Ханмы, Президентмы?

Президент дигән сүз урыс сүзе булмаса да, Мәскәү бездән, ягъни татарлардан һәм башкортлардан ул сүзне куллануны тыя. Мәскәү безгә: «Үзегез турында үзегез кайгыртыгыз, ил башына үзегезнең кешегезне куегыз», – дип торганда, мондый форсатны кулдан ычкындырмыйк, җәмәгать!

Үзебезгә патша, хан яки солтан сайлап куйыйк. Тик әйбернең исемен үзгәртүдән аның җисеме үзгәрер микән? Ягъни мәсәлән, милицияне полициягә алмаштырудан аның җисеме үзгәрдеме? Шулай булгач, нигә кычытмаган җирне кашып, үзебезгә үзебез мәшәкать ясарга.

Президентсыз калабыз дип,

Кайгырмагыз, туганнар.

Аның урынына сайларбыз

Патша, ханнар, солтаннар.

Тик исем алмаштырудан,

Файда булмас, туганнар.

Мәскәү өчен без бары тик

Эш аты һәм олтаннар.

Яхъя ЮСУПОВ,

пенсионер.

Башкортстан республикасы.

Комментарии