Ирекледә иҗатка ирек

Ирекледә иҗатка ирек

Авыл клублары белән кызыксынуым күптәннән. Ә менә Азнакай районының Ирекле авылы клубына беренче килүем иде. Мәдәният кешесе иҗади була шул ул. Клубны ничекләр генә итеп бизәмәгәннәр. Иске арба көпчәге дә, тарантас та эшкә яраган монда. Клубның бер почмагында борынгы көнкүреш әйберләреннән кечкенә генә музей да оештырганнар. Клубның директоры Зөлфия Сабурова шулай тырышкан инде.

Изображение удалено.Ул үзе урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел сыер савучы булып эшләгән. Аннары колхозда бухгалтер булган. Клубта эшләмәгәндә дә өендә репетицияләр ясап, концертлар әзерләгән. Хуҗалык җитәкчесе аның талантын күреп, клубны җитәкләүне аңа тапшыра. 2000нче елның сентябреннән клуб мөдире дилбегәсе Зөлфия кулына күчә. Тырыш эшенең нәтиҗәләрен клуб диварларына эленгән (инде урын да калмаган) дипломнар, мактау кәгазьләре сөйли. 2006нчы елда Ирекле авылы үзешчәннәре белән оештырылган «Умырзая» вокал ансамбле район күләмендә беренче урынны алып кайта. Ансамбльнең уңышында районның үзешчән композиторы Резеда Гыйләҗеваның да өлеше зур. Зөлфиянең уң кулы Фәйрүзә Сәлимованың да хезмәтен телгә алмый булмый. Костюмнар тегүдән башлап, барлык чараларны да аның ярдәмендә оештыралар. Бергәлектә генә шул көч! «Киленбикә», «Бирнә сандыгы» конкурсларында яуланган җиңүләр дә уртак җиңү. Әй, ул конкурс, фестивальләрне язып кына бетерерлекме соң?! Әнә шулай итеп, кечкенә генә Ирекле авылы даны район чикләрен үтеп, республикага тарала. Зөлфиянең 50 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырылган Мактау грамотасына Татарстанның шул вакыттагы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе кул куйган. Бүген Ирекле авылы клубына яше-карты атлыгып тора, бәйрәм саен шау-гөр килеп концерт-тамашалар уза. Барысы да җитәкчедән тора шул…

Рәдиф ХАННАНОВ,

Казан шәһәре,  Петровский бистәсе

Комментарии