истәлек булып калды.

Юныс МИФТАХОВ,

Казан шәһәре

Комментарии